Татарны чираттагы мыскыллау...

Татарны чираттагы мыскыллау...

Узган ел зурлап, намазлар укып, Казан үзәгендә төзеләчәк Җәмигъ мәчет урынын билгеләделәр, быел исә башкаланың баш мәчете урынын шәһәр читенә күчерәчәкләрен белдек. Хәтта шәһәр читенә дә түгел, ә Бишбалтада, Казансуның Иделгә койган тамагында, су өстенә салырга җыеналар икән Җәмигъ мәчетне! Татарларның Баш мәчетенә җир өстендә урын калмаган икән, кайчандыр шушы урыннан Сөембикә Ханбикәне сөргенгә сөргән кебек, Җәмигъ мәчетне дә Казаннан Иделгә сөргәннәр! Һәм, «Ярамаган тагы татарларга!» дигән кебек, кара табут кебек кара шакмакны, янына котельный торбасы бастырып, безнекеләргә Җәмигъ мәчет, дип тәкъдим иткәннәр, «төрткәннәр». «Кәгъбәдәге кара таш кебек бу», дип, мактый-мактый ышандырганнар. Безнекеләр ышанган һәм су өстенә мәчет салырга җыеналар. Имеш, Иделдән үткән пароходлардан да күренеп торачак икән...

И, җәмәгать, кемне алдыйбыз без?! Нигә һаман үзебездән көлдерәбез, мыскыл иттерәбез?! Җәмигъ мәчет Казанның уртасында булырга тиеш бит ул, милләт өчен тарихи урында! Һәм ул урын башта дөрес сайланган иде, татарның һәр адымына каршы булган бер төркемнең шикаятьләре сәбәпле, безнекеләр тагын чигенде, инде Идел суына ук куып кертелде. Һәм татар түрәләренә, менә сезнең мәчетегез, дип, кара шакмак тоттырып куйдылар, инде тереләй кара табутка куып кертергә җыеналар...

Бу хакимиятебездә шуны аңлаган кеше юкмыни соң, ник әйтмиләр Җәмигъ мәчетне анда салырга ярамаганын?! Ник милләтне хурлыкка калдыралар?! Мәчет пароходтан күренеп торсын өчен салынмый бит ул, ә халыкка намазга йөрер өчен иң җайлы урында салына! Ул урын – Казанның үзәге иде, шунда кире кайтырга кирәк. Башка диндәгеләр үзләренең гыйбадәтханәләрен үзәктә һәм классик рәвештә төзиләр бит, форма үзгәртеп, мөгез чыгармыйлар. Безнең Камал театры бинасын да чүплеккә ыргыткан кәгазь рәвешендә төзергә җыеналар. Татарның бөтен мөһим объектлары – Болгар Академиясеннән башлап, Дәүләт архивына кадәр Казаннан читкә сөрелде. Инде мәчетләргә дә чират җитте. Теге вакытлардагы кебек, хәзер татарның үзен генә Казаннан читкә сөрәсе калды. Анысын да мактый-мактый ышандырачаклар, үзегез өчен шулай яхшырак, дип, Казанны татарсыз да калдырырга мөмкиннәр әле болай барса, Аллаһ сакласын!

Фәүзия БӘЙРӘМОВА,

язучы, тарих фәннәре кандидаты

Комментарии