КЕСӘ КАРАКЛАРЫ КИМИМЕ?

Татарстанда 300 кеше арасында сораштыру үткәрелгән. Саннардан күренгәнчә, транспорттагы җинаять белән халыкның 12,4%ы очрашкан икән.

– Азат, транспортта кесәңне кискәннәре бармы?

– Юк, пакетны кисеп, кеше кошелегы салып куйганнары бар.

– Кит аннан!

– Чынлап. Бер әбинең документлары иде анда, акчасы гына юк иде… Әле үзенә шалтыратып, тапшырмакчы булып та йөрдем.

– Җиңел котылгансың. “Кесә карагы” исеме такмакчы булганнар бит үзеңә.

Танышым юлыккан бу хәлне ишеткәч, җилгә очкан 100 тәңкәм искә төште. Әле мәктәптә укыган вакыт. Троллейбуста барганда сумка эчендәге кошелегымны чәлгәннәр. Күргәч, елар дәрәҗәгә җиттем. Акчасыннан да түгел, авызны ачып йөргәнем, алданганым өчен ачу килде. Мәктәп баласы дип тә тормаганнар бит, ә?! Транспортта соңгы тиенен урлатучыларны да, 50 мең сумнан колак кагучыларны да беләм. Кибеттә сатучы егет: “Автобуста эшкә барганда кесәдән бер кап тәмәкене алганнар”, – дип тә зарланган иде. Кемнең нәрсәгә ихтыяҗы зуррак бит… Ә кесә караклары корбанына әйләнүчеләр милициягә мөрәҗәгать итәме икән соң? Акчасын кире кайтаручылар бармы?

Татарстанда 300 кеше арасында сораштыру үткәрелгән. Саннардан күренгәнчә, транспорттагы җинаять белән халыкның 12,4%ы очрашкан икән. Шуларның 57,8%ы гына милициядән ярдәм сораган. Һәм соңгыларының нибары 41%ын хокук яклаучылар тыңлап, тиешле саклык чаралары күргән. Ә 13,8%ы проблеманың барыбер чишелмәвен әйткән. “Ни өчен милициягә мөрәҗәгать итмәдегез?” – дип сорауга күбесе: “Җинаятьчеләрне үзебез таба алуга ышандык”, – дигән. Сораштыруда катнашучыларның 44%ы транспорттагы тәртипне “яхшы” дип бәяләсә, “ярыйсы” диючеләр – 46,7%.

Гадәттә, кесә каракларының шактые – моңарчы да җинаять кылган, даими эш урыны булмаучы яшь егетләр. Кондукторлар, базарда сатучылар аларны ятлап бетерә.

– “Кесәче”ләрне таныйбыз, бөтенесен белеп-күреп торабыз. Күбрәк хатын-кызларны сагалыйлар. Ләкин әләкләргә мөмкинлек юк, чөнки куркытып торалар. Кешене әкрен генә кисәтеп, акчасын саклап калдырган чаклар булды булуын. Минемчә, халык үзе дә гаепле! Кеше шыгрым тулган җирләрдә аны-моны уйламыйча, хыялланып йөрмәсеннәр. Уяурак булырга кирәк! – ди базарда сатучы Сәрия апа.

Җинаять урыннарына килгәндә, беренчелекне транспорт ала. Аннары, вокзал һәм станцияләрдә дә шул рәвешле документ, акча, кәрәзле телефон, алтын-көмеш югалу очраклары күп.

Казанның транспорттагы линия эчке эшләр идарәсендә (Линейное управление внутренних дел на транспорте) узган брифингта да шул хакта сөйләштек. Аның җитәкчесе Наил Салихов әйтүенчә, 2009 елда әлеге идарәгә караган закон бозулар 28%ка кимегән. Иң зур урынны икътисадый җинаять ала – 38%, милеккә бәйле – 7,7%, наркоҗинаять 23%ны тәшкил итә.

– Транспорт тиз йөри, ләкин без дә эшебез белән аңардан калышмаска тырышабыз. Тимер юл тирәсендәге шартлар һаман шундый ук. Матди хәл белән бәйледерме, юл кырыенда чикләр юк. 597 чакрымга сузылган тимер юл территориясен, андагы хулиганлыкларны хезмәткәрләре күзәтеп тә бетерә алмыйдыр, бәлки. Аннары, халыкның культура дәрәҗәсе дә аксый. Күпер булуга карамастан, тимер юл аша йөгереп чыгалар, исерек килеш йөриләр. Нәтиҗәдә, үлүчеләр – бер елга 60 кеше, җәрәхәт алу очраклары – 60. Шуларның 4се – балалар. Каникул вакытында тимер юллар буйлап тик йөрүче, поездларга таш атучы яшүсмерләр борчый, – диде Наил Салихов.

– Сезнең идарәгә караган җинаятьләрнең күпме өлеше ачыла?

– 70-72%ы. Ләкин милиция эшенең “кайнар эз” буенча җинаятьче тотуын гына түгел, ә психологик ягын да бәяләсеннәр иде.

Кыскасы, ятып калганчы, атып кал, диясе килә. Алай-болай кесәгезне киссәләр, бандитлар белән очрашырга туры килсә, кичекмәстән милициягә хәбәр итегез. Мәшәкать, вакыт сарыф итү дип тормагыз. Бу – урланган акчагызны кире кайтаруның бердәнбер юлы. Һәм, әлбәттә, төп саклану чарасы – халык күп җыелган урыннарда игътибарлы булып, алны-артны карап йөрү.

Лилия ЗАҺИДУЛЛИНА

Питрәчне депутатлар ташламый

Безнең халык 1990 елларда депутатларга ышанмады. “Җылы бинада” нидер сөйләүдән дөньяның яхшырачагына да, ярдәмнәре тиясенә дә өмет юк иде. Моннан 10 еллар чамасы элек авыздан-авызга йөргән мәзәк истә калган. Имеш, бер адәм бер чемодан акча күтәреп, елга бозы өстеннән икенче якка чыгып бара икән. Боз ярыла башлагач, теге кеше: “Исән калсам, авылга мәчет салам, зиратны койма белән тотып алам”, – дип кычкыра башлаган. Елганың теге ягында торучы әбигә дә: “Әйдә дога укы, чыгып җитә алсам, акча бирермен”, – дип әйтеп ташлаган. Әмма чыгып җитүгә, зират белән мәчет турында бөтенләй оныткан. Әбигә дә хәер биреп тормаган. Шуннан әби бик аптырап торган да: “Мөгаен, бу депутат булгандыр, алар халыкка биргән вәгъдәләрен шулай үтәми”, – дигән.

Гади халыкның депутатларга карата фикере менә шундыйрак мәзәкләрдә формалашкан иде. Әмма хәзер заманалар үзгәрде, депутатлар да биргән вәгъдәләрен үти башлады. районы халкы да үзе сайлап куйган депутатлар белән горурлана ала. Алар халкына мәчет белән чиркәү төзергә, мәктәп, мәдәният йортларын төзекләндерүгә зур ярдәм күрсәтә башлады.

Башкалабызның “Казан” милли-мәдәни үзәгендә “Питрәчем –туган ягым” дип аталган якташлык җәмгыяте җыены узды. Анда районнан чыккан күренекле шәхесләр җыелды. Җыен әлеге дә баягы депутатлар ярдәмендә оештырылды.

Ул көнне милли-мәдәни үзәктә бәйрәм рухы, очрашу, җыелу шатлыгы сизелеп торды. Милли киемнәр кигән кызлар кунакларны каршы ала, бер якта “Җәүһәр”, икенче якта “Калинушка” ансамбльләре һәм рус җырларын яңгырата. Фойеда күргәзмә дә оештырылды. Анда Питрәч ипиен, район халкы шөгыльләнгән җәнлек, кош-корт үрчетү тармагы белән танышып була иде.

Соңгы 10 елда Питрәч чын калага әйләнеп бара, ди җыелучылар. Питрәч – Татарстанның иң алдынгы 10 районы исемлегенә дә кертелгән. Якташлар җыенына дәрәҗәле кунак булып килгән Татарстанның Дәүләт Советы рәисе урынбасары Римма Ратникова да үзенең чыгышында соңгы елларда Питрәчнең алга китүен әйтте.

Район башлыгы Шәйхулла Насыйбуллин сүзләренчә, Питрәч районы яшьләрне торак белән тәэмин итү буенча республикада беренчеләр рәтендә. Дәүләт программасы ярдәме белән соңгы дүрт елда 246 фатирлы булган. Питрәчтә туып үсеп, бүген зур җитәкче булып эшләүчеләр дә райондашларына ярдәм кулын сузып тора. Татарстан Дәүләт Советы депутаты, Казан моторлар төзү берләшмәсе директоры Александр Павлов туган авылы Надеждинода мәктәп, мәдәният йорты, сугышта катнашучыларга һәйкәл төзеткән. Мәктәп балаларына “ГАЗель” машинасы да бүләк иткән.

Питрәч җирлегеннән депутат булып сайланучы Рәфкать Кантюков исә райондашларына (Питрәчтә тумаса да, ул районның үз кешесе) һәрьяктан ярдәм итеп торырга тырыша. Ул Питрәчнең мәдәният йортын төзекләндерүгә, Богородский авылында Изге Успения чиркәвен, Питрәч үзәгендәге Җиңү паркын торгызуга зур өлеш кертә. “Питрәчем – туган ягым” җыены вакытында депутатка гозерләр явып торды. Богородский авылында мәдәният йортын, мәктәпне төзекләндерергә кирәк икән. Рәфкать Кантюков булдыра алган кадәр ярдәм кулы сузарга сүз бирде.

Якташлар җыенында ишле гаиләләрне дә сәхнәгә дәштеләр. Мисал өчен, Шәле авылында яшәүче Мөхәммәтгалиевлар тәрбиягә өч бертуган бала алган икән. Мондый батырлык эшләүчеләр Питрәчтә шактый әле. Үзләре 8 бала табып үстерүчеләр дә бар. Андыйларга “Бердәм ” партиясе башкарма комитеты җитәкчесе, Питрәч якташлар җәмгыяте рәисе Виктор Бударин суыткыч бүләк итте. Бер караганда, зур гаиләгә күктән төшкән бүләк инде бу.

Чыннан да, Питрәч төбәге зур җитәкчеләре, олы шәхесләре белән горурлана ала. Русия Мөфтиләр шурасы рәисе, Тәлгать хәзрәт Гайнетдин дә Питрәчнең Шәле авылында туып үскән. Ул да туган ягын онытмый, авылдашлары янына һәрчак кайтып тора. Узган ел мөфтинең энесе Йолдыз Гайнетдин Шәледә мәдрәсә төзетте. Аның ачылышында Равил Гайнетдин дә булган иде.

“Питрәчем –туган ягым” якташлар җыенында сугыш һәм хезмәт ветераннарын, спортчыларны, әдәбият һәм сәнгать әһелләрен сәхнәгә чакырып истәлекле бүләкләр тапшырдылар. Чарага Татарстанның халык артистлары Рушания Юкачева, Айдар Хафизов, филология фәннәре кандидаты Николай Максимов һәм башка бик күпләр кунак булып килгән иде.

Шунысын да әйтергә кирәк: Питрәчтә яшь талантлар үсеп килә. Халыкара “Татар моңы” бәйгесе лауреаты Игорь Дмитриев, “Йолдызлык” конкурсы җиңүчесе Ләйсән Шакирова, Ялта шәһәрендә “Кара диңгез ярында” халыкара сәнгать фестивалендә беренче урынны яулаучы Зөлфәт Габдуллин “Питрәчем – туган ягым” җыенында якташларына моңлы җырларын багышлады.

Саша ДОЛГОВ

Түземлек елы, дип өстәгез

2010 ел – Укытучылар елы, дип игълан ителде. Без инде һәр елны нинди дә булса өлкәгә багышлауга күнегеп беттек. Әдәбият һәм сәнгать, хәйрия, гаилә, спорт, менә хәзер, ниһаять, укытучыларга да чират җитте.

Билгеле бер өлкәгә багышланган елда шул өлкәгә күбрәк игътибар бирелә, шул юнәлештә күбрәк эшләр башкарыла. Әдәбият елында китапханәләрнең, китап кибетләренең роле үсте. Хәйрия елында бар кеше узыша-узыша балалар, йортларына ярдәм күрсәтергә тырышты. Гаилә елында аерылуларны киметү өчен төрле эшләр алып барылды. Спорт елында һәр кешене кыска гына вакыт эчендә (1 елны артык кыска дип саныйм) спорт белән дустанә мөнәсәбәттә булырга, сәламәт яшәү рәвеше алып барырга өйрәттеләр.

Бу елда укытучыларга, аларның олы хезмәтенә игътибар артыр дип ышанасы килә. Яхшылап уйлап карасаң, укытучы белән бәйле булмаган бер генә өлкә дә юк, ләбаса. Әдәбият, сәнгать, мәдәният белән танышу, һичшиксез, мәктәптә башлана. Укытучы, бар көчен куеп, укучыны шушы зур диңгездә йөзәргә өйрәтә. Нәкъ менә мәктәптә, укытучылар ярдәме белән мәрхәмәтлелек, изгелек, ярдәмчеллек кебек төшенчәләр белән танышабыз. Әти-әнигә, туганнарга, гаиләгә хөрмәт, мәхәббәт хисләре дә сабый күңелендә укытучы ярдәме белән кабына.

Түзем булмаган кеше, гомумән, укытучы булып эшли алмас иде. Укытучылар елы дигән сүз янына Түземлек елы дип тә өстәсәк, хата булмастыр. Әлеге ияләренә бары Укытучылар елында гына игътибарны арттырып калмыйча, аларның авыр, җаваплы эшләре һәрвакыт тиешенчә бәяләнсен иде.

Фәнзилә МОСТАФИНА.

Арча районы, Мөндеш авылы.

Мылтыксыз куян аттым

“БГ”га беренче язуым. Газета чынлап торып ошады бит әле. Моңарчы мин аны (гафу итегез) җитди басма дип санамый идем. Ялгышканмын, бик нык ялгышканмын. Күршебез көз көне “ маҗаралары”н алып кереп укытты. Дөрес, ул язма миңа бик ошап җитмәде. Нишләпме? Чөнки анда хәленә төшү сәбәпләре ачып бетерелмәгән шикелле булды. Менә шуннан инде газетаны “бөртекләп” укыдым һәм үтә әйбәт гәҗит икән дигән нәтиҗә ясадым. Алай гына да түгел, почта бүлекчәсеннән белешеп, “БГ”ны алдыручылар белән элемтә урнаштырдым. Хәзер я телефон аша, яки очрашканда газета материаллары турында гәп корабыз. Чыннан да, безнең гәҗит! Башваткычы үзе ни тора! Һәм быел яздырып алам. Ә узган ел күршенекен укып тордым. Ул үзе Чаллыга балалары янына күчеп китте. Ә газетаны хат ташучыга безгә биреп торуны йөкләгән. Шулай итеп, мылтыксыз гына куян аттым бит әле. Җәмәгатемнең сөенүен күрсәгез иде. Газета өчен дип әйтүем. Күрше үзе генә бик сагындыра…

Азат ХАДИЕВ.

районы, Олыяз авылы.

Комментарии