Алло, «Безнең гәҗит»ме?

Алло, «Безнең гәҗит»ме?

ПАСПОРТ КИРӘКМЕ?

Закон буенча паспортны һәрвакыт үзең белән йөртергә кирәкме икән ул? Без электән документны үзебез белән йөртергә күнеккән инде. Хәзер яшьләр уч төбе кадәр генә сумка белән йөри, анда телефон һәм банк картасы сыйса, бик рәхмәт. Паспортка урын юк. Шуның законы булса, язып чыксагыз иде.

ГАДИЛӘ,

Арча районы

Русиянең бер законында да «паспортны яки шәхесне ачыклый торган башка документны үзең белән йөртү мәҗбүри» дигән норма юк. Дөрес, «Полиция турында»гы закон буенча, тәртип сакчылары, кешенең шәхесен раслау өчен, документын күрсәтүне сорый ала. Андый чакта паспорт кул астында булмаса, бу бернинди дә закон бозу булып саналмый, аның өчен җәзага тартмыйлар. Ләкин, кирәк дип тапса, тәртип сакчысы кешене, шәхесен раслау өчен, полиция бүлегенә алып бара ала.

ЛЕНИННЫ ИСКӘ АЛМАДЫЛАР

21нче гыйнварда Ленин бабайның үлгән көне иде, 22нче апрельдә – туган көне. Туган көнендә дә, үлгән көнендә дә искә алучы булмады. Шулхәтле күренекле шәхесне дә искә алмадылар! Бик ачуым килде. Тарихны белми торганнардыр инде. Ул халык өчен бөтен көчен биргән кеше. Байлардан җирләрне алып, халыкка биргән, халык өчен, фәкыйрьләр өчен бөтен көчен биргән шәхес. Укыган вакытта да ул безнең телдән төшмәде. Значогын тагып, галстугын бәйләп, горурланып йөрдек. Ленинның 100 еллыгына бик күп колхозчыларга медаль, аның белән бергә хезмәт ветераны исеме дә бирделәр. Минем үземә дә бирелде ул. Ленин бабайны һич онытырга ярамый. Ул вакытта халык бик тәртипле булды, хәзер бик авыр хәлгә калдык бит.

Мөҗәһидан МОРТАЗИН,

Мөслим районы, Исәнсеф авылы

ТАТАР НИГӘ КИМИ?

Телевизор караганда ирексездән шуңа игътибар итәм: фамилияләре – татарныкы, исемнәре урысныкы булган кешеләр күп очрый. Дмитрий, Сергей, Антон, Кирилл, Оксана, Алиса, Екатерина, Анастасия... Димәк, боларның аталары барысы да христиан динендәге кешеләр белән тормыш корганнар. Кайберләренең фамилияләре – урысныкы, исемнәре үзебезчә, татарча. Миләүшә, Айсылу, Алсу, Ләйсән. Болары урыска кияүгә чыккан кызларыбыз инде. Аларның балалары урыс мохитендә тәрбия алулары бәхәссез. Алардан туган балалар урыс милләте санын арттыра. Икенче төрле әйткәндә, болар татар халкының тамырын корыталар.

Сәгъдулла ШӘЙХУЛЛА-ӘНӘЛЕ,

Казан шәһәре

***

Узган атнада укучыларыбыздан менә шундый шалтыратулар кабул итеп алдык. Соравыгызга җавап тапмасагыз – борчылмагыз, димәк, аңа җавап эзләнә. Сезнең белән һәр атнаның чәршәмбесендә 10нан 13:00 сәгатькә кадәр турыдан-туры элемтәдә аралашабыз. Сорауларыгызны, зарларыгызны һәм фикер-тәкъдимнәрегезне башка вакытта да җиткерергә мөмкин. Ләкин катлаулы мәсьәләләр бары тик шул элемтә вакытында гына кабул ителә. Редакциябезнең телефоны – (843)239-03-53. Шулай ук кесә телефоныннан да шалтыратырга була: 8927-039-03-53.

Мөрәҗәгатьләрне Фәнзилә МОСТАФИНА кабул итеп алды

Комментарии