- 02.06.2018
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2018, №22 (30 май)
- Рубрика: Тормыш сулышы
Моннан берничә ел элек, Казан Кремле буенча сәяхәт итеп йөргәндә, Төркиядән килгән күргәзмәгә юлыктым. Анда күргәзмә авторлары традицион булмаган рәсем ясау техникасы «Эбру» белән таныштырдылар һәм мастер-класс күрсәттеләр. Бу рәсем ясау техникасы минем хәтеремдә нык уелып калды.
Еллар үтте. Гомер сукмагы мине балалар бакчасына алып килде. Тел өйрәнү – мавыктыргыч, дәресләр кызыграк үтсен өчен, яңа төрле алымнар, ысуллар эзли башладым. Шул вакыт традицион булмаган рәсем ясау техникасы «Эбру» искә төште. Әлеге техника ярдәмендә балалар белән төсләрне даими рәвештә кабатлыйбыз һәм татар халкының орнаменты белән тирәнрәк танышыбыз.
Нәрсә соң ул «Эбру»? АБ-РУ – фарсы телендә «су өсте» дигәнне аңлата, төркичә «дулкынланып торган болыт» мәгънәсендә. Бер сүз белән әйткәндә, «су өстендә төшерелгән рәсем» ул.
Әлеге техника рәсемне махсус эремә ярдәмендә куертылган су өстендә ясап, шул рәсемне кәгазь битенә күчерүдән гыйбарәт.
Галимнәр фикеренчә, әлеге техника VIII гасырда Сәмарканд шәһәрендә барлыкка килә. Госманлы мәмләкәте чорында «Эбру» дәүләтара документларны рәсмиләштерүдә кулланыла, мөһер ролен үти.
Буяулар – табигый пигментлардан, су һәм эре мөгезле терлекнең үт суыннан ясала. Рәсем ясаганда пумала һәм без кулланыла.
2004нче елны «Эбру» техникасы дөньякүләм ЮНЕСКО мирасы исемлегенә кертелә.
Балалар өчен мәктәпкәчә һәм кече яшьтәге мәктәп «Усад прогимназиясе» татар теле тәрбиячесе
Дилә НИЗАМОВА,
Лаеш районы

Комментарии