АЛЛО, «БЕЗНЕҢ ГӘҖИТ»МЕ?

АЛЛО, «БЕЗНЕҢ ГӘҖИТ»МЕ?

СУД КАРАРЫН ҮТӘМИЛӘР

Минем ирем Рәсим Шәрәфетдинов «ПАК-Инвест НЧ-3» оешмасында эшләп чыкты, тик андагы хезмәт хакын һаман ала алмый. Быел җәй көне суд оешманы әлеге әҗәтне капларга мәҗбүр итә торган карар чыгарды – анда 2015нче елның август-ноябрь айлары өчен 54092 сумлык хезмәт хакы, вакытында хисап ясамаган өчен шуңа өстәп 4524 сум (неустойка) һәм юристка киткән чыгымнар – 1700 сум түләнергә тиеш, дип язылган. Бүгенгә кадәр шуларның бер тиенен дә күргәнебез юк. Оешма, белүемчә, бөлгенлек чигенә җиткән. Элекке эшчеләрне анда кертмиләр, җитәкчелек белән дә, хисапчылары белән дә сөйләшеп булмый.

 Нәзирә ШӘРӘФЕТДИНОВА,

Чаллы шәһәре

Нәзирә ханым телгә алган оешманың мәнфәгатьләрен яклаучы юрист Илнар ӘХИЯРОВ әйтүенә караганда, әлеге ширкәт бүгенге көндә гамәлдә бернинди эшчәнлек тә алып бармый.

«Оешма үз исеменнән Арбитраж судына бөлгенлек процедурасын башлап җибәрү турында гариза бирде. Аңа җәмгысы 1 миллион сумга якын акча күчерергә тиешле контрагентлары бар. Әлеге акча оешманың исәп-хисап счётына күчү белән хезмәт хакы буенча җыелган бурычлар, законда каралганча, беренче чиратта капланачак», – диде Илнар Әхияров.

ҺӘЙКӘЛНЕ КАЙЧАН КУЯРЛАР ИКӘН?

Якташым, татар халкының мәшһүр көйязары (композиторы) Сара Садыйкова тууына 1нче ноябрьдә 110 ел. Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 1997нче елның 13нче мартындагы карары нигезендә Юнысовлар мәйданында аңа һәйкәл куелырга тиеш булган. Казан шәһәре җитәкчеләре бу эшне һаман сузалар. Шулай ук республиканың Мәдәният министрлыгы тарафыннан да Министрлар Кабинеты карарына игътибар юк. Һәйкәлнең авторы – Татарстанның Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт бүләге иясе, атаклы сынчы Рада Нигъмәтуллина.

Хәния МИҢНУЛЛИНА,

Апас районы, Иске Әнәле авылы

«ӨРӘК-ЙОРТ»

Без Чирмешәндә, Больница шәһәрчеге, 3нче йорт адресы буенча 40 еллык иске баракта торабыз. «Авария хәлендәге торакны бетерү» программасы буенча безгә яңа фатир бирмиләр. «Документларда 15 ел элек сүтелгән дип язылган барак өчен хәзер без сезгә ничек итеп башка торак бирик?» – диләр. Югыйсә, элеккеге МСУ урынында ике катлы берничә фатирга исәпләнгән яңа өй төзелде. Ләкин анда безне күчермәскә исәпләре бар. Тагын бер кышны шушы тузган салкын баракта чыгасы буламы инде? Безнең йортта рәсми рәвештә кеше тормый, дип баралар, гамәлдә исә монда ике гаилә яши.

Әлфинә МӨХӘММӘТҖАНОВА,

Чирмешән авылы

Чирмешән муниципаль районы Башкарма комитеты башлыгының беренче урынбасары Илнар МИНҺАҖЕВ аңлатмасы:

«Бездә авария хәленә җиткән йортлар бөтенләй юк, әлеге программада Чирмешән районы катнашмый. Бәлки, алар башка программада исәптә торадыр. Әлфинә ханым белән мин элемтәгә керемен, ул күтәргән мәсьәләне җентекләп тикшерербез».

БАКЧАГА ТЕРӘП ФЕРМА ТӨЗЕЛӘ

Районга килгән яңа инвестор – «Органик групп» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте безнең бакча башына терәп диярлек, иске ындыр табагы урынында мөгезле эре терлек өчен ферма төзи. Моңа авыл халкы бер дә риза түгел: якында гына мәчет, бөтен шакшы авылыбызга агачак. Бу хәл турында без район җитәкчелегенә дә, төрле инстанцияләргә дә җиткердек. Килеп, үлчәп тә карадылар – бернинди экология таләпләренә туры килми, чөнки авыл читеннән 300 метр ара булырга тиеш.

Зөһрә ГЫЙЛӘҖЕВА,

Минзәлә районы, Урыс авылы

Урыс авыл җирлеге башлыгыФазыл МАУЛИН андый мәсьләнең килеп чыгуын таныса да, җирле хакимиятнең халык мәнфәгатьләрендә берни дә эшли алмаганын белдерде:

«Органик групп» район белән берлектә элеккеге ВАМИН җирләрендә авыл хуҗалыгын үстерү белән шөгыльләнә. Урыс авылында ташландык ферманы яңартып, 350 баш терлекне иткә дип үстерә инде алар. Һәм шул эшне җәелдерү максатыннан иске ындыр табагы урынында яңа ферма ясыйлар. Авыл халкы өчен бу – яңа эш урыннары, җирле үзидарәгә салым керемнәре дигән сүз. Шулай итеп, без, бер яктан, авыл кешеләре дә яклы, икенче яктан, инвесторны да кире борып җибәрә алмыйбыз. Без аларга төзелеш өчен башка җир дә бирә алабыз, ләкин монысында файдаланып була торган корылмалар бар, шуның белән алар өчен уңайлы.

Ә инде санитар нормалар үтәлмәвенә килгәндә, судлар була калса, җиңеп чыга алалар икән – төзесеннәр. Агрофирманың җитәкчесе дә Татарстан Дәүләт Советы депутаты Илдар Гыймадиев бит.

Дөресен генә әйткәндә, ул хәтле зыян салырлык ферма булмаячак ул. Күршеләр 5-6 баш сыер, унар баш бозау тотканда тирес сезнең җирегезгә акмый бит. Технология буенча яңа фермада тиресне бетоннан эшләнгән чокырга эттереп чыгару һәм шуннан кырларга алып китү каралган», – ди Фазыл Маулин.

ҮЗАРА САЛЫМ ГАДЕЛ ТҮГЕЛ!

Үзара салым авыл халкыннан гына җыелырга тиеш түгел, дип саныйм. Юллар төзегәндә, су трассаларын алыштырганда шәһәр халкын да ник катнаштырмыйлар соң? Сугыш елларында авыл халкы фронтны да, шәһәр халкын да икмәк белән тәэмин итеп торды бит. Ил башлары моның турында уйласыннар иде!

Нәкыйп МӨБӘРАКШИН,

Яңа Чишмә районы, Тубылгы Тау авылы

АҢЛАТЫГЫЗЧЫ

Хезмәт ветераннары, Татарстанның дәүләт бүләкләре ияләренә 448 сум акчалата түләү була, дип язган идегез. Ул айлап буламы, бер генә тапкыр биреләчәкме, аңлатыгызчы.

Тәүфикъ СӘГЪДИЕВ,

Буа шәһәре

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты быелның 21нче сентябрендә кабул иткән 664нче карар нигезендә, аерым төркем гражданнарга 2017нче елга АЙЛЫК акчалата ярдәм күрсәтү билгеләнгән. Тәуфикъ әфәнде санап киткән категорияләргә, дөрестән дә, ай саен 448 сум түләнәчәк. Бер генә шарт: хезмәт ветеранының уртача айлык кереме 20 мең сумнан артмаска тиеш.

ТИГЕЗЛЕК ЮК

Мең дә бер тапкыр чәйнәлгән сугыш чоры балалары турында әйтәсем килә. Кайбер өлкәләр аларны матди яктан кайгырта, диләр. Безнең Татарстан алардан кай ягы белән ким? Әллә безнең республикадан җыелган салымнар хисабына шул аерым өлкәләр дотация ала микән инде? Бер илдә яшәп, нинди хәл инде бу? Тигезлек юк.

Анысы җан ачысы иде минем, соравым исә башкачарак. Никтер Марат Бәшәров бер дә күренми. Кайда икән ул, белмисезме?

Гөлсинә ХАННАНОВА,

Казан шәһәре

Редакциядән: Танылган Мәскәү татары, артист Марат Бәшәров үзенең телевизион карьерасын дәвам итә. Хәзер ул ТНТ каналында чыгучы «Экстрасенслар көрәше» тапшыруын алып бара.

ШӘП ЯЗГАН!

«Узганнарны искә алу» дигән шигырь, ай-һай, шәп язылган! («Безнең гәҗит», №41, 12нче октябрь, 2016). Шуны укыдым да, еладым. Әй, Аллам, без дә шул галәмәтләрне күрдек бит. Миңа да хәзер 80 яшь.

Бер уңайдан татар телевидениесе турында да әйтәсем килә: анда теләсә-нинди концертлар күрсәтеп яталар. Алар урынына башка, мәгънәлерәк тапшырулар куеп булмыймы икән? Мисал өчен, миңа ТНВ каналындагы «Ком сәгате» ошый. Файдалы мәгълүмат аласың аннан, бик яхшы сөйлиләр, дөрес сораулар бирәләр, зыялы кешеләрне чакыралар. Ләкин ул атнага бер генә тапкыр күрсәтелә, ешрак булсын иде.

Гөлсинә ФӘТХУЛЛИНА,

Казан шәһәре, Төньяк бистәсе

«СЕРЛӘР ГӘҖИТЕ»н КИТЕРМИЛӘР

Агымдагы яртыеллыкка «Серләр гәҗите»нә язылып караган идем, берсе дә килмәде. Сорый торгач, почтальон кыз әллә-нинди башка татар гәҗитләре китереп аткан, берсе, гомумән, узган елгы саны. Ник шулай эшләгәндер…

Мәһрүзә ГАЗЫЙМОВА,

Мамадыш районы, Шәдче авылы

«Татарстан почтасы»ның Мамадыш районындагы цехта язылу бүлегендә эшләүче Мөссирә МӨБӘРАКШИНА әлеге проблеманы якын арада хәл итеп, «Серләр гәҗите»нең югалган саннарын абунәчегә тапшырыласын вәгъдә итте. Берочтан шунысын да искәртәбез: 1нче декабрьдән 10нчы декабрьгә кадәр абунәчеләр ункөнлеге тагын була. Шул вакытта «Серләр гәҗите»нә дә, «Безнең гәҗит»кә дә (Русиядә аны «Безнең гәҗит Россия» дип сорарга), «Шифалы гәҗит»кә дә арзан бәядән язылып була.

***

Узган чәршәмбе «Безнең гәҗит» укучылары редакциягә менә шундый сораулар юллады. Аерым мөрәҗәгатьләргә җавап тапмасагыз, алар газетаның киләсе саннарында урын алыр. Исегездә тотыгыз: Һәр атнаның чәршәмбесендә 10нан 13 сәгатькә кадәр турыдан-туры элемтә эшләвен онытмагыз. Сорауларыгызны, фикер-тәкъдимнәрегезне (843) 272-42-17 номерына шалтыратып җиткерә аласыз.

Мансур ХАФИЗОВ

Комментарии