Яңа елга «күчтәнәч»

Ниһаять, инде 2018нче ел да үзенең тулы хокукы белән Җир Шарын иңләп-буйлап атлый. Алда еллар имин килсен, җиребезгә бәрәкәт иңсен, һәр өйдә бәхет-шатлык тулы булсын. Һәркем шундый изге теләкләр белән Яңа елга аяк басканда, көтмәгәндә ясалган «күчтәнәч-сюрприз» безне тагын да шатландырды.

Чыгышы белән Әпсәләм авылыннан булып, бүгенге көндә берсе – Өфе, икенчесе Стәрлетамак шәһәрендә яшәүче агалы-энеле Саитовлар – Марат һәм Ирек абыйлар хакында инде районда гына түгел, республикада һәм аннан да читтә беләләр. Алар бик күп иганәчелек акцияләрендә катнаша, үзләре дә оештыралар. Моның белән олыларны да, балаларны да чиксез сөендерәләр. Менә Яңа ел алдыннан да алар Әпсәләм авылы китапханәсен «Тулпар» (10 данә), «Салават күпере», «Әллүки», «Сөембикә» журналларына, «Безнең вакыт», «Безнең гәҗит» гәҗитләренә (берәр данә), атнага 3 тапкыр чыга торган еллык «Кызыл таң» гәҗитенә; Корманай урта мәктәбенең балалар бакчасы бүлеген – «Әллүки» журналына; авылдагы татар җанлы, татар рухлы 6 гаиләне – «Безнең гәҗит», 1 гаиләне «Кызыл таң» гәҗитенә яздырып, безгә иң зур бүләк ясадылар.

Әпсәләм авылында яшәгән бертуган энеләре Салават абый (шәхси кибет директоры) шулай ук авыл мәчетендә төрле дини чаралар үткәргәндә даими рәвештә матди ярдәм күрсәтеп тора. Шулай ук Яңа ел алдыннан Өфе шәһәрендә яшәүче авылдашыбыз Абдулла Сөләйманов (Уфада эшли, РИУда укый) авыл мәчетенең элеккеге агач ишек, тәрәзәләрен тимер һәм пластикка алмаштыруны финанслады. Барлык эшләрнең күләме 70 мең сумга басты. Моңардан да зур бүләкнең булуы мөмкинме? Туган төбәк, туган җир, анда яшәгән кешеләр – авылдашлары өчен хәстәрлек күреп, изге эшләре өчен без аларга чиксез рәхмәтлебез һәм моны гәҗит укучылар аша да җиткерәбез. Алда эшләрендә уңышлар, сәламәтлек, изге уй-ниятләренең тормышка ашуын телибез.

Ф.Ф. КЛЯВЛИНА, Г.Ф. ӘЮПОВА,

Башкортстан, Авыргазы районы, Әпсәләм авылы

Комментарии