Ярымай бәке беркемне дә кимсетми

Ярымай бәке беркемне дә кимсетми

Яраткан алып баручым, җырчы, автор башкаручы Зөлфәтебезне юкка каралтырга җыенасыз. Боз тишеп ай рәсеме ясаган өчен кешене хөкем итмиләр, башка гаебе булмасын. Кичерүче Аллаһы Тәгалә, Раббыбыздан узып хөкем чыгарып утырмагыз. Әйтерсең лә барыбыз да сөттән ак, судан пакъ, беребез дә хата кылмаган, гайбәт сөйләмәгән…

Бәкене бит аны төрлечә күреп була: мондый матур бәкене беренче күрүем… Алмалы көянтәле яшь кызларның, чибәр киленнәрнең су юлыннан бәкегә суга барулары күз алдыма килде. Их, безнең заманнарда шушындый сәнгать әсәре шикелле бәкеләр тишеп куючылар булган булса… Үзе тормыш матурлыгы бит… Аллаһы Тәгаләдән куркырлык бернинди җинаять эзләре дә юк биредә.

Зөлфәт, егетләр, афәрин! Чит илдән килүчеләрнең дә заказын үтәгәнсез, Татарстанны да, халкын да матур яктан күрсәткәнсез. Безнең өчен дә тирә-якта тиңе булмаган бәке тишеп, бәкеләрдән су алган, бәкеләрдә керләр чайкаган яшьлегебезнең хатирәләрен яңарткан өчен мең рәхмәт сезгә!.. Урыс дуслар да, керәшен туганнар да ачуланыр дигән уй, никтер, башыма да керми. Күңеле яхшылыктагы кеше начарга юрамас… Гаепли торганнарга турысы да кыек инде аның… Ә Зөлфәтне ничек бар, шулай кабул итәбез, яратабыз! Уңышлар Сезгә!

Гөлзифа ГАБИДУЛЛИНА,

Мари Иле, Бәрәңге бистәсе

Комментарии