Алло, «Безнең гәҗит»ме?

Алло, «Безнең гәҗит»ме?

КАБЕР ТАШЫН КУЙМЫЙЛАР

Мин «Безнең гәҗит»не байтак еллар алам, яратып укыйм. Сезгә бер сорау белән мөрәҗәгать итәргә булдым әле. Минем әтием – Гариф Сабирҗан улы Бәширов, 1918нче елның 10нчы июлендә туган. Ул Совет армиясендә хезмәт иткәндә Бөек Ватан сугышы башлана. Беренче көннәрдән үк фронтта булып, Ржев шәһәре янында бик каты яралана: яңак сөяге чәрдәкләнеп бетә. Шактый озак госпитальдә ята һәм 1943нче елда 2нче группа сугыш инвалиды булып өйгә кайта. Ул 1981нче елда вафат була.

Әти исән вакытта дәүләттән бернинди ярдәм күрмәде. Һичьюгы каберенә «Сугыш ветераны» дигән таш куйдырту өчен, 2021нче елның сентябрендә Азнакай районының хәрби комиссариатына бардым. Анда әтинең бөтен документлары копиясен алдылар, ә нәтиҗәсе һаман юк. Андый ташны урнаштырырга тиешләрдер бит инде?!

Рәйсә БӘШИРОВА,

Азнакай районы, Чуар Абдул авылы.

Татарстан Республикасы Хәрби комиссариатының гражданнар белән эшләү бүлеге җитәкчесе, подполковник Сергей Котин түбәндәге җавапны бирде:

– Хәрби хезмәткәрләрне һәм әлеге статуска тиңләштерелгән затларны җирләү, кабер ташлары урнаштыру эшләре, 1993нче елның 22нче гыйнварында кабул ителгән Русия Федерациясенең «Хәрби хезмәткәр статусы турында»гы №4338/1нче законы нигезендә, Саклану министрлыгы тарафыннан башкарыла, дип билгеләнде. Ә аңарчы андый тәртип бөтенләй юк иде. Закон 1993нче елның 1нче гыйнварыннан гамәлгә керде.

Соңыннан, 2007нче елның 3 мартында Русия Федерациясе Президентының 270нче Указы чыкты. Анда инде: «1990нчы елның 12нче июненнән соң үлүче Бөек Ватан сугышы ветераннарын, хәрби хәрәкәтләрдә катнашучыларны җирләү, кабер ташлары урнаштыру эшләре Саклану министрлыгына йөкләнә», – дип ачыктан-ачык билгеләнде. Ни өчен нәкъ әлеге датадан башлануы аңлашыладыр. Чөнки 1990нчы елның 12нче июне – Русия Федерациясе оешкан көн. Ә СССР чорында мәрхүм булган сугыш ветераннарына, кызганычка каршы, югарыда билгеләп үтелгән закон да, Указ да кагылмый...

Димәк, укучыбызның әтисе 1981нче елда ук – СССР чорында вафат булганлыктан, кабер ташын урнаштыру хәрби комиссариат вазифасына керми, дигән нәтиҗә ясала.

МИН САЛЫМ ТҮЛӘРГӘ ТИЕШМЕ?

Ирем үлеп китте дә, җиңел машиналары 6 айдан соң миңа мирас булып күчте. Дөрес, ул процесс әле ахырына чаклы рәсмиләштереп бетерелмәгән. Нотариуста мин милекче хокукларын үземә алу турында документ ясалды, тик машиналарны минем исемгә теркәтү булмады. Минем машина йөртү хокукым да юк, шуңа алар тик тора. Ул машиналар өчен мин салым түләргә тиешме икән? Шул сорауга җавап табарга ярдәм итсәгез иде!

Зөлфирә ГАЙНАТУЛЛИНА,

Алабуга шәһәре

Сорауга ачыклык кертү максатыннан Федераль салым хезмәтенең Татарстан буенча Идарәсенә мөрәҗәгать иттек. Ведомствоның матбугат сәркатибы Гөлфия Каюмова җавабыннан аңлашылганча, автомобиль өчен салым фәкать аны дәүләт теркәтүе узганнан соң гына исәпләнә башлый һәм хуҗаның машина йөртү хокукы (таныклыгы) булу-булмау, бу очракта, бөтенләй әһәмияткә ия түгел.

Автомобильнең хуҗасы үлгән очракта, ул турыда мәгълүмат салым инспекциясенә автомат рәвештә килә һәм мәрхүм исеменә алга таба салым язу туктала. Соңыннан, әлеге машинаны яңа хуҗа үз исеменә рәсми теркәткәннән соң гына, аның өчен транспорт салымы шул теркәтү вакытыннан яңа милекчегә языла башлый. Яңа хуҗа машинаны бер яки ике елдан соң гына теркәтергә мөмкин. Ул мөһим түгел һәм транспорт теркәлмәгән вакыт аралыгы өчен беркемгә салым язылмый. Шунысы бар, әгәр элеккеге хуҗаның вафат булганчы түләнмәгән салым бурычы калган икән, аны соңыннан яңа хуҗа капларга тиеш була.

Аңлашылганча, безгә мөрәҗәгать иткән Зөлфирә Гайнатуллина нотариуста милекче хокукларын үзенә алса да, иреннән калган машиналарны үз исеменә рәсми теркәткәнче салымнан азат, дигән сүз. Кирәкмәсә, аларны теркәтеп тормыйча, сатып та җибәрә ала.

БЕЗ КҮПМЕ ИКӘН?

Русиядә халык санын алу алдыннан Бөтендөнья Татар Конгрессы җитәкчелеге, бер төркем артистлар белән, илнең төрле төбәкләрендә концертлар куеп, милләттәшләребезгә фәкать татар булып язылырга өндәп, зур эшләр башкарып йөрделәр. Афәрин, аларга!

Инде халык санын алуга да шактый вакыт узды. Үзем телевизор да караган булам, газеталар да укыштырам, тик җанисәп нәтиҗәләре турында беркайдан күргәнем-укыганым юк. Авызларына су капкан кебек булдылармы? Минем Русиядә, шул исәптән Татарстанда күпме кеше яшәгәнен беләсем килә. Иң мөһиме – Русия Федерациясендә татарлар сан буенча икенче урынны саклап кала алдылармы икән? Ник шул хакта берни әйтмиләр соң? Бәлки Сез беләсездер?

Салихҗан МИҢНЕГӘРӘЕВ,

Минзәлә шәһәре

Русиядә халык санын алуның беренче нәтиҗәләрен Федераль дәүләт статистика хезмәтенең территориаль органы инде май аенда ук игълан иткән иде. Ул турыда «Безнең гәҗит»нең дә 1нче июнь (№21, 2022) санында «Соңгы сәгатьтә» сәхифәсендә кыска гына хәбәр басылды. Янә искә төшерәбез: 2021нче елның 15нче октябреннән 14нче ноябренә чаклы вакыт аралыгында уздырылган Бөтенрусия халык санын алуның беренче нәтиҗәләренә караганда, илдә 147,2 миллион кеше яши. Русиялеләр саны ун ел элек узган җанисәп күрсәткечләреннән 5 миллион тирәсенә арткан. Бу, нигездә, Кырым һәм Севастопольнең кушылуы белән аңлатыла.

Татарстанда да соңгы ун елда халык саны 219 меңгә күбәеп, 4 миллион 5 мең кешегә җиткән.

Бу турыда тулырак Федераль дәүләт статистика хезмәтенең территориаль органы сайтында танышырга мөмкин. Ләкин анда Русия халкының милләт күрсәткече буенча мәгълүматы әлегә юк. Анысын статистика хезмәте агымдагы елның ноябрь ахырына, декабрь башына әзерләп бетереп, игълан итәргә җыена.

ТАТАРСТАН ДӘҮЛӘТ ЗАКОННАРЫН ХӨРМӘТ ИТИК!

1990нчы елның 30нчы августы – Татарстан Республикасы Дәүләт мөстәкыйльлеге турында Декларация кабул ителгән көн. Ә 1992нче елның 6нчы ноябрендә Татарстан Дәүләт Конституциясе кабул ителде. Бу көннәр, Татарстанның «Бәйрәмнәр турында»гы законы нигезендә, бәйрәм һәм ял көннәре булып санала. Шулай ук, ураза һәм корбан гаетләре дә бәйрәм көннәр! Кайбер оешма җитәкчеләре закон нигезендә кабул ителгән әлеге бәйрәм көннәрен санламыйча, үз хезмәткәрләренә ял бирмиләр. Республикабыз җитәкчелеге андый очракларга игътибар һәм контрольне көчәйтеп, закон үтәлешен тәэмин итсен иде.

Сәгъдулла ШӘЙХУЛЛА-ӘНӘЛЕ,

Казан шәһәре

«ҺИЧШИКСЕЗ, ҺӘЙКӘЛ КИРӘК!»

«Безнең гәҗит»нең 19нчы октябрь (№41, 2022) санында басылган Корбан Галиевның «Әниләргә һәйкәл кирәк куярга» дигән мәкаләсендәге фикер белән килешми мөмкин түгел. Чыннан да, аларга һәйкәл куярлык бит! Сугыш вакытында бөтен эш әнкәйләр кулында булды. Үзләре ач килеш, бер караңгыдан икенче караңгыга чаклы урак урдылар, көрәк белән җир казыдылар, урман кистеләр. Берсеннән-берсе кечкенә 6-7шәр баланы йортта калдырып, 40ар чакрым ерактан җилкәгә салып, чана тартып чәчүлек орлык ташыдылар. Өчәр көн йөреп кайталар иде. Ә балалар ач, ялангач килеш ятарга мәҗбүр булды.

Хатын-кызлар җитештергән икмәкне, ит-сөтне үзләре авыз итмичә, фронтка җибәреп бардылар. Аларга 12-13 яшьлек сабыйлар булышып йөрде. Җан асрау өчен нинди генә үлән ашамады алар?!

Сугыштан соң да, тук тормыш тиз килмәде. Ирләре фронттан исән-сау әйләнеп кайткан гаиләләргә фатирларга чаклы бирелде. Ә яу кырында мәңгелеккә ятып калганнарның хатыннары, балалары соңыннан да игътибарсыз калды... Андый михнәтләрне күргән әниләргә, һичшиксез, һәйкәл кирәк!

Мөҗаһидан МОРТАЗИН,

Мөслим районы, Исәнсеф авылы

***

Узган атнада укучыларыбыздан менә шундый шалтыратулар кабул итеп алдык. Соравыгызга җавап тапмасагыз – борчылмагыз, димәк, аңа җавап эзләнә. Сезнең белән һәр атнаның чәршәмбесендә 10нан 13:00 сәгатькә кадәр турыдан туры элемтәдә аралашабыз. Сорауларыгызны, зарларыгызны һәм фикер-тәкъдимнәрегезне башка вакытта да җиткерергә мөмкин. Ләкин катлаулы мәсьәләләр бары тик шул элемтә вакытында гына кабул ителә. Редакциябезнең телефоны – (843)239-03-53. Шулай ук кесә телефоныннан да шалтыратырга була: 8927-039-03-53.

Мөрәҗәгатьләрне Раиф ГЫЙМАДИЕВ кабул итеп алды

Комментарии