Телевизор һәм тормыш

Бу язмамны шулай атарга булдым. Бүген телевизорсыз яшәүне күз алдына да китереп булмый. Бер караганда телевидение мәдәният чыганагы булырга тиеш кебек. Әмма бертуктаусыз күрсәтә торган чит ил киноларындагы атыш, үтереш, суешлар мәдәният файдасына түгел.

Телевидение кешеләрне төрле яктан тәрбияләп, аң-белем биреп, матурлык таратучы булырга тиеш. Телевизион тапшыруларда катнашучылар да үзләрен матур яктан күрсәтергә тиешләр. Ләкин әле бүген сәхнәгә йөзләрен кара сакал-мыек каплаган, чәчләре йомарлап тасма белән төенләнгән ир затлар, чәчләрен тарап бернинди прическа да ясамаган хатын-кызлар чыга. Бу гадәти күренешкә әверелеп бара һәм аның сәхнәдән урамга да төшүен күрәбез. Яшь кенә егетләр дә кара сакал-мыек йөртергә өйрәнгәннәр. Бу ялкаулык галәмәте түгелме?

Хатын-кызлар да матур итеп чәчләрен тарап, прическа ясап йөрсәләр, матурлыклары тагын да ныграк күренер иде. Чәчен дә тарый белмәгән хатын-кыздан нәрсә өмет итәргә кирәк? Әле хәзер күп хатын-кызлар, бигрәк тә шәһәр җирендә, гарәпчә киенеп йөрергә яраталар. Озын күлмәк кияләр, 30-35 градус эсседә дә муеннарын сөлге кебек нәрсә белән чорныйлар. Безнең Татарстан Гарәбстан түгел, ком бураннары булмый бит. Имештер, алар дин тота. Дин тотучылар, мин тотам, дип кычкырып йөрмиләр. Нинди авыр сугыш елларында да әнием Маһибәдәр уразасын да тотты, биш вакыт намазын да укыды. Мин дин тотам дип, муенына чорнау куймады, җиргә сөйрәлеп йөри торган күлмәк кимәде.

Кайда милли горурлык? Халыкның милли тышкы күренеше белән хөкүмәттәгеләр дә, мәчет әһелләре дә кызыксынырга тиеш. Хәзер демократия, нәрсә эшләсәк тә була дип йөрергә тиеш түгелбез. Уңай йогынты ясый торган әхлакый тәрбия үрнәкләрен югалтмаска кирәк иде.

Кави МОРЗАХАНОВ,

Мамадыш районы, Ишки авылы

Комментарии