- 02.02.2016
- Автор: Айгөл ЗАКИРОВА
- Выпуск: 2016, №5 (3 февраль)
- Рубрика: Тормыш сулышы
КОЕ КҮМӘСЕ ИДЕК…
Бер газетадан укыдым – кое күмгәндә корбан чалырга кирәк, дип язганнар иде. Шул сүз дөресме икән?
Кәүсәрия ГӘРӘЕВА.
Теләче районы.
Әлеге уңайдан Казан шәһәре Әмәт мәчете хәзрәте Равил Бикбаев белән элемтәгә кердек.
– Бу сүзләр дөрес түгел. Чөнки күмеләсе кое җенле җир булырга мөмкин, ә корбаныгыз шул җеннәргә зыян килмәсен дип чалдырылган корбан буларак кабул ителә ала һәм мондый гамәл диндә тыелган . Коены фәкать Бисмилла әйтеп, эшне Аллаһ исеме белән башлап күмәрә кирәк. Шулай эшләсәгез – дөресрәк булыр, –дип җавап бирде ул.
МИҢА БИРЕРЛӘР МИКӘН?
Телевизордан «Социаль белем әлифбасы» дигән тапшыру караган идем. Анда әгәр дә 35 ел эш стажы булса, бу кешегә хезмәт ветераны исеме бирелә, дип сөйләделәр. Минем эш стажы 37 ел. 12 яшьтән әни итәгенә тотынып, басуга чүп утарга йөрдек. 1976нчы елга кадәр колхозда эшләдем, болар барысы да эш бит инде. Аннары 14 ел буе сатуда эшләдем. Миңа ник бу исем бирелмәде икән?
Икенче соравым мондый – Путинның әйткән сүзе булган иде, 1940нчы елда туганнарга 75 яшь тулса, пенсиясенә 1200 сум акча өстиләр, дип. Шул миңа өстәлмәде. Чирләрем дә, авыруларым да бик күп. Урамга чыксам, егылам кан басымы бик борчый. Миңа бирелер микән ул?
Мәрьям ШӘЯЗДАНОВА.
Актаныш районы.
Беренче соравыгызга җавапны Актаныш районы социаль яклау бүлеге белгече Альбина Габдуллина бирә: 35 ел эш стажы булган кешеләргә хезмәт ветераны исеме Башкортостанда бирелә бугай анысы, ләкин Татарстанга бу әйбер килеп җитмәде әле. Без эш стажы гына түгел, дәүләт бүләкләре булу булмауны да сорыйбыз инде. Татарстан яки РФның атказанган хезмәткәре дигән исеме булу-булмауны, мәсәлән. СССР яки ТАССР чорында бирелгән исемнәр булса да ярый. Мәрьям апаның безгә бу мәсьәлә буенча килгәне булды инде, аның мондый исемнәре юк, шуңа күрә хезмәт ветераны дигән исем дә бирелә алмый.
Икенче сорауга җавапны Актаныш районы пенсия фонды консультанты Илназ Ильясов бирә:
– 75 яшьлекләргә каралмаган ул, 80 яшьлекләргә генә. Ләкин әгәр 75 яшьтәге кеше башкаларның ярдәменә мохтаҗ, инвалид, авыр хәлдә икән, ул вакытта аңа ярдәмче билгеләнә. Ярдәмчегә түләү өчен, өлкән яшьтәге кешенең пенсиясенә 1200 сум өстәлә. Бик күпләр бу сумманы пенсия арта икән дип ялгыша, ул – нәкъ менә шул караучыга бирелә торган акча.
МЕНӘ СИҢА ТАТАР ГИМНАЗИЯСЕ!
Чаллы шәһәренең 2нче татар гимназиясе диварларына чиркәү сурәтләре рәсемен ясап куйганнар икән. Уку йортының директоры, уку-укыту мөдире бүлеге һәм укытучылар татар халкының тарихын, гореф-гадәтләрен һәм ислам динен белеп бетермиләр яки санга санамыйлар, күрәсең. Татар гимназиясендә укучыларның ата-аналарына әйтмичә, яшерен рәвештә христианлаштыру сәясәтен алып баралар түгелме? Әгәр «Безнең гәҗит»нең 2015нче елгы 11нче ноябрь санында чыккан «Татар республикасында яшибез түгелме соң?..» мәкаләсен укыса, ТР Мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов, бу гимназия җитәкчеләренә катгый чара күрер дип ышанасы килә.
Сәгъдулла ШӘЙХУЛЛА-ӘНӘЛЕ.
Казан шәһәре
БЕР КАПЧЫК АШЛЫК КЫНА…
Безнең авыл халкына көзге эшләр тәмамланганнан соң, бөртекле икмәк бирәләр иде. Бу колхозлар чорында шулай булды. Басуларны таратып, җирләрне инвесторларга тапшыргач, 2015нче елда икмәк бирүдән туктадылар. Җир паена дип һәр хуҗалыкка берәр капчык өләштеләр дә, тындылар. 5 гектар да 40 сутый җир өчен шуның кадәр генә була микәнни?! Без Дүртмунча авыл җирлегенә карыйбыз. Ашлыкны безнең җирлеккә караган авылларда гына бирмәгәннәрме, әллә башка авылларда да юкмы ул?
Алексей КРАСНОВ.
Зәй районы Кабан Бастырык авылы.
Кабан Бастырык авылы караган Дүртмунча авыл җирлеге башлыгы Радик Ситдиков белән элемтәгә кердек: 4 гектар 40 сутый пай җире «Восток» агрофирмасына арендага бирелә. 2014нче елга кадәр авыл халкының барысына да аренда өчен түләү буларак икмәкләр биреп бетерелгән. Ә 2015нче ел өчен әлегә бирелмәде, дип беләм. Безнең районда яңарак кына хисап җыелышлы булган иде. Анда бу сорау да күтәрелде. Агрофирма җитәкчесе, әгәр дә сорап килсәләр, җир пайлары өчен акчалата яки икмәкләтә теләсә кемгә түли алабыз, ләкин 2015нче ел өчен 2016нчы елда түләргә планлаштырган идек, диде. Шуңа күрә авылдашлар кайгырмасын, – диде ул.
ПАКЕТ БИРМӘГӘННӘР
1нче октябрьдә өлкәннәргә күчтәнәч тутырып пакетлар һәм бераз акча бирәләр бит. Безнең Сарман районында әлеге уңайдан бер әйбер дә өләшмәделәр. Акча да булмады, пакет та… Гомумән, районда өлкәннәргә мөнәсәбәт бик начар. Бервакыт, пенсия фонды җитәкчесе урынбасары Ләла Баһманова миңа карады да, «Монысы тагын нишләп йөри инде монда», – ди. «Монда нишләп йөрмәм, синең нинди катнашың бар, нишләп шулай дорфа каршы аласыз пенсионерларны, бу пенсионерлар килә торган урын, минәйтәм…»
Алексей ПАВЛОВ.
Сарман районы, Баткак авылы.
Соравыгызга Сарман районы социаль яклау идарәсе җитәкчесе Гөлнара Хуҗина җавап бирә:
– Быел чынлап та пакетлар таратылмады, өлкәннәрне чәйгә чакыру гына булды. Элегрәк авыллардагы өлкәннәрне агрофирмалар акчалата да котлыйлар иде, быел ул да булмады, бары тик ит кенә бирделәр дә, авыл җирлекләре шул ит белән аш кына уздырды. Мөмкинлекләрдән чыгып, картларны онытмаска тырышабыз инде.
КИРЕ БАСТЫРМАССЫЗМЫ?
Сезгә зур үтенечебез бар – 2009нчы елда бик яхшы мәкалә чыгарган булгансыз. Өзеген генә табып укыдык, «Каберстанга сәяхәт» дип атала ул. Шулкадәр гыйбрәтле язмага ошаган, кире бастырып чыгара алмас идегез микән?
Азнакай районыннан сезне яратып укучылар.
РЕДАКЦИЯДӘН: Әлеге язманы сораучылар бик күп, 2016нчы елның 20нче апрель санында кабат бастырып чыгарачакбыз. Бу сан 32 битле булачак. Газетабыз 2 ел элек укучыларыбызга, үз хисапларын барлап, бүләк ясаган иде. Ай саен 1 сан калынаеп таралды. Почта һәм типография чыгымнары кыйммәтләнү сәбәпле, хәзер без бу бүләкне ярты елга бер тапкыр гына эшли алабыз. Мондый калын бүләк сан 20нче апрельгә планлаштырылган. Сез сораган мәкаләне шунда бастырып чыгарырга вәгъдә итәбез.
БАЛ КОРТЛАРЫ «КАЧА»
Бал кортлары тик торганда умартадан очып чыгып китәләр дә, оялары белән юкка чыгалар. Бу ни хикмәт икән? Алар чыгып китмәсенгә ниндидер дару да бар дип ишеттек. Аны кайдан алып була икән? Бер ике оя гына умарта чыгып китми бит, бик күпләп чыгып китәләр – кызганыч…
Фәһимә апагыз
Ютазы районы Кәрәкәсле авылы.
Редакторыбыз Илфат Фәйзрахманов үзе дә умарталар тота, бал кортлары үрчетә, шуңа күрә әлеге сорауны аңа бирергә булдык.
– Бал кортларының очып чыгып китүе һәм кире кайтмавы кәрәзле телефоннар күп куллану аркасында, дип баш әйләндерсәләр дә, чын сәбәбе бу түгел, кортлар арасында яңа төр авыру килеп чыккан – аларның тын юлларына паразит керә, бу варратоздан да куркынычрак авыру. Бал кортлары һава җитмәүдән умартадан очып чыгып китәләр дә, һәлак булалар. Баллары да шул килеш. Тик ояда ана корт та, бернинди тереклек тә юк. Минем андый күңелсезлеккә тарыганым юк, әлегәчә, Аллага шөкер. Юкса, бик күңелсез хәл.
Хәзер инде бу авыруга каршы көрәшү вакыты түгел, шуңа вакыты җиткәч, тәфсилле язма тәкъдим итәрмен. Хәзер кортларны уңышлы кышлату чарасын күрү мәслихәт. Аларны урнаштырган бинада тиешле температура, дымлылык режимын тикшереп, тыңлап, ашарларына җитәме, юкмы икәнлеген ачыклау, кортлар тынычсыз, гөжләвендә кимерү кебек кытырдау тавышы чагылса, кичекмәстән тукландыру чарасын күрү кирәк. Моның өчен махсус әзерләнгән канди әйбәт. Минем аны үзем ясаганым юк, сатып алам. Үзең ясасаң сыйфатлы, ышанычлы була билгеле. Ә инде Сез әйткән авырудан мин узган көздә кырмыска кислотасы белән эшкәрттем. Кыскасы, үзем белгәннәрне, язгалап торырмын. Бәлкем, умартачылар үзләре дә, тәҗрибәләре белән уртаклашыр, – дип кыскача гына аңлатма бирде, һәм якын киләчәктә бал кортларын эзәрлекләүче әлеге чир турында тулырак язма әзерләргә сүз бирде Илфат Фәйзрахманов.
КАРТЛАРНЫ АЛДЫЙЛАР
Картларны алдауның яңа юлын тапканнар! Шәхси дәвалау оешмаларына пенсионерларны «бушлай дәвалыйбыз һәм тикшерәбез» дип алдап чакырып китерәләр дә, озак кына сөйләшеп утырып, өйләренә җибәрмичә кредит алу турындагы килешүгә кул куярга күндерәләр икән. Имеш, сезне дәвалыйбыз, моның өчен ике ел буе ай саен ничәдер сум түләп барасыз, дип үгетлиләр, ди. Минем танышым сөйләде бу хакта – ул Казан шәһәренең тандем тукталышындагы әнә шундый дәвалау үзәгенә эләккән. Килешүне өзәргә бик авыр, ди. Бик зур процентлы кредит икән бу. Менә шундый хәлләр. Кешеләр сак булсыннар, дим инде. Түләүсез дәвалыйбыз дигән сүзгә ышанмаска кирәк. Банкка бәйләсәләр, аннары котылып булмый. Ул кадәр беркатлы булмагыз, бушлай сыр капкында гына була.
Әкълимә апагыз.
Казан шәһәре.
Бу атнада биргән сорауларыгызга җавапларны күрмәсәгез, борчылмагыз, киләсе атналарда аларга һичшиксез урын бирербез.
Һәр чәршәмбе иртәнге 10нан көндезге 13 сәгатькә кадәр турыдан туры элемтә эшләгәнен онытмагыз . Сорауларыгыз һәм әйтер фикерләрегез булса) 272-48- 71 номерына шалтыратыгыз. Казан коды 843. Киләсе очрашуларга кадәр!
Айгөл ЗАКИРОВА.

Комментарии