- 01.12.2018
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2018, №48 (28 ноябрь)
- Рубрика: Тормыш сулышы
Милли телләрне саклау һәм өйрәнү фонды оештыру турында фәрманга Русия Президенты Путинның кул куйганлыгы мәгълүм булды. Фәрман «Русия дәүләтенең тарихи-мәдәни мирасы һәм рухи байлыгы булган Русия халыкларының туган телләрен саклау һәм өйрәнү өчен шартлар тудыру» дип тә атала икән.
Матур булып күренергә тырышу сөекле затларыбызга гына түгел, дәүләтләргә дә хас күренеш ул. Дәүләт дигәнең асылда империя булганда аеруча да әһәмиятле. Шул максаттан Русия бюджетында «…на улучшение имиджа России…» өчен 2013нче елда ук 32 миллиардтан да артыграк акча каралган иде. Русия йөзе күпмегә матурайгандыр, әйтүе кыен. Сахалин өлкәсе башлыгының үз йөзен-имиджын матурайтыр өчен ул елларда 700 миллион тирәсе акча кулланасы икәне генә мәгълүм булды. Үткән биш ел дәверендә күпме «сулар акканын», ягъни Украинаның Көнчыгышында, Сүриядә һәм дә Русиянең үзендә тарихи-мәдәни мирасыбызга, телебезгә карата булган хәлләрне искә алсак, югарыда әйтелгән миллиардларны берничә мәртәбә тапкырласаң да аз булыр кебек тоела.
Күп милләтле илдә матур булып күренүнең, ягъни шартлар тудыруның иң үтемле ысулы, минемчә, һәр милләткә дә ихтирам, үзең кабул иткән Төп Законыңда теркәлгән хокукларны санга санау ул. Мәгариф системасыннан «нацмен»нар телен кысрыклап чыгарасыз икән, федерацияне хасил итүче субъектларга, бигрәк тә милли республикаларга үзләренең милли-мәгариф системаларын булдыруларын хуплау 4нче ноябрьгә билгеләнгән милләтара дуслыкка дәлил булыр иде. Яшь буынны тәрбияләү һәр милләтнең үз вазыйфасы. Шул рәвешле көндәшлек, ягъни конкуренция башлана икән, «өлкән агай» да сүздә генә түгел, гамәлдә дә үз тәрбияләү ысулының өстенлеген исбатлый алыр иде.
Максат, дигәннән, фондны оештырмыйча да тарихи-мәдәни мирасыбызны, рухи байлыгыбызны, ана сөте илә кергән туган телебезне саклар өчен шушы каһәрләнгән 309нчы законсыз законны гамәлдән чыгарудан башларга иде. Чыгармадылар. Фонд оештыруның асылы, максатлары шушы тарихи-мәдәни мирасыбызны, рухи байлыгыбыз булган телебезне юк итәргә омтылучыларны бүләкләү түгелме икән?
Татарстан Республикасы Аксакаллар Шурасы исеменнән
рәис Рәүф ИБРАҺИМОВ,
Казан шәһәре
Комментарии