«Алло, Безнең гәҗитме?»

«Алло, Безнең гәҗитме?»

«ТНВ» БҮЛӘК ЯСАДЫ

21нче ноябрь көнне «ТНВ-Планета» каналыннан Ришат Төхватуллинның концерты күрсәтелде. 3 сәгать буе рәхәтләнеп карап утырдык. Аның матур җырлавы, зәвык белән киенүе күңелемә сары май булып ятты. Ә инде Ришатның әнисе Розалия ханым сәхнәгә чыгып, язган шигырьләрен укуы һәм матур итеп җырлавы белән концертка икеләтә ямь өстәде. Бу концерт ирем белән яши башлаганыбызга 45 ел тулган көннәрдә булды. Нәкъ 45 ел элек ике шимбә рәттән туебызны гөрләткән идек. Ришатның концертын шушы гаилә бәйрәмебезгә бүләк итеп кабул иттек. Илһам Шакиров премиясе булдырылды, диләр. Мин бу премияне «чәң-чәң» килеп җырлаучы карт җырчыларга түгел, халык яратып тыңлый торган яшь буын җырчыларына бирер идем.

Рафилә ФӘТТАХОВА,

Кукмара районы

МИЛЛӘТКӘ КАРШЫ

«Безнең гәҗит»нең 41нче санында (14нче октябрь, 2020нче ел) Рәүф Ибраһимовның «Хәтер көне хәтердә» исемле мәкаләсе басылып чыккан иде. Анда сүз Хәтер көнен рәсмиләштерү мәсьәләсенең көн тәртибенә дә кертелмәве турында бара. Шунысы аянычлы, парламентта 25 татар депутатының – тугызы бу мәсьәләнең көн тәртибенә кертелүенә каршы булган. Шундыйларның икесен генә язып үтим. Берсе – халык шагыйре Роберт Миңнуллин, икенчесе – Ренат Харис. Милләттәшләребезнең бу гамәлен ничек аңларга соң?.. Һәр кешегә уйланырга урын бар дип уйлыйм.

Сәгъдулла ШӘЙХУЛЛА-ӘНӘЛЕ

Казан шәһәре

ТЕЛНЕ КЫСРЫКЛЫЙЛАРМЫ?

Мәктәпләрдә татар теленә тискәре караш бармы? Татар теле укытучыларына эш планнарын рус теленә тәрҗемә итү мәҗбүри таләп, дигән сүзләр ишеттем. Бу татар теленә карата дискриминация була түгелме? Ул нинди законга нигезләнеп эшләнелә? Чит тел укытучылары да укыту планнарын рус теленә тәрҗемә итәргә мәҗбүрме?

Расих ҖӘЛӘЛ,

Казан шәһәре

Сезнең соравыгызга Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының Матбугат хезмәте җитәкчесе Алсу Дәвис кызы Мөхәммәтова җавап бирде:

– Юк, эш планнары укытучылар тарафыннан шәхси куллану һәм дәрес эшчәнлеген оештыру өчен төзелә. Димәк, татар теле укытучылары аларны татар телендә алып бара. Закон нигезендә һәр ата-анага уку курсы турында мәгълүмат бирү, эш программасына аннотация мәктәп сайтында урнаштырыла, ул ике (рус һәм татар) телендә төзелә. Эш программасы татар телендә алып барыла. Шул ук вакытта, программаларны тәрҗемә итү таләп ителми, чөнки татар теле һәм әдәбияты буенча башлангыч, төп һәм урта гомуми белем бирү программалары федераль мәгариф программалары реестрына кертелгән һәм сайтка урнаштырылган. Ә чит телләр буенча программаларны аннотацияләү рус телендә алып барыла. Мәктәп сайтларына карата таләпләр «Интернет «мәгълүмат-телекоммуникация челтәрендә мәгариф оешмасының рәсми сайтында урнаштыру һәм мәгариф оешмасы турында мәгълүматны яңарту кагыйдәләрен раслау турында» 10.07.2013 ел, № 582 РФ Хөкүмәте Карары белән расланган».

АВЫРУЛАРДАН ДА ДӘВАЛЫЙ

Хәзер халык ничә ай дәвамында битлек кия. Шәһәрен әйтеп тә тормыйм, авылында да битлексез кеше сирәк күренә. Кеше саф һава да суламый. Ул аптека битлекләре зыянлы бит. Кислород сулыш органнарына керми, дигән сүз. Шактый еллар больницада эшләдем, анда гел озонатор кулланалар иде. Хәзер кайбер кеше йортында да күрергә була аны. Ул һаваны гына чистартып, микробларны гына үтереп калмый, күп авырулардан да дәвалый. Тән бозылса яки тәнең пешсә дә, озонатор ярдәмгә киләчәк.

Рәмзия апа,

Казан шәһәре

Редакциядән: битлеккә каршы чыгучылар, аны алыштырырлык чарасын да тәкъдим итсеннәр иде. Озонаторны урамда күтәреп йөреп булмый бит… Аннан соң, бүгенге кыйммәтчелек заманында аны һәр кешегә сатып алырга киңәш итү – бик үк дөрес булып бетә микән?!

БОРЧЫГАНЫ ӨЧЕН РӘХМӘТ!

Айгөл Закированың «Күрше кызы төне буе су агыза» (28нче октябрь, 2020нче ел) дигән язмасы герое мин. Бу Миләүшә дигән кыз мине 11 ай буе җәфалаганнан соң, күченде. Менә инде 15нче ноябрьдән бирле бернинди кран да шыгырдамый, су да акмый. Бик зур рәхмәт әйтәсем килә. Аллаһы Тәгалә безгә сабырлык һәм сәламәтлек бирде, табиблар безне үлемнән алып калды. Чирләгәнгә ышанмадылар, ләкин мин кечкенәдән ике култык таягы белән үскән кеше. Миләүшәгә дә, аның әнисе Рәйсә ханымга да бик зур рәхмәт! Кызларының алдавына ышанып, алга таба да шулай яшәсеннәр.

Әнисә ХӘЕРТДИНОВА,

Чаллы шәһәре

КАНЛЫ ҮЛӘН БУЛЫША

«Безнең гәҗит»нең 25нче ноябрь санында (№47) берәү «аяк эчендә нерв йөри, төннәрен йоклый алмыйм» дип язган иде. Үзем файдасын күрә торган бер ысулны әйтеп карыйм әле. Канлы үләнгә (чистотель) кайнар су агызып, берничә сәгать төнәтергә, аннары шул төнәтмә белән аяк өсләрен сыпырырга кирәк. Яңа өзеп алынган үлән булса бигрәк әйбәт инде, бәлки, кипкән үлән дә бара торгандыр. Төнәтмәне аякка тидергәч, сөртәсе дә, су белән юып төшерәсе дә түгел. Шул килеш кипсен. Бармак аралары кызарганда да файдасы бар моның.

НУРИЯ,

Арча районы

Редакциядән: ИГЪТИБАР! Халык медицинасын кулланыр алдыннан табиб белән киңәшләшү мәслихәт.

СТАЛИН БЕЛӘН СУГЫШМАГЫЗ

«Безнең гәҗит»нең 10нчы ноябрь санында Сталин турында берничә язма басылды. Үзем дә аның турында шактый гына мәкаләләр яздым. Безнең буын аны ихтирам итә, чөнки ул дәүләткә 30 ел хезмәт итә. Сугыш вакытында да, Кремльне ташламый, нинди көчле Германияне җиңеп чыга. Сугыштан соңгы җимерекләрдән заводлар төзи. Сталин үзе чит илләргә чыкмады, аннан кеше кертмәде. Илдә тәртип булды. Хәзерге буын кешеләре генә тәнкыйтьли аны. Сталин төзегән Советлар Союзын, Горбачевка таратырга ирек бирделәр. Шуңа хәзер бөтен дөньяны караклар басты. Югарыда эшләүчеләрнең әллә ничә миллион сумнар үзләштерүе дә расланды. СССРның бөтен байлыгын күптәннән сатып бетерделәр. Менә бер мисал китерәм әле, бу турыда язучы Гәрәй Рәхим телевизордан сөйләде. «Әтием колхоз председателе булып эшли иде. Сталинның үлеме турындагы хәбәрне бик авыр кичерде. Хрущев аның шәхес культын ачкач, шул кайгыдан бөтенләй үлеп китте», – дип сөйләде. Менә бит, элеккеге буын ничек хөрмәт иткән. Хәзерге буын моның турында белми. Сталин белән сугышмагыз! Тыныч кына ятсын. Дөньяда аның кебек идарәчеләр булмады әле.

Мөҗәһидан МОРТАЗИН,

Мөслим район, Исәнсеф авылы

Редакциядән: үзләре дә сизмәстән, кайберәүләр редакция эшчәнлегенә цензура кертмәкче. «Безнең гәҗит» төрле тарафлы фикер ияләренә курыкмый урын бирә. Еш кына ул карашлар редакция фикере белән чагышмаска да мөмкин. Бу очракта да шулай. Сталинны бөек даһилар дәрәҗәсенә күтәрүчеләргә генә сүз биреп, ул корган репрессия машинасы аша үткәннәрне тыңламасак, мәсәлән. Нахак гаепләр белән төрмәләрдә, лагерьларда газап чигүчеләрне бүгенге көндә дә аңламасак, минем уемча, репрессия әле дә дәвам итә, дип кабул итәргә була. Тарихны матурлап түгел, чын дөресен аңларга кирәк. Шул исәптән миллионлаган галимнәрнең, акыл ияләренең, уйлы кешеләрнең репрессиягә дучар ителүе, күпләренең ярлыкауны күрми дә җәзалануы турында да онытмаска. Бу репрессия машинасы Сталин вафатыннан соң гына туктатыла. Гомумән, Русия патшалардан беркайчан да уңмаган. Аның борынгыларын да, бүгенгеләрен дә, шул исәптән Сталинны да изгеләштермик. Колхоз рәисе авылы өчен җавап тота, ил башлыгы – иле өчен, андагы тәртип өчен, нахагы, гаебе өчен.

«Безнең гәҗит» киләчәктә дә тарафсыз эшләячәк, димәк мөнбәребездә каршылыклы фикерләр дә булыр. Тик аларда бер-береңне мыскыллау, түбәнсетү генә булырга тиеш түгел. Юкса, газетада басылган кайбер мәкаләләр өчен, минем үземә дә шәхсән шалтыратып тавыш куптаручылар булгалый. Әдәпле, тәрбияле булыйк!

Ихтирам белән, Илфат ФӘЙЗРАХМАНОВ

***

Узган атнада укучыларыбыздан менә шундый шалтыратулар кабул итеп алдык. Соравыгызга җавап тапмасагыз – борчылмагыз, димәк, аңа җавап эзләнә. Сезнең белән һәр атнаның чәршәмбесендә 10нан 13:00 сәгатькә кадәр турыдан туры элемтәдә аралашабыз. Сорауларыгызны, зарларыгызны һәм фикер-тәкъдимнәрегезне башка вакытта да җиткерергә мөмкин. Ләкин катлаулы мәсьәләләр бары тик шул элемтә вакытында гына кабул ителә. Редакциябезнең телефоны – (843)239-03-53. Шулай ук кесә телефоныннан да шалтыратырга була: 8927-039-03-53.

Игътибар, эпидемия чорында редакциягә килми торуыгыз сорала. Мөмкин булса, телефон аша сөйләшергә, ихтыяҗ туганда гына очрашырга.

Мөрәҗәгатьләрне Рәйдә НИГЪМӘТҖАНОВА кабул итеп алды

Комментарии