Әфганчылар зары: «Таш куйганчы, кеше турында исән вакытында кайгырту дөресрәк түгелме?»

Әфганчылар зары: «Таш куйганчы, кеше турында исән вакытында кайгырту дөресрәк түгелме?»

Без Яңа ел бәйрәмнәренә әзерлек алып барганда, моннан дүрт дистә ел элек булган вакыйгаларны искә дә алмыйбыз. Нәкъ 41 ел элек 25нче декабрь көнне меңләгән әти һәм абыйлар илебез тормышында, йөзләрчә мең совет гаиләсе язмышында чагылыш тапкан вакыйгага – Әфган сугышына кергәннәр иде. «Сугышта катнашканнарны хөрмәтләү түгел, бу көннең мәгънәсен дә белмиләр әле» дигән сүзләр астында 26нчы декабрь көнне Арчада митинг узды. Чарада без дә катнашып кайттык.

«Сугышны күрмәгәннәр генә сугыш турында сөйли, күргәннәр аны сөйләргә үзендә көч таба алмый», – дип сөйләнеп алдымнан атлаучы ике ир-атка ияреп, Арча мәдәният йортына юл тоттым. Ә анда… бер-берсе белән күрешү бәхетеннән елмайган, шул ук вакытта вазгыятьтән канәгать булмаган 80ләп ир-ат җыелган. Читтән караганда бу ир-атларның һәркайсы егет чагында ук Әфган сугышын кичкән димәссең, ләкин кайберсенең сөйләмендә, кемнеңдер атлап йөрешендә, кемнеңдер истәлекләрендә сугыш ачысы нык сизелә иде.

– Мин 1983-1985нче елларда Әфганстанның Җәләлабад шәһәрендә хезмәт иттем. Ул Пакыстан белән янәшә генә урнашкан. Элегрәк егетләр хәрби хезмәттән качып ятмый иде бит, без дә армиягә теләп киттек. Кемгәдер Мәскәүгә, кемгәдер Әфганстанга бару насыйп булды. Ул вакытта миңа 18 яшь иде, – дип авыр сулап искә алды әфганчы Арча «егете» Фәнис Тимашев. – Әфганстанда кораллы бәрелешләр барганын белә идек, ләкин «син Әфганстанга барасың» дигән хәбәрне «ура» кычкырып кабул иттек. Егет кеше илен, гаиләсен, туганнарын сакларга һәм якларга дигән кагыйдә кечкенәдән үк канга сеңгән безнең, шуңа күрә качып ятмадык. Дөрес, безнең сайлау мөмкинлеге бар иде: Әфганстанга бармый калу мөмкин булды, әмма Татарстаннан бер генә егет тә «юк» дип җавап бирмәде.

Ул елны Җәләлабад шәһәренә хәрби бурычын үтәргә Казаннан 280 егет китә. Көн саен аларга башка күрше республикалардан 200ләп егет кушыла. Әле генә мәктәпне тәмамлап, илен сакларга килгән бу егетләрнең күңелендә нәрсә булганын бер үзләре һәм Аллаһ Тәгалә генә беләдер.

– Иң куркынычы – бүген яныңдагы иптәшеңнең иртәгә үле гәүдәсен күрү иде, – дип дәвам итте сүзен Фәнис абый. – Күз алдында бит ул. Миңа бергә укыган иптәшләрем, райондашларым белән хезмәт итү бәхете елмайды. Бер-беребез өчен куркып тора идек. Аллаһка шөкер, исән-имин туган якларыбызга кайтып җиттек. «Герой» булып йөрмәдек, йөрмибез дә. Үзебезнекен үзебез генә беләбез. Әле дә шалтыратышып, очрашып торабыз. Һәлак булган иптәшләребезнең каберләренә дә ел саен барырга тырышабыз.

Арча районыннан Әфганстанга хезмәткә 150гә якын егет китә. Шуларның 3есе генә яу кырында үлеп калса да, бүген бу баһадир «егетләрнең» 47се 60 яшькә дә җитмичә төрле авырулардан вафат булганнар рәтендә. Һәм бу сан елдан-ел арта. Бер Арчада гына түгел, Татарстанның һәр районында да Әфган сугышында катнашкан һәр өч кешенең берсе үлеп бара. Митингка Саба, Теләче, Биектау, Әтнә районнарыннан килгән әфганчылар да бу сүзләрне дәлилли. «Әфган кырларында яшьли сәламәтлекләрен какшатып кайткан егетләр бүген 65 яшькә кадәр эшләргә тиешме? Үлгәннән соң хөкүмәт ветеран кабере өстенә мәрмәр таш куйдыра. Ул ташны куйганчы кеше турында исән вакытында кайгырту дөресрәк булмасмы?» – ди алар беравыздан. Бу сорауларда әфганчыларның җыелу сәбәбе дә ачык чагыла: ник ватан куйган бурычны үтим дип сугышка кергән бу кешеләргә бернинди ташламалар да каралмаган соң?

– СССР таркалганчы, әфганчыларга ярдәм бар иде. Җир салымы дисеңме, юл салымы дисеңме – түләтмәделәр, яки бары тик ярты бәясен генә түли идек. Югары уку йортына кергәндә дә конкурс үтәсе юк иде. Балаңны балалар бакчасына биргәндә дә ташламалар каралды, чиратта торасы, акча түлисе булмады, – дип сөйләде Фәнис Тимашев. – Ә хәзер нәрсә? Боларның берсе дә юк.

Аның каравы, хөкүмәт хәзер ветераннарга акча бирә. Ай саен уч тутырып 3062 сум акча ала алар. Ул акчаның ай буена ипи генә ашап торырга да җитмәячәген аңламыйлар, күрәсең.

– Мин 17 ел буе фатир алырга чиратта торам инде, – ди көлеп Саба районыннан килгән Мәүлет Миңгалиев. – Армиядән кайткач ук чиратка баскан идем, әле һаман чиратым килеп җитми. Ирләрнең үз проблемаларын шулай көлеп хәбәр итүләре дә чарасызлыкны күрсәтә. Ничә ел хөкүмәт башлыгына язган хатлары да җавапсыз калган аларның.

Моңа да карамастан, әфганчылар җыелып, үзләренең тавышын ишеттерү, сугыш хәрәкәтләрендә катнашучыларның таләбен җиткерү теләге белән янып йөри. Бүген дә шуңа бер адым ясаганнар. Арча районы башлыгы Илшат Нуриев та: «Без кулыбыздан килгәнне эшләргә тырышабыз, ләкин район гына күпләгән ташламалар бирүне күтәрә алмый», – дип белдерде. Бөтенрусия күләмендә төзелгән «Сугыш хәрәкәтләре ветераннары – хакыйкать өчен» иҗтимагый оешмасы Русия Президенты В.В.Путинга мөрәҗәгать белән дә чыккан. Анда сугыш хәрәкәтләрендә катнашкан ветераннарга игътибар, Советлар Союзы вакытындагы өстенлекләрне һәм башка социаль программаларны кире кайтаруны таләп иткәннәр.

«Бүген ил азатлыгы өчен кан койган Бөек Ватан сугышы, тыл ветераннары алдында баш иябез. Хөкүмәт тарафыннан аларга хөрмәт зурдан – монысы бик яхшы. Тик ни өчен Әфганстан, Төньяк Кавказ һәм башка локаль сугышларда катнашып, ил мәнфәгатьләрен яклаган ветераннарга караш җитәрлек дәрәҗәдә түгел? Фашист илбасарларыннан илне саклап Мәскәү янында кан койган солдатның да, Әфганстанда сугышкан солдатның да каны, гомере, сәламәтлеге бер түгелмени соң? Бүген, чын мәгънәсендә, сугыш ветераннарына игътибар юк. Хәтта вокзал һәм аэропортларда «Сугыш ветераннары һәм аларга тиңләштерелгәннәргә чиратсыз» дигән язулар да юкка чыкты. Башка ташламалар турында әйтәсе дә юк», – диелә мөрәҗәгатьтә.

Күңелләренә иң тигәне шул – әфган кырында барысы да бертигез дәрәҗәдә сугышкан, бертөрле шартларда яшәгән, әмма республика кысаларында Татарстан әфганчылары «кысрыклана». «Регионнар арасында да ветераннарга караш төрлечә. Без бүген җиргә дә, машина өчен дә салым түлибез. Ә күрше Башкортстан, Мари Илендә салымга ташламалар каралган, коммуналь хезмәт өчен түләүләрнең дә ярты бәясен генә түли алар», – ди Арча районындагы Яңа Кенәр авылында яшәүче Рашат абый Салихҗанов.

САН

Совет гаскәрләренең Әфганстандагы югалтулары – 15031 солдат һәм офицер. СССР КГБ хезмәткәрләре – 585 кеше, СССР Эчке эшләр министрлыгы хезмәткәрләре – 28, хәрби советниклар, белгечләр һәм тәрҗемәчеләр – 180 кеше.

Әфганстанда гомуми санитар югалтулар – 469 685. Шуларның 53 753е яраланган, контузияләнгән, 415 392се авырудан үлгән. 417 кеше хәбәрсез югалган яки әсирлектә калган, шуларның 130ы 1999нчы елның 1нче гыйнварына гына әйләнеп кайткан.

Әфган сугышында Татарстаннан 11,5 меңнән артык кеше катнашкан, шуларның 300гә якыны һәлак булган.

Рәйдә НИГЪМӘТҖАНОВА,

Казан-Арча-Казан

Комментарии