- 02.05.2017
- Автор: Фәнзилә МОСТАФИНА
- Выпуск: 2017, №18 (3 май)
- Рубрика: Тормыш сулышы
БЕР ҖЫЛЫ СҮЗ КИРӘК
Ел буе газетада «сугыш чоры балалары» дип яздык, укыдык, моңаештык. Безнең бу язганнарны җитәкчеләр укыймы икән ул? Менә тагын 9нчы май җитә – тагын моңаеп сөйләшә башлыйбыз инде. Минем әти 1942нче елда сугышка киткән булган. Мин аны күрми дә калдым. Сугыш чоры ятиме дип бер открытка кисәге генә дә биргәннәре юк бит. Шушы көннәрдә генә Ульян өлкәсендә булып кайтырга туры килде. Анда ничә елдан бирле инде сугыш чоры ятимнәренең пенсиясенә 650 сум кушып бирәләр икән. Безнең үләр вакыт җитте инде – бер мескен открытка да күргән юк. Аллаһка шөкер, ашарыма-эчәремә бар, ярдәмгә дә ул кадәр мохтаҗ түгел, җылы сүз җитми безгә. Анысын да кызганалар…
Тәүфыйк СӘГЪДИЕВ,
Буа районы
ПЕНСИЯМ АРТМЫЙ
Минем пенсиягә 2014нче елдан бирле индексация ясамыйлар. Миннән азрак алган кешеләр инде мине узып киттеләр. Минеке һаман шул бер килеш тора. Ни өчен шулай икән ул?
Мөнир ГАЙНЕТДИНОВ,
Кама Тамагы районы, Балчыклы авылы
Җавап алу өчен Татарстан буенча Пенсия фондының пенсияне билгеләү һәм түләү идарәсенә шалтыраттык. Идарәнең пенсия түләүне оештыру бүлегендә сезнең исем-фамилияне базадан карап әйттеләр: 2014нче елның февралендә пенсиягезгә индексация ясалган булган. Аннан соңгы елларны да сорадык. 2015тә дә, 2016да да, 2017нең февралендә дә пенсиягезгә индексация ясалган, Мөнир әфәнде. Һәрхәлдә базада шулай дип күрсәтә. Үзегез дә шалтыратып сорый аласыз, бүлекнең телефон номеры: 8 (843) 279-26-40.
НИК СӨЙЛӘТМИЛӘР?
«Күңел» радиосында бик яратып Райнур Ваһитов исемле алып баручыны тыңлый идек. Аның сөйләме йөрәккә май булып ята, күңелләрне күтәреп җибәрә иде. Һәр тапшыруын тамашачыны сәламләүдән башлый иде. Хәзер аны штаттан җибәргәннәр, урынына юньләп сөйли дә белми торган яшь кызларны алганнар. Райнурны кайвакыт эфирга чакыртып кына китерәләр, шуңа да тавышын бик сирәк ишетәбез. Радио колакны иркәләр өчен кирәк бит инде ул, ә безнең хәзер «Күңел»не кабызасыбыз да килми. «КамАЗ» пенсионерларының яратып тыңлый торган радиосы иде бу. Безнең чытлыкланып утырган яшьләрне түгел, матур итеп сөйли торган Райнур Ваһитовны тыңлыйсыбыз килә! Минем генә сүзләр түгел бу, бик күп пенсионерлар шулай ди. Ичмасам олыларга хөрмәт йөзеннән шундый тәҗрибәле алып баручыны штатта калдырырга була иде инде.
ДӘБИРӘ апагыз,
Чаллы шәһәре
«Күңел» радиосының директоры Рузилә ГАТИНА белән элемтәгә чыктык. «Райнур ул бик яхшы кеше, үз эшенең остасы, мин аны бик хөрмәт итәм. Ләкин аның төп эше «Күңел» радиосы түгел. Ул гражданлык-хокукый характердагы килешү нигезендә безгә килеп кенә эшләп йөри. Моның өчен рәхмәт аңа! Мин узган елның 7нче сентябреннән генә бу урында эшлим. Аңарчы ук Райнур «Күңел» радиосында штатта түгел, килешү буенча гына эшли иде инде. Шулай да без аны кыерсытабыз дип әйтмәс идем. Графикта урын булганда һәрвакыт эфир вакыты бирергә тырышам. «Түребездә кунак бар» дигән тапшыруга Бәширә Насыйрова, Фән Вәлиәхмәтов кебек хөрмәтле шәхесләребез чакырылгач та, алар белән әңгәмә коруны нәкъ менә Райнурга ышанып тапшырдык. Югыйсә, бу эшне штаттагы хезмәткәрләргә дә бирә алган булыр идем. Хезмәткәр штаттамы, штатта түгелме, мин һәрберсенә бертигез карыйм, алтын урталыкны табарга тырышам», – дип җавап бирде ул.
Райнур Ваһитовның үзе белән дә элемтәгә кердек. Ул әлеге мәсьәлә буенча тулы аңлатма бирүдән баш тартты, шулай да радиотыңлаучыларны тынычландырырга ашыкты. «Мин тыңлаучыларымны ташламадым бит, мөмкинлек булганда тапшырулар алып барам, тавышым радиодан яңгырап тора», – диде ул.
КАРТЛАР ЙОРТЫНА АЛМЫЙЛАР
Минем беренче төркем инвалид энем бар. Дүртенче елын карыйбыз инде аны. 2016нчы елның ноябрендә энемне картлар йортына урнаштырырга дип документлар әзерләгән идек. «Шалтыратып әйтербез, урын булу белән алып килерсез», – диделәр. Апрельнең 22сендә социаль яклау бүлегенә кергән идем: «Энегезне картлар йортына чираттан төшерделәр, аның өе торырлык икән», – диделәр. Матвеевка авылында йорты бар аның, тик өе торырлык булса да, ул берүзе яши алмый, өстәвенә суы да кермәгән. Миңа 67 яшь, 61 яшьлек сеңлем бар. Чиратлашып карыйбыз инде энебезне, тик без аны күтәреп йөртә дә, юындыра да алмыйбыз. Өйдә ванна да юк. Атна ахырында мунчага алып бару үлемгә тиң. Социаль яклау бүлегендәгеләргә: «Алайса мин энемне өенә илтеп куям, сез аңа караучы куегыз», – дигән идем: «Юк, алай булмый», – диләр. Безгә нишләргә икән соң?
Бер укучыгыз,
Минзәлә районы
Районның социаль яклау бүлеге хезмәткәре Илвира БАҺМАНОВА белән элемтәгә кердек. «Якын туганнары булган очракта, кешене картлар йортына чиратка кую кыенлаша, чөнки анда беренче чиратта туганнары, торыр җире булмаганнар алына. Әгәр безгә килеп мөрәҗәгать итсәләр, без инвалидны карарга социаль хезмәткәр билгелибез. Моның өчен тиешле документларны гына җыеп китерергә кирәк», – дип аңлатты ул.
Узган атнада укучыларыбыздан менә шундый шалтыратулар кабул итеп алдык. Бу санда үзегезнең сорауны тапмасагыз, аптырамагыз: димәк, аңа җавап эзләнә. Исегездә тотыгыз: һәр атнаның чәршәмбесендә 10нан 13 сәгатькә кадәр турыдан-туры элемтә эшли. Сорауларыгызны, фикер-тәкъдимнәрегезне (843) 272-42-17 номерына шалтыратып җиткерә аласыз.
Фәнзилә МОСТАФИНА
Комментарии