«Алло, Безнең гәҗитме?»

«Алло, Безнең гәҗитме?»

СӘЙДӘШЕВ МАРШЫ КАЙДА?

Композитор Салих Сәйдәшевнең танылган «Совет Армиясе маршы» бар. Элегрәк Елга портыннан теплоходларны озатканда, тимер юл вокзалыннан «Татарстан» поезды киткәндә шул маршны куялар иде. Күздән яшьләр китерә иде ул. Ә хәзер уйнатмыйлар. Казанда бик күп чаралар уза. «Гаилә» үзәге каршында гына да нинди генә чара үткәрелми! Ник шунда матур иттереп шул маршны уйнатмаска?! Татар халкының бик матур традициясе иде бит ул. Шуны уйнатсалар, йокыга киткән уйлар, миллилек уяныр иде.

Рафаэль САЛЬМУШЕВ,

Казан шәһәре

АЙГА ДА МЕНЕП ҖИТМӘСЛӘРМЕ?..

Милли-мәдәни үзәк каршындагы «Хөррият» һәйкәлен алалар, дип укыдым. Аны әллә кая алып китеп чистартасылар икән. Ник әллә кая алып китәргә инде? Үзебездә генә чистартып булмыймы? Бүген «Хөррият»не сүтсәләр, иртәгә чират «Сөембикә» манарасындагы айга җитмәсме? Халык дәшмәгәч, әкрен генә биреп җибәрәләр, бөтен нәрсәне юкка чыгарып баралар…

Фәрит ГАЛИЕВ,

Биектау районы

ШАРТЛАР ТУДЫРСЫННАР ИДЕ

30 ел элек «КамАЗ» үз эшчеләренә колхоз җирләрен бакча итеп бушлай өләште. Эшчеләр, эштән кайтып, бакчада тир түкте, агач-куак утырттылар, җиләк үстерделәр. Кайбер кешеләр моны дача дип атый. Кая инде ул дача булсын! Дача – ул Мәскәүдә урман эчендәге яхшы йортлар, һич булмаса, Казанның Идел буендагы байларның матур йортлары. Ә «КамАЗ» өләшкәне «сад-огород» аның. Хәзер шул «сад-огород»лар өчен яңа закон чыгарып яталар. Артык җир булса, теркәргә кирәк, имеш. Һәм бакчасында үскән җимешләрне чыгарып сатучыларга 30 мең сумлык сертификат аласы, шунсыз сатарга ярамый, диләр. Бакча өчен болай 10 мең сум түләргә кирәк, аннан кала су, ут өчен аерым түләргә. Тагын 30 меңгә сертификат та алырга, ди. Ә җылы якларда олы кешеләр өчен бушлай киосклар куеп, шунда сату оештыралар. Бездә һаман кешегә яхшы караш түгел. Шуңа күрә кешеләр бакчаларын ташлый башлады. Чиновниклар 30 меңлек сертификат алдырып саттырганчы, бушлай киосклар куйдыру турында уйласын иде.

Мәүлидә ГАЙСИНА,

Минзәлә районы, Хуҗамәт авылы

БИК ТӨРЛЕ ШУЛ БЕЗ

Күптән түгел мәчеттән кайтканда, өлкән яшьтәге милләттәшем белән сөйләшеп киттек. Минем сорауларыма аның җаваплары шактый үзенчәлекле булып чыкты. Катнаш никахлар турында сорагач, ул «Татар кешесе белән мөселман булмаган марҗага татар хатын-кыз исемен әйтеп, никах укыйм» диде. Пенсия яшен арттыру турында да: «Пенсия яшен арттырып бик дөрес эшләделәр, эштән иртә китеп, бары эчеп кенә йөриләр», – ди. Балаларны туган телебездә укыту турында сораганнан соң, ул болай диде: «Татар телен укытуны бер кеше дә тыймый, аны укыту өчен гариза гына язарга кирәк». Аның җаваплары белән килешмәгәч, миңа «Сез надан икәнсез» дип әйтте. Милләттәшләребез арасында шундый фикерле кешеләр дә очраштыргалый шул әле…

Сәгъдулла ШӘЙХУЛЛА-ӘНӘЛЕ,

Казан шәһәре

НӘФЫЙКОВНЫ ГЫНА ГАЕПЛӘМӘГЕЗ

Газетаның 18нче сентябрь санында (№37) «Телсез Минзәлә» дигән язма чыккан иде. Авторы Салихҗан Миңнегәрәев милләт язмышы өчен борчылып язган. Ул прокурор Илдус Нәфыйковны бик гаепләгән. Ләкин ачыклык кертәсе иде. Без белгән кешеләр белән сөйләштек, Нәфыйковны бер дә гаепләмиләр. Ул гадел, бизнесын да Татарстанда гына алып бара, диләр. Төп гаепле кеше – шартнамәне озайту өчен көрәшмәгән дәүләт җитәкчеләре, депутатлар. Шартнамәсез калгач, татар бернинди статуссыз калды. Безнең Конституция бетте дигән сүз. Шуннан соң татарга һөҗүм башланды. Һәр кеше дөресен белсен иде. Илдус Нәфыйков, әгәр аңа өстән басым ясамалар, тиктомалдан татар мәктәпләренә һөҗүм ясамас иде. Гаеплисегез килсә, аннан да өстәгеләрне – Русиянең Баш прокуратурасын гаепләргә кирәк, фәрманны ул биргән бит.

Рәис КАМАЛИЕВ,

Әгерҗе районы

***

Узган атнада укучыларыбыздан менә шундый шалтыратулар кабул итеп алдык. Соравыгызга җавап тапмасагыз – борчылмагыз, димәк, аңа җавап эзләнә. Сезнең белән һәр атнаның чәршәмбесендә 10нан 13:00 сәгатькә кадәр турыдан туры элемтәдә аралашабыз, сорауларыгызны, зарларыгызны һәм фикер-тәкъдимнәрегезне кабул итеп алабыз. Редакциябезнең телефоны – (843)239-03-53. Шулай ук кесә телефоныннан да шалтыратырга була: 8927-039-03-53.

Мөрәҗәгатьләрне Фәнзилә МОСТАФИНА кабул итеп алды

Комментарии