Үрнәк почтальон

Үрнәк почтальон

Хәзерге вакытта почта эшчәнлеге турында зарланулар күп. Чынлап та, башка җирләрдәге кебек, почтадагы чиратларны бетерә алмадылар. Операторларның эш урыннары буш тора, утырып эшләргә кеше юк. Хезмәт хаклары түбән булгач, эшкә килергә атлыгып торучылар булмас шул инде.

Хәзерге элемтә бүлекләренә килеп керсәң, әллә мин ялгышып, товарлар сатыла торган кибеткә кердем микән, дип уйлап куясың. Ни өчен дигәндә, киштәләрне тутырып төрле азык-төлек, хуҗалык товарлары сатуга куелган. Мондагы әйбер бәяләре кибетнекенә караганда кыйммәтрәк тә була икән дип ишеткән идем. Хәзерге заманда адым саен кибетләр эшләп торганда почтадагы зур чиратларны торып, әйбер алучы булырмы икән? Миңа почтага еш керергә туры килә. Ләкин аннан әйбер алган кешене күрергә туры килгәне юк.

Почта хезмәтен башкаручы почтальоныбыз да бар бит әле. Карлы-бозлы яңгырлар яуса да, эсселе-суыклы көннәрдә дә авыр сумкаларын асып, почта товарларын таратып йөрүчеләрнең дә хезмәт хаклары түбән булу сәбәпле, үзләре чыгып йөри алмаган карт-карчыкларга товарлар алып килеп сатып, аз булса да акча эшләргә мәҗбүр була икән алар.

Почта хезмәткәрләренең эш хаклары түбән булганга, шәһәр читләрендә һәм авылларда элемтә бүлекләренең начар эшләве, хәтта аларның ябылуы турында да укып торабыз. Почта эшләмәгәч, язылган газеталарны вакытында таратмагач, вакытлы матбугатка язылучылар да бик нык кими. Бу безнең милләтебез өчен дә аяныч хәл.

Газеталарның тиражы кимү белән килешә алмаслык тагын бер сәбәп бар икән бит. Газета хәбәрчеләре районнарда булып, андагы хәлләрне, район башлыгының үз халкына карата кылган гаделсез гамәлләрен тәнкыйтьләп та яза бит. Саба районында шундый бер очрактан соң, халыкны яклап язган «Безнең гәҗит»не китапханәләргә яздырмый башлауларына 5-6 ел гына түгел инде. Югыйсә, газета район башлыгы өчен түгел, халык укысын өчен чыгарыла.

Безнең үзебезнең 420073нче элемтә бүлеге Казан шәһәренең Гвардия урамында урнашкан. Безнең яраткан, хөрмәткә лаек булган почтальоныбыз – Шәмсетдинова Екатерина Андреевна ханымга тел-теш тидерерлек түгел. Безгә киләсе газеталар чыккан көнендә үк, сәгать уникеләр тирәсендә үк почта тартмасына салынган була. Алты төрле исемдәге газета яздырып укып барабыз. Алар арасында үзем язган мәкаләләрнең булуы да күңелгә рәхәтлек бирә бит.

Хезмәт хакы түбән булу сәбәпле, безнең Екатерина ханым ике участокка берьюлы хезмәт күрсәтә икән. Без аңа бик тә рәхмәтле. Озак еллар исән-имин эшли торган хәерле гомерләр насыйп итсен аңа.

Рәфкать ИБРАҺИМОВ,

Казан шәһәре

Комментарии