- 02.02.2026
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2026, №01 (гыйнвар)
- Рубрика: Тормыш сулышы
Шәһри Казан газетасында композитор Резеда Әхиярова белән әңгәмә басылган иде. Аннан: «Сез худсоветлар заманын күргән кеше. Җырларыгызны үткәрмәгән очраклар булдымы?» – дип сорадылар. «Без аннан куркып тора идек. Җырларны тикшерү бик җентекле булды. Минем бер җырым гына үтмәде. Анысы да «Зәңгәр томан». Хәзер худсоветлар юк инде», – дигән ул.
Чынлап та иләк бик кырыс булган. Инде «Зәңгәр томан» кебек җыр да үтмәгәч. Хәзер артистлар бигрәк артык кылана. Киемнәрен әйтә торган да түгел. Гарьләнерлек. Җырларның сүзләре дә, көе дә бик еш аптырата. Телевизорда «Хөршидә белән Мөршидә», «Мунча ташы» кебек күңелле тапшырулар юкка чыкты. Хәзер телевизорны олы кешеләр генә карый бит. Аларның зәвыгын искә алсыннар иде инде. Бу хакта больницада да сүз булды.
Узган елның 2нче декабрендә Әлмәт шәһәренең 33нче больницасында сул күземә операция ясаттым. Шул хакта да әйтәсем килә. Андагы чисталыкка, тәртипкә исең китәрлек. Барысы да якты йөз белән сөйләшә. Операциягә кадәр дә бик игътибар белән әллә ничә аппарат аша карадылар. Операциядән соң шәфкать туташлары арбага утыртып палатага алып кереп салды. Бер тәүлектән соң, бик яхшы итеп юдыртып, аппаратурадан карап чыгардылар.
Ашау-эчү дә бик яхшы. Палатага кертеп бирәләр. Шәфкать туташы Сәгадәт Шакирова, бүлек җитәкчесе Игорь Николаевич Сережин, лазер хирургы Альбина Тимерова, баш шәфкать туташы Эльвира Галиева, шәфкать туташлары Нурания Ризванова, Зифа Әхмадуллина, Светлана Наскидовна, Гөлназ Хаҗиева, чисталык өчен җаваплы Әнисә Фәттахова һәм аш әзерләүче Фәйрүзә Әхмадуллина, гомумән исемнәре язылмаган хезмәткәрләргә дә зур рәхмәтемне җиткерәм. Исәнлек-саулык, гаилә бәхете телим. Мактаулы да, җаваплы да эшләрегез кешеләргә бәхет китерсен.
Олуг рәхмәтләремне җиткереп, Мөҗаһидан МОРТАЗИН,
Мөслим районы Исәнсеф авылы, ветераннар советы рәисе
Бәяләрнең арту тәртибе нинди?
2027нче ел бик авыр булыр дип куркыталар, елдан ел авырлаша тормышлар. Коммуналь түләүләр дә бик кыйммәтләнә. Өстәмә түләүләр уйлап табалар. Әнә инде ничә ел чүп өчен түлибез. Аңа әби дә, яңа туган бәби дә түли. Үзара салым акчасына юллар салабыз, су өчен тотабыз. Шәһәр кешесе өчен үзара салым да юк, аларның ишегалларына чаклы чистарталар. Ә без, авыл халкы барына да түлибез. Быел электр бәяләре дә бик арта, диделәр. Аны каян чыгып арттыралар икән? Ничек исәплиләр соң? Пенсияләрне бераз күтәрәләр дә, әй шаулыйлар... Пенсиясен дә арттырмасыннар иде, түләүләрне дә, әйбер бәяләрен дә күтәрмәсеннәр. Балаларыбыз ипотекада утыра. Минем улым 2 бүлмәле фатир өчен ипотеканы 36 мең сум гына түли, яшь гаилә программасына эләгеп калдылар. Ә менә күршесенең түләве 86 мең сум, ди. Хезмәт хакы зур, әлегә түли ала, дип сөйли улым. Күршесе альпинист икән, түбәләрне, стеналарны чистарта, ремонтлый. Бу бик куркыныч эш бит инде. Алла сакласын, берәр фаҗига килеп чыкса, кая барырлар... Хәер минем улым да эшсез калса, түли алыр идеме икән?! Әле ярый без картым белән пенсиядән бераз өлеш чыгарып торабыз. Безгә кием аласы юк, дарулардан, түләүләрдән калганы балаларга инде. Болай кыйммәтләнеп барса дөньялар, өлеш тә кимер. Үлемтеккә дип җыйган акча да җитмәс, өстәргә кирәк булыр. Хәзер картаеп үлгәннәрне дә яралар бит. Бу да кемнәрдер өчен бер бизнес бугай инде, ә халык өчен бер баш авыртуы булды. Улымның шул 36 мең сумны әле тагын 45 ел түлисе бар. 50 елга бирделәр ипотеканы. Ипотекасын да арттырып куймасалар. Исәпләп чыгардым ди, ипотека түләп, 2 ярым фатир бәясе чыгасы икән. Шалт кына итеп түләп алырга акча юк шул. Шул ипотека тозагында бөтен ил.
Хәзер барын да хисаплыйсы. Электр бәяләре күпме булыр икән? Шуны аңлатсагыз иде.
Гали ЯКШӨМБАТОВ,
Арча районы
(авылымның исемен күрсәтмәгез)
Электр энергиясенә яңа тарифлар турында Татарстан Республикасының Тарифлар буенча дәүләт комитеты рәисе урынбасары Дмитрий Сапожников «Татар-информ»га аңлатма биргән.
2026нчы елда бөтен ил буенча тарифлар 1нче гыйнвардан (өстәлгән бәягә салым ставкасы үзгәрүгә бәйле рәвештә (НДС) һәм 1нче октябрьдән (традицион 1нче июль урынына) яңадан каралачак.
Газ плитәләре булган йортларда яшәүче шәһәр халкы өчен электр энергиясе өчен тарифлар быел 1нче гыйнвардан 5,82 сум (бар бәяләр дә НДС белән), 2026нчы елның 1нче октябреннән 65 тиенгә арта – 6,47 сум була.
Электр плитәсе кулланучы шәһәр халкы һәм авыл җирендә яшәүчеләр өчен киметелгән тарифлар саклана. Шәһәр торак пунктларында электр плитәләре белән җиһазландырылган йортларда яшәүче халык өчен тариф: 1нче гыйнвардан – 4,96 сум, 1нче октябрьдән – 5,82 сум (86 тиенгә арта).
Авыл җирлекләрендә яшәүчеләр өчен 1нче гыйнвардан 4,26 сум, 1нче октябрьдән – 4,85 сум (59 тиенгә арта).
Тагын бер яңалык: 2026нчы елдан Татарстанда куллану күләменә бәйле тарифлар кертелә. Күп кенә төбәкләр бу системага күчкән инде. Ул 3 диапазонга бүленә. Беренче диапазон − аена 3900 кВт-сәгатькә кадәр. Икенчесе – аена 3900дән 6000 кВт-сәгатькә кадәр. Өченчесе – аена 6000 кВт-сәгатьтән югарырак. Беренче диапазон дәүләт тарафыннан билгеләнгән тариф. Куллану артыкка китсә, икенче диапазонда тариф якынча 7-8 сум. Өченчесендә – 10-11 сум булачак.
«Татэнергосбыт» җәмгыяте мәгълүматлары буенча, халыкның 99,9 проценты ай саен 3900 киловатт-сәгатьтән кимрәк куллана, димәк, беренче тариф диапазонында калачак.
Белгеч сүзләренә ышансаң, электр челтәре оешмалары зыянга эшли. Куллануда норма билгеләү зыянны киметү өчен гамәлгә кертелә икән.
***
Соңгы вакытта редакция белән хәбәрләшү кыенлашты дип зарланулар ешайды. Моның сәбәпләре күп төрле. Шуңа күрә редакция элемтә чараларын яхшыру өчен тырыша. Редакциябезнең телефоны: 8-927-043-76-43. *ватсапта хәбәрләшү авырайды. Шуңа күрә шушы ук номерны МАХка да керттек. Аннан язарга гына түгел, шалтыратырга да була.
Игътибар, редакциянең интернет почтасы да үзгәрә: хәзер ул beznen@gmail.com булачак. Бик гади, әле гамәлдә булган beznen@mail.ru урынына beznen@ дигәч, gmail.com дип язасы. Иске адрес та *ватсап та эшләячәк. Бу чикләүләрнең артуы, интернет-почта белән эшләүнең кыенлашуы аркасында.
Шалтыратулар, хәбәрләр даими кабул ителә. Сорауларыгыз, зарларыгыз һәм фикер-тәкъдимнәрегез булса, рәхим итегез.
Газетабыз һәр айның беренче атнасында укучыларына барып ирешергә тиеш. Ул айның беренче пәнҗешәмбе көнендә почтага тапшырыла
* Русиядә эшчәнлеге тыелган Meta ширкәтенә карый

Комментарии