«Еламыйча» сөйләшү: туган тел көненә багышланган утырыш ничек үтте?

«Еламыйча» сөйләшү: туган тел көненә багышланган утырыш ничек үтте?

Бөтендөнья татар иҗтимагый үзәге оештырган һәр очрашу, темасы нәрсә генә дип билгеләнсә дә, ахырда барыбер тел турында сөйләшүгә кайтып кала. Ә Халыкара туган тел көненә багышлап үткәрелгән фәнни-гамәли конференциядә сүз баштан ук тел турында барды, «тел» дип бетте. Нинди дә булса яңа сүз ишетмәбезме, дигән максат белән, без дә өч сәгатьлек утырышта булып кайттык.

БТИҮ, Туган тел көненә багышлап, 18нче февраль көнне митинг уздырган иде инде. Аның белән генә чикләнмичә, конференция дә оештырырга уйлаганнар. Шушындый ук конференция 2016нчы елда да үткән иде. Дөресен генә әйткәндә, ул утырыш шактый гына мәшәкатьләр дә тудырды әле. Бу очрашу булып, ел ярым вакыт үткәннән соң, аны ФСБ тикшерә башлады. Янәсе конференциядә «ярамаган» сүзләр сөйләнгән. Кемдер прокуратурага шикаять язган, ә прокуратура экстремизм «исе» килеп торган бу эшне ФСБга тикшерергә биргән. Утырышта катнашкан кешеләрне чакыртып, сорау да алдылар (ел ярым вакыт үткәннән соң!). «Безнең гәҗит»не дә тикшерделәр, чөнки без ул чара турында яздык. Нәтиҗәдә, бәйләнерлек сәбәп тапмыйча, «Эш»не ябып куйганнар иде. Һәрхәлдә безгә «Эш» ябылды» дигән мәгълүмат килеп иреште.

Быелгы конференция «Волга» кунакханәсенең җылы, ләкин кечкенә актлар залында үтте. Килүчеләр арасында Индус Таһиров, Фәндәс Сафиуллин, Фарсель Зыятдинов кебек шәхесләр күренде, алар тыңлап кына утырды, сүз алмады. Академик Рүзәл Юсупов, тарихчы Рафаэль Мөхәммәтдинов, язучы Хәнәфи Бәдигый, Сара Садыйкованың кызы – танылган балет биюче Әлфия Айдарская чыгыш та ясадылар. «СОлНЦе» мәктәбе директоры Павел Шмаков та килгән иде. Ишектә башына чигүле түбәтәй кигән Павел әфәнде күренүгә, татар бабайлары ничектер уңайсызланып калгандай булды. Берәү пышылдап кына әйтеп куйды: «Паша – татарларга үрнәк, әнә, түбәтәйдән килгән…». Хәер, түбәтәйдән йөрүе белән генә үрнәк күрсәтми Павел әфәнде, татар телен яклавы белән дә күпләребезне уздыра әле ул. Бөтен республика буенча мәктәпләрдә татар теле сәгатьләре кыскарганда, ул үз мәктәбендә татар телен дә, татар теле укытучыларын да саклап килә, шуның өчен суд юлында йөрүен дәвам итә. Инде 12 суд процессы аша узган, әле аларның очы-кырые күренми…

«Хәлебез катлаулы, милләт язмышы кыл өстендә» – бөтен кешегә дә билгеле бу «диагноз» әлеге очрашуда да әйтелми калмады, әлбәттә. Гомумән, утырыш башланганчы ук «бүген хәлебезнең катлаулы булуы турында түгел, шушы хәлдә нәрсә эшләп булуы хакында сөйләшик» дип әйтеп куелса да, «хәлебез катлаулы» дигән җөмләне кыстырмыйча гына сөйләшеп булмады. Шулай да бу очрашуда үсеш сизелде. Элеккеге елларда мондый очрашулар «без бетәбез, без үләбез» дип зар елауга гына кайтып кала иде. «Еламыйк, җәмәгать» дип кабатлап килә торгач, тәки өйрәндек бит: хәзер милли очрашуларда күбрәк «бүгенге вазгыятьтә нәрсә эшләп була» дигән сорауны күтәрергә тырышалар. Без дә менә шул «нәрсә эшләп була» дигәннәрне барлап утырдык. Диагнозны фәлән тапкыр кабатлаудан файда юк бит, хәзер инде дәвалау чаралары турында сөйләшергә бик вакыт.

«Нәрсә эшләргә була» исемлеге шактый зур булып чыкты. Татар телен саклау, аны үстерү өчен ниләр эшләп булуы хакында һәркем фикерен белдерергә тырышты. Мәсәлән, Тарих институты хезмәткәре Марат Лотфуллин: «Матбугатта да, менә шушындый очрашуларда да үз сүзебезне әйтеп, фикеребезне белдереп торырга кирәк. Тыңламасалар да! Һәм дәүләттән татар телен дәүләт теле дәрәҗәсендә укытуны таләп итәргә», – дигән тәкъдим кертте.

Академик Рүзәл Юсупов: «Татар мәктәпләрен сакларга кирәк. Саклау гына түгел, аларның дәрәҗәсен күтәрү, элиталы мәктәп итү зарур. Бөтен гаепне Мәскәүгә генә аударып калдырырга ярамый. Безнең үзебезнең дә Мәгариф һәм фән министрлыгы бар, аның да берәр хокукы бардыр бит?! Аңа ничек тә тәэсир ясау юлын табарга кирәк», – дип билгеләп үтте. Рүзәл әфәнде татар байларын да искә алды. Аларсыз булмый. Алар дөнья күләмендә чыга торган журналларда байлар исемлеген тулыландыру өчен генә түгел, шәхси татар мәктәпләре ачу, булганнарын торгызу, кыскасы, телне саклау буенча нәрсә дә булса эшләү өчен дә кирәк. Тик ул байлар милли проблемаларга йөз белән борылсын өчен нәрсә эшләргә? «Белмим», – диде Рүзәл Юсупов. «Мин беләм» диюче табылмады.

Тарихчы Рафаэль Мөхәммәтдинов «Милли киңәш» дип аталган орган булдырырга тәкъдим итте. Ул татар мәктәпләрен саклау белән дә, Рүзәл әфәнде телгә алган байларны җәлеп итү белән дә шөгыльләнергә тиешле орган булачак икән. Тик безнең органнар җитәрлек бит инде: шул ук БТИҮ бар, Бөтендөнья татар конгрессы, аның каршында оешкан Милли Шура бар. Тагын бер орган булдырып, ул да болары рәтен тулыландырудан милләткә ни файда? «Милләт» сүзе кергән чираттагы оешма барлыкка килүдән кала, билгеле. Тик аның гына файдасы – ташка үлчим.

Павел Шмаков та чыгыш ясады бу очрашуда. Ул «нәрсә эшләргә кирәк» дигән сорауга җавапны әллә кайдан күктән эзләп маташмады, үз мәктәпләрен генә мисалга китерде. «Без татар телен һәр бала яратып йөри торган итеп эшләдек. Татар теленнән өй эшләре бирмибез, дәрестә мультфильмнар, фильмнар күрсәтәбез, кызыклы шәхесләрне очрашуларга чакырабыз. Балалар бик теләп йөри. Балалары теләгәч, ата-аналар да каршы килә алмый. Шуңа күрә бездә каршылар юк. Шуңа күрә мине бөтен ата-аналар да яклый», – дип билгеләп үтте ул. Павел әфәнденең чыгышын алкышларга күмделәр.

Бөтен чыгышларны җыеп, уртак бер нәтиҗә ясасаң, ул мондый булыр иде: «Тел кирәкле булырга тиеш. Кирәкмәгәнне берәү дә өйрәнми». «Нәрсә эшләргә була» дигән сорауга җавап бирергә өйрәндек, хәзер икенче стадиягә күчәргә вакыт. Анысында «ничек?» дигән сорауны куярга. Татар мәктәпләре ачарга, булганын сакларга, үстерергә, БДИны татарча бирдертүгә ирешергә, татар байларын җәлеп итәргә… Болар бар да кирәк, билгеле, моны барыбыз да беләбез. Тик ул «кирәк»ләргә ничек, ни рәвешле ирешергә соң – хәзер менә шул турыда уйлый башларга иде.

Фәнзилә МОСТАФИНА

Комментарии