«Алло, Безнең гәҗитме?»

«Алло, Безнең гәҗитме?»

САТЛЫКҖАННАР АРТА

Милләтебезне таныткан шәхесләргә дәрәҗәле исем бирәләр, газета-журналларда, радио-телевидение тапшыруларында да аларга дигән мактау сүзләрен кызганмыйлар. Татар халкы андыйлар белән горурланып яши. Тик тора-бара бу шәхесләр татарлыктан читләшә. Андый сатлыкҗаннарның спортчылар, музыкантлар, җырчылар арасында барлыгын беләбез. Мисал өчен җырчы Эльмира Кәлимуллинаны алыйк. Татарстан хөкүмәте аңа атказанган артист исемен бирде. Күптән түгел Эльмира Евгений дигән кешегә кияүгә чыкты. Аның җырларын яратып тыңлый идем, бу хәлдән соң Эльмираның җырларын тыңламаячакмын. Татарның татарлыгы күңелендә булсын иде.

Сәгъдулла ШӘЙХУЛЛА-ӘНӘЛЕ,

Казан шәһәре

ЭЗЛИСЕ ЮК – ҮЗЕМДӘ

Гүзәл Уразованың «Өебезнең терәге син, әти…» дигән җыр юллары һәрчак күңелемдә йөри. Яшем 80 ягына чыкса да, шуны тыңлаганда үзәкләрем өзелә. Әллә бик моңсу җыр, әллә тормышыма туры килә. Безнең терәгебез дә, бүләгебез дә әни булды. «Әле дә әни бар», – дия торган идек. Мин «әти» дигән сүзне белми идем. Иптәш кызларымның әтиләре бар иде, ә безнең күрше малайның да әтисе юк иде. Без гел шуның белән йорт нигезендә уйный идек. Менә шулай мәктәпкә кердем, язу таный башладым. Безнең йортта бер сандык бар иде. Бервакыт мәктәптән кайттым да, шул сандыкны ачтым. Аның эчке ягына «Безнең әти юк. Ул сугышта үлде» дип язып куйганнар. Шул язуны кат-кат укып, «безнең әти дә булган икән» дип уйладым. Шул язуны көнгә әллә ничә кабат укый идем. Шул чакта әтине күргән кебек була торган идем. «Безнең гәҗит»нең «Яралы язмышлар» сәхифәсендәге язмаларны яратып укыйм. Үземдә дә шундый язмыш булгачмы, гел гәҗитнең шул битен актарам.

Фәнзия НАСЫЙБУЛЛИНА,

Алексеевск районы, Әшнәк авылы

ШТРАФ САЛДЫЛАР

Совет вакыты, безнең авылның райком кибетендә Әминә апа эшли иде. Салкын чак, мичкә ягылмый, урам температурасы белән эчтәгесе бертөрле диярлек. Бу хакта борчылучы юк, план үтисе, товар сатасы бар. Җитмәсә, тикшерүчеләр дә борчып тора. Беркөнне тикшерүчеләр килеп, кибет тикшерәләр икән. Әминә апа боларны бик ошатып бетерми. «Бу кайчангы чебеннәр?» – дип сорыйлар икән болар ике тәрәзә арасындагы үлгән чебеннәргә күрсәтеп. Әминә апа сүзгә кесәгә керә торганнардан түгел: «Мин кайдан белим, аларның этикеткалары юк бит», – дип җавап кайтарган. Тикшерүчеләргә бу җавап ошамаган, штраф салып киткәннәр.

Бер укучыгыз,

Мөслим районы, Шура авылы

***

Узган атнада укучыларыбыздан менә шундый шалтыратулар кабул итеп алдык. Соравыгызга җавап тапмасагыз – борчылмагыз, димәк, аңа җавап эзләнә. Яңа ел каникуллары сәбәпле, турыдан-туры элемтәнең чираттагысы киләсе елда 13нче гыйнварда 10нан 13:00 сәгатькә кадәр булачак. Сорауларыгызны, зарларыгызны һәм фикер-тәкъдимнәрегезне башка вакытта да җиткерергә мөмкин. Иң кулай ысулы – редакция номерындагы ватсапка: тәүлекнең теләсә кайсы вакытында язарга, аудио-видео хәбәрләрегезне җибәрергә була. Редакциябезнең телефоны – (843)239-03-53. Шулай ук кесә телефоныннан да шалтыратырга була: 8927-039-03-53.

Мөрәҗәгатьләрне Рәйдә НИГЪМӘТҖАНОВА кабул итеп алды

Комментарии