Алло, «Безнең гәҗит»ме?

Алло, «Безнең гәҗит»ме?

ФӘҮЗИЯГӘ ЯШӘРГӘ ИРЕК БИРЕГЕЗ!

«Безнең гәҗит»нең 10нчы февраль санында, Фәүзия Бәйрәмовага 30 мең сум штраф салганнар, дигән хәбәр басылды. Ул бит татар халкы өчен көрәшүче бердәнбер хатын-кыз! Ачлык игълан итеп, җанын да кызганмыйча, ничә көн ач ятты бит ул. Суд юлларында йөрүдән туктатып, аңа яшәргә, эшләргә ирек бирегез! Хәзер апрель ае, Тукай бүләген бирүләр җитә. Анда да дөреслек юк. Дөреслек булса, премияне Айдар Хәлим белән Фәүзия Бәйрәмовага биргән булырлар иде…

Мөҗаһидан МОРТАЗИН,

Мөслим районы, Исәнсеф авылы

ТЕЛ БЕЛҮ ӘҺӘМИЯТЛЕ

Эшләгән вакытта миңа еш кына Урта Азия республикаларында командировкада булырга туры килә иде. Андагы төрки халык вәкилләре белән урыс телен катнаштырмыйча аралаштым. Балтыйк буендагы Литва шифаханәсендә дә берничә тапкыр ял итү насыйп булды. Литва телендә татар сүзләре очравына башта гаҗәпләндем. Аларны ишетүе рәхәт иде. Үзем дә һәрчак Литва табиблары белән алар телендә исәнләшә һәм рәхмәт сүзләре әйтә идем. Ул халыкның еш куллана торган 30лап сүзен өйрәндем. Үзләренең телләрендәге сүзләрне чит кешедән ишеткәч, елмаеп җавап кайтаралар иде. Литва телендәге сүзләрнең кайберләрен хәзер дә хәтерлим әле. БМО дөньяда иң камил дип билгеләгән 14 тел арасында туган телем дә бар. Русия Федерациясе җитәкчеләре милли телләрне, шул исәптән татар телен дә бетереп, бер генә тел – урыс телен генә калдыру буенча даими эш алып бара. Бу мәкерле ниятләре беркайчан да тормышка ашмаячак. Җитәкчеләр килә дә китә. Халык үзенең туган теле белән мәңге калырга тиеш.

Сәгъдулла ШӘЙХУЛЛА-ӘНӘЛЕ,

Казан шәһәре

ТӘНЕМ КЫЧЫТА – НИШЛӘРГӘ?

Мунчадан чыккач, тәнем кычыта. Берәр кеше шушының белән азапланмыймы, дәвасын белмиме икән? Кар эретеп тә, суны һәм сабынны алыштырып та юынып карадым. Ике мунча арасында тәнемне кашый-кашый әчеттереп бетерәм, шулхәтле читен. Чарасын белүчеләр булса, газетада язып чыксыннар иде.

Арчадан бер әби

МӘКТӘПТӘ АШАМАГАННЫ – ӨЙГӘ

Мәктәпләрдәге ризыкны Дәүләт Советы, президент, депутатлар һәм башка дәү кешеләр дә татып, олы тема итеп күтәреп мәш килделәр. Мин дә ашап карадым. Чынлап та, хәзер мәктәпләрдә ашату туклыклы, тәмле. Ашап караган балык кәтлите, дөге, яшел борчак шулхәтле тәмле иде. Без булсак, өстәл кырыннан китми ашап кына утырыр идек. Әмма бала-чага шуны аңламый, ашамыйлар. Күпме әзерләнгән ашамлык чиләккә ыргытыла (Аллаһым, гафу кыл!). Бер тәкъдимем бар. Мин Тукай районы, Сәмәкәй авылында балалар бакчасында эшләдем: башта тәрбияче, аннан мөдир булдым. Иртәнге чәй вакытында бер балага, хәтерем ялгышмаса, 40 грамм акмай бирелә иде. Моны балалар ашамый. Ә акмай ул елларда бик дефицит. Мин бу майларны стаканнарга салып, атна азагында һәр баланыкын үзенә өенә биреп җибәрә башладым. Кызык хәл дә килеп чыкты. Бер әни әйтә: «Нишләп бүтән балаларга акмай өләшәсез, минем малайга юк?» ди. «Синең малай бит үзенекен ашый, күршенекен ашый, карап тормасаң, дүртесенекен дә кабып йота», – дидем. Мәктәпләрдә балалар ашамаган ризыкны, контейнерларга салып, өйләренә биреп җибәрүне оештырырга кирәк. Өйләрендә әллә кемнәре бар бит…

Мәүлидә ГАЙСИНА,

Минзәлә районы, Хуҗамәт авылы

ЧЕЧНЯ ВЕТЕРАННАРЫН ИСКӘ АЛМЫЙЛАР

Игътибар иткәнегез бармы сезнең: Бөек Ватан сугышы ветераннары, Әфган сугышы ветераннары, диләр. Ә нигә чечен сугышын яшерәләр? Ни өчен ул канкойгыч сугышның ветераннары юк? Ә бит анда күпме 18-20 яшьлек сөлектәй егетләр башларын салды, күпмесе гарип калды. Әфганстан оккупациясе сугышчылары кадерле, ә үзебезнең Чечня сугышыныкылар беркемгә дә кирәкми. Үз халкына үзе сугыш ачкан хөкүмәт дөреслекне язарга, күрсәтергә курка. Бу хөкүмәтнең халыктан оялуымы, яшерергә маташуымы? Ә нәрсәгә яшерергә – монысы аңлашылмый. Ул хөкүмәт үзенең ялгышын танырга, һәлак булган солдат аналарыннан гафу үтенергә тиеш. Чын хөкүмәт, халыкчан хөкүмәт шундый була ул.

Әхәт САБИРОВ,

Кама Тамагы районы, Көрәле авылы

Редакциядән. Укучыбыз фикеренә шәрехләмә итеп шуны да өстик: 1994нче елның декабреннән 1996нчы елның декабренә кадәр Чечня Республикасында кораллы бәрелештә катнашканнарга ветеран статусы бирелгән, аларга тиешле ташламалар хакында «Ветераннар турында»гы 5нче Федераль Законда язылган. Дөрес, законда «Чечня сугышы», «Чечнядагы кораллы бәрелеш» дигән сүзләр юк, «сугышчан хәрәкәт ветераннары» дигән гомуми сүз белән генә аталган.

***

Узган атнада укучыларыбыздан менә шундый шалтыратулар кабул итеп алдык. Соравыгызга җавап тапмасагыз – борчылмагыз, димәк, аңа җавап эзләнә. Сезнең белән һәр атнаның чәршәмбесендә 10нан 13:00 сәгатькә кадәр турыдан туры элемтәдә аралашабыз. Сорауларыгызны, зарларыгызны һәм фикер-тәкъдимнәрегезне башка вакытта да җиткерергә мөмкин. Ләкин катлаулы мәсьәләләр бары тик шул элемтә вакытында гына кабул ителә. Редакциябезнең телефоны – (843)239-03-53. Шулай ук кесә телефоныннан да шалтыратырга була: 8927-039-03-53.

Игътибар, эпидемия чорында редакциягә килми торуыгыз сорала. Мөмкин булса, телефон аша сөйләшергә, ихтыяҗ туганда гына очрашырга.

Мөрәҗәгатьләрне Фәнзилә МОСТАФИНА кабул итеп алды

Комментарии