БТИҮ: «Безнең дәлилләр җитәрлек, инде прокуратура үзенекен дәлилләсен»

БТИҮ: «Безнең дәлилләр җитәрлек, инде прокуратура үзенекен дәлилләсен»

Узган атнада Татарстан Югары судында прокуратураның БТИҮне экстремист дип тануны таләп иткән дәгъвасы карала башлады. Иртәнге сәгать 10 тулганчы башланып, кичке сәгать 7ләрдә генә беткән беренче утырыштан төп нәтиҗә: 2019нчы елгы Хәтер көнендә яңгыраган чыгышларга яңа лингвистик экспертиза уздырырга карар кылынды.

Киләсе утырыш берәр айдан булыр дип көтелә – экспертизаны кайчан ясап бетерерләр бит. Бу шартлыча бер айда БТИҮ тик утырырга уйламый. Үз хәле турында тагын да күбрәк кешегә – халыкара оешмаларга, төрки дөньяга ишеттерергә, аларның яклавына ирешергә тели. Һәм, прокуратураның тараткан мәгълүматы шәхес намусына һәм абруена, оешма исеменә тап төшерә торган яла булмавын дәлилләвен сорап, үзе дә Вахитов районы судына дәгъва тапшырырга җыена. Юрист Алексей Златкин белдерүенчә, прокуратура моны дәлилли алмаячак. Чөнки аның БТИҮгә дәгъвасы – буш куык, «федераль заказ буенча бармактан суырып язылган нәрсә».

Судтан соң БТИҮ президиумы әгъзалары, активистлар (аларны, пандемия дигән сәбәп белән, суд залына кертмәгәннәр иде. – Авт.) һәм журналистлар белән очрашып, беренче утырышны сүтеп җыйдылар. БТИҮ рәисе Фәрит Зәкиев, прокуратураның төпле дәлилләре юк, дигән фикердә. «Прокуратура дәгъвасында безнең 2017нче елда язган «Спасти татарский язык» дигән урысча ачык хатта бүтән милләтләрне түбәнсетү, ниндидер аерылып чыгуга «призыв»лар бар, диелгән. Бу дөрес түгел. «Телебез упкын алдында тора. Әйдәгез, сөйләшик, зур фикер алышу оештырыйк. Мәсьәләне кискен итеп куйыйк: әйтик, Татарстанда бер генә дәүләт теле – татар теле генә булса, нәрсә булыр икән?» – дип язылган иде анда. Бу прокуратура әйткәнчә «призыв» түгел, ә «приглашение к дискуссии» – бәхәскә чакыру», – дип дәгъвадагы беренче мәсьәләне аңлатты БТИҮ рәисе.

Икенчесе – устав. Янәсе анда экстремизм билгеләре бар – ФСБ заказы буенча Мәскәү оешмасы ясаган экспертиза шуны күрсәткән. Монысына юрист Алексей Златкин ачыклык кертте: «Экспертизаны суд кына билгели. Ул ялган бәяләмә чыгаруның җинаять җаваплылыгы икәнен аңлата, эксперт «таныштым» дип имзасын куя. Ә прокуратураның дәгъвага керткән «бәяләмәсе» чынлыкта суд экспертизасы түгел. Прокуратура үзе дә аны «белгечләр тикшеренүе» дип атады. Аның эчтәлеге дә бернинди критерийларга җавап бирми. Экспертлар чыгарган бәяләмәдә экстремизм билгеләре юк, ул БТИҮнең хакимияткә һәм урысларга каршы оешма дигән тискәре образын тудыруга юнәлтелгән. Югыйсә, болай дип уйларга бернинди нигез юк. Уставның керешендә үк башка халыкларны хөрмәт итү турында язылган, ә «урыс милләте» дигән сүз аерым гына бөтенләй юк». Бәлки, яңа Конституция буенча «дәүләткә нигез салучы» булып бара торган урыс халкының уставта аерым телгә алынмавы бәйләнергә сәбәп булгандыр да? Юктан бар итеп язылган дәгъвага әнә шундый шәрехләмәләр генә туа инде хәзер.

Аннан соң прокуратура үзе үк: «Сезне экстремист дип тануда төп нигез устав түгел», – дия башлаган. Устав булмаса, гаепләрлек тагын нәрсә кала соң? 2019нчы елгы Хәтер көне. Анда чыгыш ясаган Галишан Нуриәхмәт, Хәмид Вәлиди, Айрат Шакиров һәм Фәүзия Бәйрәмованы дошманлык һәм нәфрәт тудыру маддәсе буенча җаваплылыкка тартканнар. Хәзер шуны «БТИҮ экстремистик эшчәнлек алып бара» дип күрсәтергә телиләр. «Беренчедән, бу митингны оештыручы БТИҮ түгел, аерым шәхес. Икенчедән, анда катнашучыларның күпчелеге дә БТИҮ әгъзасы түгел. Өченчедән, Айрат Шакиров чыгышыннан соң, президиум әгъзасы Гатин «темадан читкә китмибез» дип кисәтү ясаган булган. Митингны уздыру кагыйдәләре бозылган булса да, бу экстремист дип тану өчен нигез була алмый», – ди Алексей Златкин. Ул кешеләрнең чыгышларында да бернинди экстремизм билгеләре юк иде, ди Фәрит Зәкиев. Хөкүмәтне тәнкыйтьләү, хисләнеп «Телне кистеләр…» дип шигырь уку, «Безгә акыллы ханнар бир» дип дога кылу, дәүләтчелекне яклап сөйләү экстремизм була алмый, ди. Суд билгеләгән экспертиза менә шуны ачыкларга тиеш булачак та инде.

Прокуратура дәгъвасында 2017нче елда экстремистик дип табылып, эшчәнлеге тыелган Чаллы бүлекчәсе дә телгә алынган. «Беренчедән, Чаллы бүлекчәсе рәсми рәвештә беркайчан да БТИҮгә кермәде. Икенчедән, ул 2004нче елда ябылды. Әмма 13 ел элек ябылган оешманы 2017нче елда, спектакль ясап, кабат ябарга булдылар. 2016нчы елның декабрендә чаллылар, яңа оешма төзибез, безне бүлекчә итеп алыгыз, дип мөрәҗәгать иттеләр. 2017нче елның февралендә безнең президиум яңа оешманы БТИҮгә алу карары чыгарды. Ләкин Юстиция министрлыгы моны гаеп дип тапты һәм безгә күрсәтмә бирде. Шуны үтәп, 2017нче елның декабрендә без бу оешманы БТИҮдән чыгардык. Шулай булгач, дәгъвада Чаллы бүлекчәсе турында язу – акылсызлык, моның бернинди хокукый нигезе юк», – дип аңлатты Фәрит Зәкиев. Матбугат вәкилләре аша прокуратурага, Эчке эшләр министрлыгы белән ФСБга да мөрәҗәгать итте ул: «Монда татар телен, милләтне коткарырга кирәк, ә сез безне басасыз, безгә эшләргә ирек бирмисез. Дөресен генә әйткәндә, безнең соңгы елларда эшләгән дә юк бит инде. Мәхкәмәдән баш чыкмый, штрафлар 15 мең белән башланган иде, 150-300 мең сумга җитте. Сез уйлап чыгарган гаепләүләргә нигәдер «без гаепле түгел» дип исбатлап торырга тиеш».

Исбатлау дигәннән, анысын прокуратура эшләргә тиеш. Югары судта да – БТИҮне ни өчен экстремистик дип тануны соравын, Казанның Вахитов районы судында да – бу дәгъва кәгазенең яла ягу булмавын. Дәгъва, ә димәк прокуратураның БТИҮне гаепләгән мәгълүматы таралды, ул президиум әгъзаларының да, оешманың да намусына һәм абруена тап төшерә, дип саный юрист Алексей Златкин. Алай түгеллеген мәгълүматны таратучы – прокуратура дәлилләргә тиеш булачак. Дәлилли алмаса, яла яккан өчен нинди җәза каралган әле анда?! – дип сорау куя юрист.

Фәнзилә МОСТАФИНА

Комментарии