Без дә китаплы булдык!

Ниһаять, безнең Азнакай районы, Татшуган авылы турында да «Тарихи истәлекләр» дигән китап чыкты. Бу китапның авторы – озак еллар укытучы булып эшләгән Шәйхулова (кыз фамилиясе Хаппанова) Рузилә Мөдәррис кызы. Китап кулыма кергәч, бер атна йокламыйча укыдым. Әле аңлап бетердем, бөтенесен дә белдем, дип әйтеп булмый. Тарихи әсәрләрне укырга да, аңларга да авыр бит ул.

Туган авылының тарихын өйрәнүгә, аны авылдашларга җиткерүгә күпме көчен куйган Рузилә Мөдәррис кызына, аның ире Гаптелхәлим улы Фәһемгә ихлас күңелдән рәхмәт әйтәм.

Рузилә сеңлем, бу хезмәтегез артында күпме эзләнүләр, тырышлык, үҗәтлек, йокысыз төннәрдер. Китапны укып чыккач, Гөлҗиһан әбиең ягыннан безнең якын туганнар булуны ачыкладым. Шулай булгач, сеңлем, дип, рәхәтләнеп әйтә алам.

Җиде бабаңны бел, дигәннәр борынгылар. Җиде бабаңны белү өчен бик зиһенле, кызыксынучан, эзләнүчән булырга, тарихны ялкауланмыйча өйрәнергә, вакытыңны кызганмаска, архивлардан мәгълүмат алу өчен чыгымнарны жәлләмәскә кирәктер шул.

Соңгы вакытларда һәр авылның тарихын өйрәнүче, нәсел шәҗәрәләрен төзүче, үзләрен тынгысыз милләтпәрвәр итеп таныткан кардәшләребез арта бара. Алар гасырлар буена буыннан-буынга, телдән-телгә күчеп килгән риваятьләрне, нәсел шәҗәрәләрен бөртекләп җыялар, архивлардагы язмаларны, галимнәр язган фәнни хезмәтләрне өйрәнәләр.

Тарихны белмичә киләчәкне белеп булмый диләр. Авылыбыз тарихын чагылдырган китап авторы Рузилә Мөдәррис кызына, Рузиләнең гаиләсенә, әти-әнисе ягыннан булган туганнарына, шушы китапка мәгълүмат тупларга булышкан авылдашларга, укучыларына, электән үк авылыбызның тарихын барлап барган авылдашларга, барча игелекле бәндәләргә үземнең исемнән, авылдашлар исеменнән зур ихтирам, рәхмәтебез барып ирешсен. Вафат булган авылдашларның рухлары шат булсын.

Рузилә, иҗат юлларыңа ак җәймә! Яңа уңышлар, яңа табышлар белән безне сөендерергә насыйп булсын. Риясыз хезмәтең өчен, авылыбызны таныткан өчен мең шөкер. Бик тә изге эш эшләгәнсең, Рузилә туганым. Изге эшкә юл күрсәтүнең әҗер-савабы да бик зур.

Яшәгән һәр көнебез тарихка әверелә бара. Шунлыктан бер китапта гына бөтен тарихны ачып салып булмый. Татшуганның яңа тарихын, табигатенең матурлыгын, кешеләренең эшләрен мәңгеләштергән китаплар тагын язылсын. Акыллары, белемнәре, хезмәтләре белән хөрмәт казанган Татшуганлылар бик күп әле безнең арада.

 Җәмилә ГАЙСИНА,

 Азнакай районы, Татшуган авылы

Комментарии