Патриотлар кем дә, либераллар кем?

Патриотлар кем дә, либераллар кем?

Бик күп чыганаклардан агылган төрледән-төрле мәгълүмат, елга ташларын актарган язгы ташу кебек, баш мие күзәнәкләрен каезлый. Аңлап та, аңлатып та булмый торган вәзгыять тантана итә. Манипуляция, ягъни ниндидер максат белән кеше аңын эшкәртү шул кадәр дәрәҗәгә җитте ки, КПСС заманындагысы чепуха булган икән. Ул вакытта эшкәртү берьяклы гына иде шул. Хәзер телевизор – бер якка, смартфон кире якка эшкәртепме эшкәртә. Ә компьютер икесен дә буташтырып, үзенчә игәүли. Адәм баласы шул кадәр кадерле затка әйләнде ки, һәрберсе үз ягына йолыккалап, мине тыңла, мин дөресен сөйлим, дия кебек. 
Соң, аларны тыңлама, Рух каналын кара, Мәгъсүм дустым әйткәнчә, олы яшьтә булуыма ишарәләп «атың җигүле» диясегезне белеп торам. Киңәш бирүе ансат ул. Баш миенә элек яхшы, бүген начар саналган әйберләр шыплап тулган. Ярый да СССР таралгач, Урта Азиядә икенче секретарь булып эшләгән адәм мәгарәгә качып, күргән-белгәннәрен туплап китап язган, диләр. Шуны ишеткәч, әллә Фоат Садриев та аннан үрнәк алып, «Бәхетсезләр бәхетен» язды микән, дип уйлап куйган идем. 
Балачакта курчак театры килеп, Тукайның «Кисекбаш» спектаклен күрсәткәне хәтердә. Тузаннар туздырып тәгәрәп килеп туктаган баштан чүп-чар чыккач шаккаткан идек. Минем ишеләрнекен алай гына бушатып булмый шул. Гомер буе башта гади социализм, аннары нык үскәнен төзи-төзи, гел коммунизмга таба ашкындык. Әле ярый, Камбоджадагы кебек, үз халкының өчтән берен үтергән Пол Пот режимы күзаллаган коммунизмга барып җитмичә, ГУЛАГ белән чикләндек. Кушма штатларны шыбыр тиргә батып та куып җитә алмагач, СССРны үзгәртеп кора башлаган идек, кыргый капитализм капкынына төшеп, илне таркаттык. Ә хәзер, Кытай кебек ыргылыш ясый алмагач, барысына төкереп, Урыс цивилизациясен ныгытып маташабыз. 
Ә үземә килгәндә, чүтеки ветеринарный тәмамлаган, совхозда партком секретаре, райкомда инструктор, бүлек мөдире булып эшләп берничә ыштан туздырган кеше мин. Ничек итеп мондый «багаж» белән «Хозур»га гына сыешыйм ди. Шунысы да мәгълүм булсын – Миңгәр авылы коммунистларына кыш буе Диалектик материализм укытып йөргән адәм. Вәрәкыя апа Зарипова Байлар Сабасы урамында очраган саен «синең ак каен, кәкре имән» дип укытканнарың әле дә истә», дигәч, рәхәтләнеп көлешәбез. 
Аңлатып үтим булмаса. Армиядән кайткач, колхозның биш авылының җиде фермасына барып маллар дәвалый башлаган елым иде. Беркөн партком чакыра дигәч, кай арада белгән, кичә ике бозау үлгән иде, дип уйлап, чүт ыштанны чылатмадым. Хәзерге кебек үк булмаса да, ул заманда да курку безнең белән бик яхшы идарә итте. Башка куркуларым турында бер язармын әле. Күп булды алар. 
Җае килү сәбәпле, телевизорда еш кабатлана торган «русофобия» сүзенә, ягъни чит илләрнең руслардан куркуына тукталып алыйк әле. Татар булсам да әйтәм, курыксыннар, безнең мәнфәгатьләрне исәпкә алсыннар. Үзебезгә әллә-ни файдасы тимәсә дә, Бөек октябрь революциясе ясап капиталистларның тез астына суккан, Бөек Ватан сугышында җиңеп, ярты Ауропаны кул астына алып тәрбияләгән, Азия һәм Африканы коллыктан арындыруга күп көч куйган халык без.
Гафу, җәмәгать, читкә кителде. Гаҗәпкә каршы, иптәш Капитонов каш җимереп каршы алмады тагын. Өстәле каршына утыртып: 
– Габит Фәсәхович, көз үтеп бара, райкомнан көн саен Миңгәр башлангыч оешмасы коммунистларын укытырга пропагандист таптыңмы дип йөдәтәләр. Әйдә, сиңа йөклим әле бу вазыйфаны, – ди. 
– Алексей Николаевич, укытучылар беткәнмени урта мәктәптә, –дим. 
– Бетмәгән бетүен, әмма берсе дә ризалашмый, ул фәнне көч-хәл өчлегә генә бирә алдык, диләр. Яшермим, үземнең дә ишеткәнем генә бар, читтән торып ВПШның икенче курсында гына укыйм бит. 
– Аларны укытырга партиядәге кеше дә түгел мин. 
– Анысы чепуха, әбәзәтельно алабыз сине киләсе елда, укыт кына, – диде. 
Шуннан, малай, кызыксынып куйдым бит. Укытучы булып та тешләре үтми, партком үзе дә профан икән. Ә минем дипломда чүтеки философиядән дүртле кукыраеп утыра. Әтәч әйткәндәй, ичмаса, җылынырмын, бу фәнне тирәнрәк үзләштерермен, яратып укыган идем бит, дип уйладым да, ризалаштым. Шөкер, кышның һәр атнасында эштән соң кич, чанага ат җигеп, ике километр арага йөреп бу вазыйфаны башкарып чыктым тагын. Начар укытты дип, өстән жалу белән йөрүчеләр күренмәде. Горбачев үзгәртеп корулары вакытында өлкә партконференциясенә делегатлар сайлауда Демократик платформага басып, КПССныкына каршы көрәшкән кеше дә мин. Җиңә генә алмадым. Шуннан соң гайрәтем чигеп, таралырына елга якын алдан гариза биреп партиядән чыктым. Хәзер шуларны уйлыйм да, ГКЧП җиңгән булса, минем белән ни булыр иде икән, дип өшәнеп куям. Ельцин демократиясе чорыннан башлап, хәзерге Урыс цивилизациясен бөтәйтү заманында да публицистик мәкаләләр язам. Кыскасы, дөньяның бөкресен төзәтәм дип, үз бөкрем чыккан адәм мин. Менә шундый этаплар узган кеше ничек «Хозур»га сыйсын да көне-төне намазлыкта башын бәрә-бәрә сәҗдәгә китә алсын?! Әйтергә генә ансат. 
Җыеп кына әйткәндә, минем бер якка да авышмыйча, үзем өчен үз фәлсәфәмне булдырасым килә, барысына үч итеп. Барлык манипуляторларның, пропагандистларның арт ягына нык ук тибәсе килә. Барып чыкса, рухыма тигәнәк булып ябышкан чүп-чардан арынырга, яңаларын якын җибәрмәскә телим, җәмәгать. Тарих чоңгылларына үтеп кереп, идарәче адәмнәрнең бозылырга маһир холкын өйрәнеп, һәр әйтелгән сәяси сүзнең мәгънәсен аңларга тырышам. 
Кемнәр асылына төшеп уйлана икән зомби тартмадан бик еш сөйләнә торган сүзләр турында? Иманым камил, һәр кеше үзенең белеменә, каяндыр ишеткән, укыган мәгълүматларына таянып үзенчә аңлый булыр. Мин дә шулай ук. Мәсәлән, Ватан, патриотлык, либерал, диктатура, нацизм, фашизм, урыс дөньясы, һ.б.лар. Санап бетерерлек түгел, шуңа күрә һәрберсенә аңлатма бирергә җыенмыйм, кайберсенә генә тукталырмын. Аларның һәркайсы турында мәгълүмат интернетта тулып ята, катлаулылыгы шунда – һәркем үзенчә аңларлык итеп язылган. Дөресен әйткәндә, анда кереп тә карамыйбыз, чөнки вакыт юк. Телевизор, смартфон һәм интернеттагы хәбәрләрдән канәгатьлек алып яшибез. 
Әйдә Ватаннан башлыйк, интернетка мөрәҗәгать итеп. Туган ил, илнең гражданы булу, туган җир икән. Кече Ватан, туган як (төбәк), тарихи Ватан дигәне дә бар. Менә шулардан чыгып сайла. Теләсәң, бөтенесен берләштереп, минем ватаным Русия диген, алай ошамаса, Татарстан дияргә була, теләсәң үз районыңны яки авылыңны Ватан ит. Ике илнең паспорты булса, Ватан дип берсен генә яки икесен дә сана. 
Ә патриотлык нәрсә? Укып карыйк. Ватанны ярату, халкыңны ярату, Ватанга тугрылык хисе дип язылган. Патриотлык туган җиреңне яратудан башлана, диелгән. Ул хис әхлакый һәм сәяси принцип икән. Монда да сайлау мөмкинлеге бар. Мин Русия патриоты дия аласың, яки Татарстанныкы, мәсәлән мин Саба районыныкы дия алам. 
Группадашым Саша Гомозовның бер анекдоты хәтердә калган. Командир яһүд малайларын стройга тезеп куйган да: «Здравствуйте, орлы!» – дигән. Ә тегеләр: «Без бөркетләр түгел, исемнәребез Лев, Абраам, Натан...» – дип җавап биргәннәр. Аннары бер бәндәнең «патриотизм последнее прибежище негодяев» дип язганын укыганым бар. Белмим, нинди караштан чыгып әйткәндер мондый куркыныч сүзләрне. Әллә, шушы олы хисне корал итеп, башкаларга кабахәтлек эшләү ихтималын күздә тотканмы? Аның баш миенә кереп булмый. Бер сәясәтче, патриотлыкта тукталып калмасаң, башта милләтчелеккә, аннары шовинизмга илтергә мөмкин, ә аннары нацизмга яки фашизмга әверелә ул, дигән. Гитлер Германиясендәге кебек, нацизм белән фашизм бергә кушылса коточкыч дәҗҗалга әйләнә дип раслаулар бар. Боларның һәрберсенә аңлатма биреп китмичә булмас. Милләтчелек (национализм), кара күзлек киеп карамасаң, гап-гади төшенчә – үз туган халкыңны ярату хисе. Гаепләрлек урын юк кебек. Әмма милләтчелеккә карата бик усал карашлар барын, язганымча, чама югалмаска тиешлеген дә онытмыйк. Ә шовинизмга килгәндә, бик катлаулы термин, кыскасы – үз милләтеңне башка милләтләрдән өстен күрү. Фашизм булган илдә диктатура, бөтен тормышка көчле дәүләт контроле, башкача уйлаучыларны кысрыклау, бер идеягә корылган бер партия, бертөрле дәүләт пропагандасы. Нацизм исә, бер милләтне иң өстен итеп кую. Башка милләтне дошман санап, бөтен гаепне аңа өеп, аны юк итү. Ә узган гасырның җитмешенче елларында Камбоджада булган вәхшилек бернинди кысаларга сыймый торган аерым зур тема. Интернетта бар. 
Игътибар иткәнегез бармы икән, телевизорда бара торган сәяси темаларга багышланган тапшыруларда бик еш «либералларны» сүгәләр. Гади кеше, нинди әшәке кешеләр икән болар, дип уйларга мөмкин, либерализм идеясе белән коралланып АКШ, Канада, Япония һәм Ауропаның шактый дәүләтләре икътисадта ыргылыш ясап алга киткәнен белмәсә. Әлеге сәяси тапшырулар белмәгән күпчелекнең аңын томалый, белгәннәрнең гайрәтен чигерә, дип нәтиҗә ясарга була. Бер сүз белән әйткәндә, бу да манипуляция. Мәгънәсе турында инде әйтелде. Интернетта либерал латин сүзе безнеңчә «ирекле», диелгән. Либерал – ирекле фикер иясе. Халыкны ирекле итәсе, иленең акрынлап алга баруын, шәхеснең төрле яклап үсешен теләүче икән. Беркемгә үз карашларын көчләп такмый. Үз фикерендә катып калган консерваторларга каршы тора, диелгән. Дөресен әйткәндә, либералларны аумакайлыкта, йомшаклыкта һәм килешүчәнлектә гаепләүчеләр дә бар. 
Мәкаләмне йомгаклап, үтә катлаулы чорда яшибез, диясе килә. Антон Чеховның «Человек в футляре» дигән, хәзерге заманга да туры килә торган классик әсәрендәге Беликов кебек, үзеңә бикләнеп, бөтен нәрсәдән куркып яшәп, шул куркудан үлеп китмәсәк иде. Ни дә булса үзгәртү кодрәтебездән килмәсә дә, дөньяда, илдә бара торган катлаулы вәзгыятьне аңларга тырышып, кешелегебезне җуймыйча, якын тирәбездәгеләргә миһербанлы булып яшәргә кирәк. Борынгылар әйткән бит, элек тә үткән, монысы да үтәр, дип. Ахырзаманга – Атом сугышына гына алып кермәсеннәр масаеп күзе тонган, чама чиген узып баручылар. 
Габит ФӘРХЕТДИНОВ,
Байлар Сабасы 

Комментарии