Мәзәк дөнья

Бер көнне бер танышым белән урамда очраштык та, сөйләшеп киттек шулай.

– Иии, дускаем, бер кызык хәлгә тарыдым бит әле, – ди бу. – Һәр көнне эштән бер үк вакытта кайта торган улым эштән кайтмагач, аптырашка калдым да, «Улым, син кайда?» дип, телефонына смс язып җибәрдем. Күп тә үтмәде җавап килеп төште. Әмма күпме генә укысам да, аның язганнарына төшенә алмый, тагын да ныграк аптырашка төштем. Ә җавап менә болайрак иде: «Әни! Соң мин кайдан белим инде… Әйләнә-тирәңне караштыр инде, берәр таныш әйбер юкмыни?» – дигән бу! Үзе елмаеп смайлик та җибәргән. Бөтен игътибарымны җыеп, тагын бер кат карагач, тыела алмый көлеп җибәрдем. Баксаң, телефондагы «Т9» күнекмәсе белән буталып, «Улым, мин кайда?» дип җибәргәнмен ич!

Шуңа охшаш кызык хәлләрне еш ишетергә туры килә. Юкка гына, мәзәкләр тормышның үзеннән чыга, дип әйтмиләрдер.

Бер карасаң, безнең бу тормыш үзе бер тоташ мәзәк бит инде ул. Ләкин аның көлдерә торганнары да, елата торганнары да аралашып тора шул.

Менә мин үзем кайбер нәрсәләргә һич кенә дә җавап таба алмыйм. Чыннан да, «мәзәк хәлләр майтарыла без яшәгән илләрдә», дип такмаклыйсы килә кайвакыт. Безнең авыл җирендә җәй көне бакча сезоны башлангач кына кайта торган йортыбыз бар. Җәй көне дию, бәлкем, дөрес үк булып бетмәс, иртә яздан шунда җирдә «казына» башлыйбыз инде, башлавын. Менә шул йорт кара көздән җылы язгача кешесез тора. Кышкылыкка газ да кабызмыйбыз, ут та яндырмыйбыз. Җылылык исә бөтенләй сүндерелгән. Пропискада да беркем юк биредә. Бары тик йорт минем исемдә, шул гына. Иң кызыгы – ел әйләнәсе миңа, шул йортның хуҗасы буларак, анда яшәмәсәк тә чүп чыгарганга дип, түләү кәгазе явып кына тора. Мәзәк бит әй! Нишлисең, хөкүмәт абзый кушкач, түләми чараң юк…

Тагын бер шаккаткан нәрсәм: ул да булса «аз керемле» гаиләләр хисабыннан хәлле гаиләләрнең дәүләт казнасыннан файдаланып ятуы. Шул ук «ИП», «ЧП» хуҗалары үзләре кибетләр, оешмалар тотып, беркайдан да хезмәт хакы алмаучылар исәбенә керә икән бит. Менә сиңа әкәмәт! Аларның балалары да «аз керемле» буларак мәктәпләрдә бушка ашый, дәүләттән махсус программалар буенча түләүләр дә ала. Ә менә минем авыл җирендә яшәп ятучы күп балалы бер танышым шул хезмәтләрдән файдалана алмый. Ни өчен дисезме? Чөнки аның гектарлы бәрәңге бакчасы бар икән! Ул анда гаиләсе белән җәй буе бәрәңге үстереп сата, ә кыш буе кар «сатып» байый икән! Менә шундый кызык хәлләр. Көлсәң – көл, еласаң –ела…

Ә инде бу пандемия аркасында кертелгән кануннарга бөтенләй дә тукталып торасым килми. Чөнки аның белән бәйле «мәзәк»ләр халыкның болай да бугазында утыра бүген.

Менә шулай яшәгән саен мәзәкләнә бара әле бу дөнья. Инде вакыт тәгәрмәче кирегә таба әйләнеп, кешедән маймылга әверелеп бетмәсәк ярар иде…

Гөлчәчәк САДРЕТДИНОВА,

Азнакай шәһәре

Комментарии