- 01.12.2018
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2018, №48 (28 ноябрь)
- Рубрика: Тормыш сулышы
Татарстан Республикасы Президенты
Р.Н.Миңнехановка
Татарстан Республикасы Дәүләт Советы рәисе
Ф.Х.Мөхәммәтшинга
(Ачык хат)
Чаллы шәһәрендә башлангыч сыйныфларда татар телендә укыта дип саналучы бердәнбер мәктәп – М.Вахитов исемендәге 2нче татар гимназиясе бар. Әлеге уку йортына шәһәрнең барлык почмакларыннан татар зыялылары, галимнәр дә үз балаларын һәм оныкларын укырга йөртә.
Яңа уку елы башында гимназиядә узган җыелышта ата-аналар татарча укытуны дәррәү алкышлады. Тик, шундый вәзгыять булуга карамастан, татар телендә белем бирү өчен шартлар тудырылмый. Мәсәлән, гимназиянең 4нче сыйныфлары математикадан татарча дәреслекләр белән җитәрлек күләмдә тәэмин ителмәгән. Дәреслек җитмәүгә сылтап, татар сыйныфларында укучыларга урыс телендә белем бирелә. Укучылар дәрестә урысча җавап бирергә мәҗбүр. Бу хәл һәр уку елында кабатлана. Киләсе уку елы өчен дә дәреслекләр бастыру планга кертелмәгән. Татарча эш дәфтәрләре, методик ярдәмлекләр, имтиханга әзерләнү җыентыклары, электрон әсбаплар әзерләп чыгару мәсьәләсе, елдан-ел күтәрелсә дә, бүгенгәчә хәл ителми.
Әлеге көнүзәк мәсьәләләрне кирәкле күләмдә акча бүлеп биреп хәл итүне сорыйбыз.
Гимназиядә укучыларның ата-аналары исеменнән,
Т.Җ.ӘХМӘДИШИН,
Чаллы шәһәре
Комментарии