Алло, «Безнең гәҗит»ме?

Алло, «Безнең гәҗит»ме?

21нче февраль көнне Марат Готыф улы Әхмәтов телевизордан татар теле турында бик матур итеп сөйләде. Ул чыгыш ясаган чарада бик күп кешеләргә бүләкләр дә бирделәр. Бар да сөенеп сөйләделәр. Ана телен белү мәҗбүри. Менә бер мисал китерәм әле. 2021нче елның сентябрь аенда «Вита» шифаханәсендә булдым. Коридорга зур телевизор урнаштырылган, анда гел татарча гына сөйлиләр. Палатадагы телевизорда татарчаны күрсәтмиләр. Әзрәк булса да татарча тыңлыйм дип, коридорга чыгып утырдым. Янда басып торган татар кешеләре гел урыс телендә сөйләшә. «Берни ишетелми, тыңлыйм инде», – дип әйтеп карадым, тыңлаучы булмады. «Нәрсә булсын ул татар каналларында», – диделәр. Менә сиңа татар теле!

Мөҗәһидан МОРТАЗИН,

Мөслим районы, Исәнсеф авылы

ТАШЛАП КИТКӘН ӨЧЕН – АКЧА, ФАТИР...

Миңа хәзер 75 яшь. Мин – СССРда туган, тәрбияләнгән һәм хезмәт иткән кеше. Матбугат битләренә язылган мактауларны яратмыйм, шуңа күрә сезгә дөресен әйтәсем килә. Сер түгел, сугыштан соң 50-60нчы елларда колхозчыларга паспорт бирмәделәр, чөнки авыл хуҗалыгын күтәрергә кирәк иде. Әгәр паспорт биргән булсалар, авылда эшләргә кеше калмаган булыр иде. Ул вакытта безнең әти-әниләр таякка эшләде. Бер көн эшкә чыксаң, бер таяк сызалар иде. Салымнар белән бәгырьләрен корыттылар. Менә безнең әти-әниләр шундый шартларда да эшләгән, барысын ташлап чыгып китмәгән. Ә бит «нәчәльство» малайлары, кызлары паспорт юнәтеп, яхшы тормыш эзләп, чыгып качтылар. Күбесе Урта Азия республикаларына, Казахстанга, Үзбәкстанга китеп урнашты. Алар начар яшәмәде, дип әйтү дә урынлыдыр. Ә монда калганнар авылны күтәрде, таякка булса да эшләде, сыер да асрады, икмәк тә икте, көтүен дә көтте. Күпләр кебек яхшы тормыш эзләп, чыгып качмады. СССР таркалгач, илне ташлап киткәннәргә яшәү кыенлашты. Качаклар статусы белән алар кире Татарстанга кайтты. Аларга фатир, акча, эш бирелде, ә монда калучыларга бернәрсә юк, теләсә нишләсеннәр. Сәбәбе нидә? Чөнки алар туган илен ташлап китмәде, эшләде дә эшләде. Җитәкчеләргә әйтәсе килгән сүзем шул: үз халкыгыз турында кайгыртыгыз, әллә кайда яшәгәннәргә миллионнар әрәм итмәгез! Сыерчык чыпчыкка әйтә икән: «Әйдә безнең белән җылы якка кит». Чыпчык: «Юк, мин катып үлсәм үләм, ләкин туган илемне ташлап китмим», – дип җавап кайтарган. Күпләргә бу кошлардан үрнәк алырга кирәктер.

Әхәт САБИРОВ,

Казан шәһәре

ДӨНЬЯГА ЭТЛӘР ХУҖА

Газета битләреннән сукбай этләр турында һәрдаим укып, белеп торабыз. Хәзерге безнең илдә эт культы яши. Этне табыну символына әйләндердек сыман. Этне коткарган кеше – герой. Ә ник балаларны тешләгән этләр турында бөтен хәбәрне дә язмыйлар, бу турыда артыгын кычкырмыйлар? Этләрне үз акчабызга туендырабыз бит. Мин бу турыда бик борчылам. Күптән түгел көн кичкә авышканда урамга һава суларга чыктым. Бозау кадәрле эт хуҗасы кулыннан ычкынып, бер балага ташланды. «Нигә аңа борынчык киертмисез?» – ди баланың анасы, ә эт хуҗасы: «Сезнең балагызга киертергә кирәк аны», – дип тиз-тиз атлап китте. Этләргә приютлар ачалар. Этләр дә җан иясе, ләкин кешегә җәбер салгач, аларны данлау шулай ук яхшы күренеш түгел. Республикабызда мәктәпләр җитми. Авыру балаларга ярдәм үзәкләре аз, көн саен акча җыялар, ә монда безнең салым акчасына дәүләт этләргә «өй» кора. Мәрхүм әби-бабаем: «Этле йортка фәрештә кермәс», – дип әйтә торган иде. Менә хәзер этләр күбәйде, шуңа күрә кеше әшәке, ә фәрештәләр юк.

Исемем редакция өчен генә,

Чаллы шәһәре

ГОМЕРНЕҢ АРТЫГЫ ЮК

«Безнең гәҗит»нең 2нче февраль санында (№4, 2022нче ел) Рәфкать Шаһиевның «Артык гомер» дигән язмасы басылды. Менә ул «артык гомер» дигән сүзтезмә белән килешә алмыйм. Гомернең артыгы була алмый бит. Аллаһ тарафыннан күпме гомер бирелгән, кеше шуны яши. Менә сыйфаты буенча артык булырга мөмкин. Ул кеше хөрмәттә яшиме, тормышы хөрмәтсезме – менә анысы бар. Балалары булган кеше хөрмәттә булырга тиеш, дибез. Әгәр киресе икән, бу – ата-ана гаебе. Димәк, балаңны үзең шулай тәрбияләгәнсең.

Хәйдәр СӘЙФЕТДИНОВ,

Буа районы

ТАТАРЧА БЕЛӘМЕ?

Без ике атна буе фигуралы шуу остасы, Татарстан кызы Камилә Вәлиева өчен җан аттык. Һәркемнең телендә шул булды. Белгәне дә, белмәгәне дә аны «татар кызы» дип, күккә чөйде. Ә бер авыз татар сүзе беләме икән соң ул?

Айрат абый,

Минзәлә районы

Редакциядән: Казанда туып үскән һәм бүген Мәскәүдә яшәүче Камилә Вәлиева 2019нчы елда «Sports.ru» интернет-порталына биргән интервьюсында: «Татарча сөйләшмим. Бары тик «рәхмәт» һәм «исәнмесез» сүзләрен генә беләм», – дигән иде.

***

Узган атнада укучыларыбыздан менә шундый шалтыратулар кабул итеп алдык. Соравыгызга җавап тапмасагыз – борчылмагыз, димәк, аңа җавап эзләнә. Сезнең белән һәр атнаның чәршәмбесендә 10нан 13:00 сәгатькә кадәр турыдан туры элемтәдә аралашабыз. Сорауларыгызны, зарларыгызны һәм фикер-тәкъдимнәрегезне башка вакытта да җиткерергә мөмкин. Ләкин катлаулы мәсьәләләр бары тик шул элемтә вакытында гына кабул ителә. Редакциябезнең телефоны – (843)239-03-53. Шулай ук кесә телефоныннан да шалтыратырга була: 8927-039-03-53.

Игътибар, эпидемия чорында редакциягә килми торуыгыз сорала. Мөмкин булса, телефон аша сөйләшергә, ихтыяҗ туганда гына очрашырга.

Мөрәҗәгатьләрне Рәйдә НИГЪМӘТҖАНОВА кабул итеп алды

Комментарии