- 01.09.2017
- Автор: Айгөл ЗАКИРОВА
- Выпуск: 2017, №35 (31 август)
- Рубрика: Тормыш сулышы
30нчы август… Туксанынчы елларда Татарстанның дәүләт шурасы республика мөстәкыйльлеге турындагы декларацияне кабул иткәннән соң, бу датаны бәйсезлек, мөстәкыйльлек көне, дип зурлаганнар. Хәзер генә аны кемдер Республика көне, кемдер Шәһәр көне дип атый. Түрәләр исә, сүз төрлелеге булсын өченме, чыгышлары вакытында ике вариантын да куллана. Ник шунда берсе генә булса да, ялгышып кына булса да, «суверенитет», «мөстәкыйльлек», «бәйсезлек» дигән сүз әйтсен. Әйтмиләр. Әле алай гына да түгел, быелгы бәйрәм чаралары уңаеннан уздырылган матбугат очрашуы вакытында Татарстан президентының ярдәмчесе Ләйлә Фазлыева: «30нчы август – ул мәдәни чара, аны сәясәтләштерүнең әллә ни кирәге юк», – дип белдерде. Ә җитәкчегә артык сораулар биргән журналистка, гомумән, бераз шелтә дә эләкте.
НИГӘ МӨСТӘКЫЙЛЬЛЕККӘ БАСЫМ ЯСАЛМЫЙ?
Бәйрәм чаралары турындагы матбугат очрашуы урыс телендә генә барды. Югыйсә, матбугат очрашуында катнашучылар арасында татар матбугат чаралары журналистлары күбрәк тә иде. Ләкин, гадәттәгечә, моны исәпкә алмадылар. Чара вакытында «Азатлык» радиосы хәбәрчесе Рөстәм Исхакый сорау бирде:
– 30нчы август уңаеннан ни өчен хәзер Казанда «бәйсезлек», «суверенлык көне» дигән элмәләр күренми, чаралар вакытында мөстәкыйльлек көне дигән басым ясалмый?
Журналистның бу соравына каршы, президент ярдәмчесе җавап бирде:
– Бу бәйрәмнең искиткеч тарихы бар. Бәйрәм программасын республикада яшәүче күп милләтле халыкның мәдәнияте нигезендә төзибез. Бу – мәдәни чара. Бәйрәмне сәясиләштерүнең кирәге әллә ни юк. Бу бәйрәмне һәр кешегә кагылырлык итеп оештырырга тырышабыз. Бу – Татарстан Республикасының туган көне, – диде Ләйлә ханым Фазлыева.
Җавапның ачык булмавы һәм артык чуар тел белән бирелүе сәбәпле, журналист соравын янәдән кабатлады:
– «Бәйсезлек» дигән сүзләрне кулланмау, аңа басым ясамау Мәскәүдән куркумы? Мәскәү безгә басым ясамасын өчен бу сүзләрне кулланмыйлармы?
– Кабатлыйм: бу – республиканың туган көне. Туган көн вакытында үзеңнең тарихың белән дә уртаклашырга мөмкин. Бездә бу көнне Татарстан Республикасының тарихына кагылышлы күргәзмәләр булачак. Алар белән музейларга барып танышырга мөмкин, – дип, янә аңлаешсыз һәм бөтенләй сорауга кагылышы булмаган җавап бирде җитәкче.
Ә матбугат очрашуын алып барган «Татмедиа» массакүләм агентлыгы журналисты шушы сорауларны биргән журналистка шелтә белдерде: «Сез безнең матбугат конференциясенең кысаларыннан чыктыгыз», – диде ул һәм шундук президент ярдәмчесенә мөрәҗәгать итеп: «Коллегаларның шундый гадәте бар инде», – дип куйды. Димәк, бездә сүз иреге шундыйрак булып чыга? Җитәкчеләргә ярарга тырышам дип, журналистның авызын йомдырып кую, дип кабул итәргәме бу күренешне? Ни өчен суверенлык турында бирелгән тәгаен сорауга тәгаен җавап юк? Ни өчен бу турыда авыз ачып сөйләргә дә базмыйбыз? Монысы аңлашылмый…
Әле алай гынамы… Журналист сорауны татарча бирсә дә, җаваплар русча булды. Татар теле – дәүләт теле дип саналса да, бездә түрәләр әнә шулай күп вакытта җавапны урысча бирә. Ирексездән Фәрит Мөхәммәтшин белән булган матбугат очрашуы искә төшә. Ул үзенең татар теленә ничек өйрәнүе турында сөйләгән иде. Аңа менә шушындый очрашулар вакытында журналистлар махсус гел татарча сораулар бирә торган булган. Ә Мөхәммәтшин үзенең татар телен белмәвенә уңайсызланган. «Чөнки мин хәтта үземә биргән сорауларны аңламый идем. Ә Фәүзия Бәйрәмовалар сорауны махсус татарча бирделәр», – дип искә ала ул бу вакытларны. Шуңа күрә татарчаны өйрәнәм дигән максат куя җитәкче үз алдына. Хәзерге вакытта Фәрит Мөхәммәтшин татар телен камил дәрәҗәдә белә һәм сөйләшә. Ә шушы ук эшне президент ярдәмчесе булдыра алмыймы?
ҖӘМӘГАТЬЧЕЛЕК ФИКЕРЕ
Суверенитет көне уңаеннан оештырылган бәйрәм чараларының исемлеген карап утырдым. Аларда да мөстәкыйльлек һәм бәйсезлек турында бер кәлимә сүз юк. Дөресен әйткәндә, ел да Камал театры каршында уздырыла торган «Уйнагыз гармуннар»дан башка «аһ» итәрлек әллә нәрсә оештырылмаган да. Менә мәсәлән, Казанның Меңьеллык мәйданында Kazan City Racing дигән исем астында авто һәм мотошоу үтәчәк, диделәр. Бу бәйрәмнең мөстәкыйльлек көненә нинди катнашы барлыгы исеменнән үк күренеп тора: бернинди дә. Бу бары тик шоу һәм купшылыкның бер төре. Европадан артта калмавыбызны күрсәтергә омтылу шикеллерәк яңгырый. Тик бит нәрсәдәндер артта калмас өчен, башта әле үз тарихыңны барларга да кирәктер… Хәер, президент ярдәмчесе әйтте бит инде. Татарстан тарихына багышланган күргәзмәләр булачак, аларны күрәсе килгән кеше музейга бара ала. Бу – мәдәниятегезне, тарихыгызны музейга кереп өйрәнегез, дигән кебек булмыймы? Тик халыкның күпчелеге музейга барыр да тарих эзләп йөрер дип уйламыйм. Кемдер инглиз атамалы машина һәм «матай» чабышы караганда, милләт дип җан атканнар музей карарга тиеш була. Бәлки, бу тарихны оештырылган чараларда яктырту кулайрак булган булыр иде?
Президент ярдәмчесе Ләйлә Фазлыеваның «бәйрәмне сәясиләштерүнең әллә ни кирәге юк», дигән фикерен нигез итеп алып, татарның күренекле шәхесләреннән сораштыру алдык. «Ә сезнеңчә ничек? Суверенлык һәм мөстәкыйльлек төшенчәләрен телгә алу кирәкме бу көнне?» – дигән сораулар бирдек.
«ЮГАЛТКАН ӘЙБЕРНЕ БӘЙРӘМ ИТӘБЕЗМЕНИ?»
Рафаэль МӨХЕТДИНОВ, тарих фәннәре кандидаты, галим:
– Без бу бәйрәмне югалттык. Чынлыкта суверенитет юк ул бездә – бетте ул. Нәрсәне бәйрәм итәргә инде – югалткан әйберне бәйрәм итәбезмени? Тарихи яктан искә алу кирәк анысы, 92нче елда республикабыз суверен итеп игълан ителгән. Мөстәкыйльлек яулау ул бит булган хәл, тарихи факт. Нишләп аны искә төшермәскә яки нәрсәдәндер куркып, әйтми калырга? Монда эш нәрсәдә? Без – Русиянең бер бәйсез төбәге. Дәүләт тә түгел без, республика рәвешендәге аерым төбәк дип әйтим. Безнең илдә милли республикаларга, шул исәптән безнең республикага да сәясәт дигән нәрсә тулысынча тыелгандыр дип саныйм. Рәсми структуралар, Мәскәүдән төшкән командага колак салып, сәяси мәсьәләләрне күпертмәскә тырыша. Шәһәр көне, фәлән-фәсмәтән, диләр шуңа да. Русиянең Конституциясе буенча без дәүләт дип игълан ителгәнбез, әмма без – дәүләт түгел. Чөнки чын дәүләтнең башка дәүләтләр белән килешүләр төзегәнен беләбез, ә бездә бит ул килешүне озынайтмадылар. Шартнамә турында әйтүем. Димәк, без нинди дәүләт булабыз инде? Шуңа күрә аның мөстәкыйль, суверен дигән сүзләре дә хәзер кулланылыштан төшеп калды. Аннан соң, дәүләт булсак, безнең дәүләт телебез дә булыр иде. Ә ни өчен дәүләт телебез юк – чөнки дәүләтебез юк. Менә шундый хәлдә калдык без хәзер.
«КӨНЕ БАР ИКӘН ИНДЕ, БӘЙРӘМ ИТӘРГӘ КИРӘК. НИШЛИК ИНДЕ?»
Рабит БАТУЛЛА, татар җәмәгать эшлеклесе, драматург, язучы:
– Бәйсезлек үзе булмагач, монда суверенитет турында искә алу кирәк түгелдер инде. Шуңа да сезнең бу сорауга җавап бик кыска. Менә татар теле дәүләт теле булып хисапланамы бездә? Әгәр дә татар теле безнең җөмһүрият теле, дәүләт теле түгел икән инде, бу бәйсезлек юк дигән сүз. Шулай да, бәйрәмне бәйрәм итәргә кирәк, көне бар икән инде, бәйрәм итәргә кирәк. Халык уйнасын, көлсен, җырласын, биесен. Күңел ачсын. Нишлик инде – кайгырып утырыйкмыни? Без һәрвакыт елмаеп үлдек бит, татарлар елмаеп үләләр, дигән тәгъбирне ишетә беләсездер. Татарлар алар нинди генә хәлгә калганда да үзенең оптимизмын югалтмый.
«БЕЗНЕҢ КАЯ БАРУЫБЫЗ БӘЙРӘМНЕҢ ИСЕМЕ АЛМАШЫНУДА КҮРЕНӘ ДӘ ИНДЕ»
Ркаил ЗӘЙДУЛЛА, шагыйрь, язучы:
– Суверенлык мөстәкыйльлек дигәнне аңлата. Шуңа күрә бу чараны уздырганда, әлбәттә, аны искә төшерергә кирәк. Ул бит 90нчы елларда нәкъ шулай башланып киткән иде. «Мөстәкыйльлек көне» дип. Хәзер ул сүз кулланылыштан гомумән төшеп калды һәм гамәлдә суверенлык юк. Ә менә Республика көне дип үткәрү бүгенге вәзгыятькә туры килеп тора. Әле ул киләчәктә шәһәр көне генә булып калырга да мөмкин мондый сәясәт барса. Ә бу бәйрәмне уйнау-көлү, җыр-биюгә әйләндерү – ул үзе сәясәт бит инде, һәм ул сәясәтнең сәбәбен без яхшы беләбез. Шунысы да бар: бу датада ниндидер фәнни конференцияләр дә булырга тиеш иде. Сәясәтчеләрнең, аналитик галимнәрнең чыгышлары һәм без нинди хәлдә, кая барабыз, безнең киләчәгебез нинди булырга тиеш – менә шул уйланулар, ниндидер нәтиҗә ясаулар юк. Һәм ул кирәкми, күрәсең. Бу әйбер бит телевидениедә дә күренә. Ниндидер фикер алышулар юк дәрәҗәсендә. Күбрәк менә шул җырга, күңел ачуларга корылган безнең яшәеш. Игътибарыбыз бүгенге көн проблемаларыннан читтә. Ләкин акылы булган кеше күрә инде безнең кая барып ятканны. Һәм ул ул бәйрәмнәрнең исеме алмашынуда да күренә.
«БЕЗНЕҢ ДӘҮЛӘТЧЕЛЕК ҮЛМӘГӘН ӘЛЕ…»
Фәрит ЗӘКИЕВ – Татар иҗтимагый үзәге рәисе:
– Татар халкының тарихында бик зур һәм бөек вакыйга бу. Чөнки суверенлык яулау белән Татарстанның яңа дәүләтчелеге төзелә башлады. Бу бөек вакыйга. Дәүләт дәрәҗәсендә үткәрелергә тиешле дата. Элек зурлап, Югары Совет оештырган тантаналы җыелыш белән чын дәүләт бәйрәме итеп үткәрелә иде ул. Хәзер генә ул республика көне дип билгеләнә. Бүгенге көндә безнең дәүләт бар, бу дәүләт өчен көрәш бара, дәүләтчелек үлмәгән әле безнең.
Тик нигәдер «дәүләт», «суверенлык» сүзеннән куркалар. Безнең Конституциядә «Татарстан – демократик хокукый дәүләт», дип язылып куелган. Дәүләт булгач, әлбәттә, аның суверенитеты бар, ансыз булмый. Конституциядә дә бар ул суверенитет дигән сүз. Ачып карасын шушы документны бу сүзләрне әйтергә курыккан кеше.
ТАТАР ӨЧЕН КЕМ КӨРӘШСЕН…
Шулай да 30нчы август алдыннан бу көннең чын асылын аңлап бәйрәм иткән милли җанлы яшьләр дә бар иде. Гадәттәгечә, «Азатлык» татар яшьләре берлеге әгъзалары, мәсәлән, үз чараларын берничә көн алдан ук башлады. Оешма вәкилләре үз кесәләреннән меңәрләгән сум акча чыгарып, Татарстан байракларын һәм бу байракны нигез итеп алган тасмаларын эшләткән. Алар аны салкын җил, яңгырга да карамастан, урамга чыгып, машина йөртүчеләргә һәм узып баручыларга таратты. Күпләр берлек әгъзаларының бу адымын аңламый, хәтта аларның үз акчаларына байрак эшләтеп таратуларын да сәерлек дип саныйлар һәм бу турыда үзләренә үк әйтәләр икән. Тик берлектәгеләрнең бу адымының яшерен сере бар.
– Төркиядә булганда бер нәрсәгә игътибар иткән идем. Анда бөтен җирдә, биналарның диварларында, уңда да сулда да Төркия байрагы эленеп тора. Төрекләрнең балалары да балачактан байрак күреп үсә, шунлыктан аларның үз ватаннарына һәм телләренә яшьли мәхәббәт уяна. Психологик яктан бу кешенең эчке дөньясына барыбер ниндидер йогынты ясый. Мин үзебездә дә һәр адымда Татарстан байраклары эленеп торуын теләр идем. Тик бездә бу күренеш юк. Шуңа күрә татарның менә шушындый мөһим даталары уңаеннан кешеләргә үзебезнең республика байракларын таратырга тырышабыз, – дип аңлата «Азатлык» татар яшьләре берлеге җитәкчесе Наил Нәбиуллин. – Татарстан әләме аша татарларда милли үзаңны ныгытырга татар теленә һәм халкына карата мәхәббәт уятырга омтылабыз. Милләтне тәрбияләү кирәк. Безнең бу эшебез хәтта берникадәр милләтне тәрбияләү дә кебек. Шагыйрь Рафис Корбанның бик көчле шигъри юллары бар. Без һәрчак шуны күз уңында тотып эш итәбез:
«Милләтем», дип әйтсә берәү,
«Милләтче», дип чыкты сүзе.
Татар өчен кем көрәшсен,
Көрәшмәсә татар үзе!
Айгөл ЗАКИРОВА
Комментарии