Бездә кунакта – «Молодёжь Татарстана» газетасы

Татарстанның теләсә-кайсы почта бүлегендә язылып була. Индексы – 54120, ярты елга язылу бәясе – 253 сум 86 тиен.

Басма турында белешмә: “Молодёжь Татарстана” (элекке “Комсомолец Татарии”) – бай тарихлы газета, республикабызда нәшер ителә торган иң “өлкән” басмалардан санала. Моннан бер ай элек, 25 октябрьдә, аның 90 еллыгы билгеләп үтелде. Хәзер газета рус телендә атнага бер тапкыр 16 битле булып чыга. Исеменнән аңлашылганча, “Молодёжь Татарстана” – яшьләр тормышы турында яза, студентларны борчыган проблемаларны күтәрә. Икътисадый кризис башлангач, Татарстанда мондый форматта чыгучы башка басмалар ябылган, “МТ” исә гамәлгә куючы оешманың матди ярдәме белән аякта басып калды.

Газетада кыю фикерле, илебезнең бүгенге халәтеннән канәгать булмаган яшь журналистлар эшли. Җитәкчеләре – Булат Сруров (укучыларыбыз аны, бәлки, телевидениесендә хәбәрче буларак истә калдыргандыр).

Игътибарыгызга “кунагыбызның” җәмгыятьтә шау-шу куптарган соңгы язмаларның берсен тәкъдим итәбез. Мәкалә тәрҗемәдә, кыскартылган вариантта бирелә.

фанатлары спецназ белән “танышты”

25 сентябрьдә спецназ “Рубин” футбол клубының 42 җанатарын кулга алып, 7 тәүлеккә төрмәгә ябып куя. Янәсе, тегеләр Пермьнең “Амкар” тарафдарларын кыйнамакчы булган (Ул көнне Казанда ике команданың матчы узды). Милициянең мондый кырыс алымын спорт сөючеләр “гражданнар хокукларын бозу” дип атый. Эчке эшләр министрлыгында исә башкачарак уйлыйлар. “МТ” әлеге бәхәскә җирлек биргән көн картинасын торгызырга тырышты. Кулга алынган егетләр арасында редакция вәкиле дә булган…

“Амкар” белән “Рубин” фанатлары, йомшак кына әйтсәк, бер-берсен өнәп бетерми. Мәсәлән, чемпионатының агымдагы сезонында казанлылар Пермьдәге очрашуны карарга автобуста барган. Кире кайтканда, кунаклар юлын “Амкар”ның күпсанлы җанатарлары кисә. Дөмбәсләшергә туры килә. Билгеле, хуҗалар җиңә.

Кунак ашы – кара-каршы, диләр бит. Ачулары ташып торган “рубинчылар” 25 сентябрь җиткәнен бик зарыгып көткән, билгеле. Ниятләре – “Амкар” тарафдарларын Казанга килеп җиткәнче үк юлда каршы алу. “Ипи-тоз” белән түгел, әлбәттә.

МАМАДЫШ ТРАКТЫ

Очрашу урыны итеп Константиновка бистәсе янындагы зур кибет парковкасы билгеләнгән. Беренче җиңел бирегә иртәнге 7 туларга 15 минутта килеп туктый. Тиздән аларга тагын 6 җиңел һәм 2 “ГАЗель” кушыла, янә бер микроавтобусны гына көтәсе кала. Әмма ул әле юлда чакта, парковкада башка сценарий буенча куелган “спектакль” башлана.

ягыннан парковкага керү юлын кинәт “КамАЗ”ы каплый, ә каршы якны караңгы тәрәзәле, чия төсендәге “ВАЗ-2107” “бикләп” куя.

“Ятыгыз, әнчекләр!…” – дип акыра йөк машинасыннан йөгереп килүче ОБОР (тиз һәм оператив һөҗүм итү отряды) вәкилләре. “Барыгызга да басарга!”, – дип боера “җиделе”дән чыккан милиция офицеры, боерыгын сүгенү сүзләре белән шәпләп ныгытып.

Җанатарларның күбесе погонлы кунаклардан качарга уйламый да, ә менә унысы, бәхетләрен сынап карамакчы булып, алга ыргыла һәм эзәрлекләүдән котылып кала. Урманга йөгергән ике егеткә сәгатьтән артык сазлыкта ятарга туры килә. Өчесе якындагы тукталышка барып җитә һәм маршрут автобусында Казанга юнәлә (әлеге фотоларны шулар төшереп алган).

ҖИР-АНА КОЧАГЫНДА

Сентябрь иртәсе шактый салкынча. Шунлыктан җанатарлар милиция килгәндә машина эчендә, җылыда утырган була. Спецназ исә вакланып тормый – егетләрне киемнән өстерәп ала да “Асфальтка йөз белән!” – шалт… Каршылык күрсәтергә җыенганнарны резин аргумент бик тиз тынычландыра.

– Барыгызга да ятарга! Селкенмәскә! Сөйләшмәскә! Башны күтәрмәскә! – аларга бик үтемле аңлаталар. Беркем дә бер сүз дәшми.

Соңрак бар фанатларны бер рәткә тезеп салалар. “Спектакльдә” катнашучылар соңгы “ГАЗель”нең килеп җитүен көтә. Сәгать 7 тулып 35 минутта җир-анага сузылып ятучыларга өченче микроавтобуста килгән дуслары кушыла.

Асфальтка карап ятучыларның берсе сумкасына башын куеп йокыга киткән. Аны солдат ботинкасы уята. Кораллы абзый сумкадан пластик кефир шешәсе алып суза:

– Тешең белән ач.

– Ачмыйм, – ди тегесе.

Милиционер эчемлекне каршы дәшүченең аркасына агыза. Әлеге егет газетабызның спорт хәбәрчесе Тимур Гайнетдинов булып чыга. Аңа фанатлар тормышын эчтән өйрәнергә кушылган иде.

“СЫЕК” ДӘЛИЛЛӘР

Штат киемендәге хезмәткәрләр тентүгә керешә. Берничә кешедә эластик бинтлар һәм боксерларның тешен саклаучы капалар табыла. Балигъ булмаган бер үсмер кесәсеннән шөреп боргыч чыгаралар.

– Ниндидер маразм бу, – дип сөйләде редакциягә килгән җанатарларның берсе. – Белүемчә, кесә телефоны өчен отвертка булган ул, юлда нәрсәсендер ремонтларга җыенган. Тагын берәүдә кастет тапканнар, тик моны беребез дә күрмәдек. Үземне тентегәндә, машиналарга караган идем – аларның номерларын алганнар. Аннан соң сүз чыгардылар. Янәсе, без ДАИ постыннан посып кына үтәр өчен шулай эшләгәнбез.

Номерсыз җиңел автомобильләрне эвакуаторлар алып китә. Шәхси фирмада ялланган “ГАЗель”ләргә тимиләр.

Тентегәннән соң, 54 кешене бер “КамАЗ”га кертеп тутырганнар. Арестантларга җырларга кушалар. Дирижер таякчыгы урынына – резин чукмар. Хәер, текстлар гади: “Без Казан милициясен яратабыз”, “Казан милициясе – шәһәребез намусы һәм горурлыгы”. Шыплап тулган йөк машинасы Совет районы эчке эшләр идарәсенә юнәлә.

СУДНЫ КӨТКӘН АРАДА

Пассажирлар конвой күзәтүендә спорт залына кереп тула. Вакыт “күңеллерәк” узсын өчен, чүгәләргә, сикереп торырга һәм кул чабарга боералар. Шул рәвешле вакыты якынлаша.

Балигъ булмаганнарны бер-бер артлы алып чыгып, аңлатма яздыра башлыйлар. Аннары чират 18 дән узганнарга да җитә. Җанатарлар барысы да бер үк төрле аңлатма бирергә карар кыла: янәсе, кичке уенга кадәр табигать кочагында ял итәргә, футбол уйнарга җыендык.

– Нишләп әле без аларга ни сәбәпле шул кибет янында җыйналганны аңлатырга тиеш, милиционерлар үзләре ачыкласын, – ди фанат. – Аларның эше шул ич! Ә Русиядә әлеге ниятләр өчен хөкем итмиләр. Миңа үрнәк буенча аңлатма язарга куштылар. Төгәл цитатаны да хәтерлим: “…фанатларның үзара дусларча кыйнашуына бара идем”. Болай язудан баш тарттым, тик шунда ук үзем турында бик күп “яңалык” белдем, алдагы перспективаларым белән таныштым. Шулай итеп, мин дә “дусларча тукмашырга киттем” дияргә мәҗбүр булдым.

Кичке 10 җитүгә, балигъ булмаганнарны өйләренә кайтарып җибәргәннәр, калганнар ул төнне милиция бүлекләрендә уздырган.

НИЯТЛӘГӘН ӨЧЕН ДӘ ТӨРМӘ

Иртән мировой судья кулга алынганнарның барысына да хөкем карары чыгара. Күпчелек фанат хулиганлык өчен (РФ Административ хокук бозулар кодексының 20.1 маддәсе) 7 тәүлеккә иректән мәхрүм ителә, икесеннән штраф кына түләтәләр.

Хәбәрчебез судья Эрнст Мортазинга, журналист таныклыгын күрсәтеп, үзенең эш буенча йөргәнен аңлатырга маташа. Тик ул барыбер “җәмәгать урынында сүгенгән” дигән уйдырма сәбәп аркасында бер атналык “мәҗбүри ялга” җибәрелә.

Шул ук көнне 42 кеше Казанның Киров районында урнашкан махсус приемникка китерелә. Иректә калган фанатлар, “Рубин”–“Интер” матчына алган билетларын кире тапшырып, шул акчага хөкем ителгән иптәшләренә азык-төлек ташый башлый.

“Молодёжь Татарстана”, 1.10.2009

P.S. Министр җавабы

Әлеге мәкалә эчке эшләр министры Әсгать Сәфәровны битараф калдырмаган. Газета чыкканнан соң икенче көнне үк ул, мәгълүмат чаралары җитәкчеләрен җыеп, үз позициясен җиткерде. Министр әйтүенә караганда, бу очракта милиция “бераз тупасрак, әмма дөрес эшләгән”. Чөнки массакүләм кыйнашуны булдырмыйча, алар ничә яшь кешенең гомерен һәм сәламәтлеген саклап кала алган. “Күбесенең ата-анасы шалтыратып, безгә рәхмәт укыды”, – дип ышандырырга тырышты иптәш Сәфәров. “Яшьләрнең күпләп җыелып кыйнашуын без 80нче елларда күзәттек инде, – ди ул. – Һәм андый хәлне кайтармас өчен, бар көчебезне куячакбыз. Асфальт бүлеп сугышамы алар, әллә төрле спорт командасы яклы булулары аркасындамы – мөһим түгел. Җәмгыять өчен икесе дә бик куркыныч!”

Казанда үткән бер көн

Арча районы Яңа Кенәр авылында урнашкан интернат мәктәбе күптөрле баласының туган йортына әверелде. Алар төрле халыкның гореф-гадәтен хөрмәт итеп, дус, нык бер булып яши. Бу бүген һәрберебез өчен бик мөһим. Бердәм коллектив һәм балалар – ил куәте ул. Язылганнарга мәрхәмәтлелек, изгелек сүзләрен өстәсәк, бик дөрес булыр. Үзенең акыллы киңәшләре, ярдәме белән Яңа Кенәр интернат мәктәбенә изгелек эшләүчебез – муниципаль район башлыгы Алмас Әмин улы Назиров. Районыбызда андый игелекле кешеләр бик күп. Шундыйларның берсе Казанның “Водоканал Сервиз” җәмгыяте генераль директоры Роберт Билсур улы Зәкиев. Ул Яңа Кенәр коррекцион интернат мәктәбенең 25 укучысына Казан шәһәренә экскурсия оештырды. Казанда балаларны “Шаянтуй” кызлары Алия белән Резидә җылы итеп каршы алды. Экскурсия дәвамында озатып йөрделәр.

Беренче тукталыш: табигатьне өйрәнү музее. Музейда балалар бик кызыклы һәм мавыктыргыч мәгълүматлар, табигать могҗизалары белән танышты, иң ошаганы – борынгы заман хайваннары экспонатлары булды.

Икенче тукталыш: Кремль. Укучылар “Кол Шәриф” мәчетен, Сөембикә манарасын, Муса Җәлил һәйкәлен карады. Аларның тарихы белән танышты.

Өченче тукталыш: “Хәзинәләр утравы” кафесы. Анда бик тәмле ризыклар белән сыйладылар. Кафе эчендәге әкият геройлары белән фотога төшү шул көн хатирәләрен мәңгеләштерде.

Дүртенче тукталыш: татар яшьләре театры. Анда М.Фәйзинең “Галиябану” спектаклен күрсәттеләр. Үзгәртелгән варианты куелды. Җыр-биюләргә бай булулары белән ул яңа, үзенчәлекле төсмер алган. Күргәннәрдән туган хис-кичереш әйтеп бетергесез зур булды. Экскурсиядән һәркем канәгать калды.

Укучылар бу ялны оештырган Роберт Билсур улына һәм аның коллективына, Зөлфия Гаян кызына, интернат мәктәбе директоры Рамил Илгиз улы Гарифҗановка чиксез рәхмәтләрен белдерә. Аларга сәламәтлек, гаилә бәхете, киләчәктә дә тыгыз элемтәдә булуларын теләделәр. Әйе, изгелек җирдә ятмас дигән әйтемгә тугры калучы һәркемгә без олы рәхмәтле.

Җәүдәт ГАЛИМУЛЛИН.

Арча районы, Яңа Кенәр авылы.

Комментарии