ЗӘҢГӘР ТҮБӘЛЕ ЙОРТ

Бу газета кулыгызга килеп кергән икән, димәк, “ почтасы” сезне онытып бетермәгән әле. Хәер, бу очракта онытып калдырса да, ай ахырында барыбер искә төшерәчәк. Катлы-катлы саннар язылган түләү кәгазьләрен “эш итәсе” бар бит. Ни генә дисәк тә, почтасыз яшәп булмый инде. Уйлап карасаң, шул бер “почта” сүзе эченә күпме хезмәт сыйган.

Замана таләбе белән алар да үсеш кичерә. Компьютерлаштыру хакында әйтеп тә тормыйм. Инде аннан башка ничек эшлисе икәнен белүче дә калмагандыр. Кайбер почта бүлекчәләрендә тимер юл поездына һәм шәһәрендә концерт-спектакльләргә билет та юнәтергә мөмкин. Төрле түләүләр, алу, газета-журналга язылу гына түгел, йорт кирәк-яракларын да шунда ук сатып алырга була.

Кыскасы, “Татарстан почтасы” эшчәнлеге бер урында гына туктап тормый. Аеруча соңгы вакытта күп бүлекчәләр реконструкция кичереп, “яңадан туды”. Әйтик, шуның бер мисалын узган атнада гына үземә Кукмарада күзәтергә туры килде.

Яңарган бүлекчәгә иң беренче булып район башлыгы урынбасары да, почта җитәкчелеге дә түгел, ә 35 ел буе биредә эшләп пенсиягә чыккан Хатирә апа Салихова аяк басты. “Өч ел Ленинград блокадасында булып кайтып, 1946 елдан башлап 1979 елга кадәр монда эшләдем. Почтаның да төрле чагын күрергә туры килде. Яз көне кар суы эчкә кадәр керә иде, хәзер менә алай булмаячак инде. Стеналарын күр әле”, – дип шатланды ул. Дөрес, үзем бу бүлекчәнең 3-4 ай элек нинди булуын белмәгәч, чагыштыра да алмыйм. Әмма бирегә килгән халыкның шаккатулы карашы күп нәрсә хакында сөйли.

“Халык сорады – без эшләдек. Алар шәһәрнең бер башыннан икенчесенә кадәр йөрергә тиеш түгел, барысы да халык ихтыяҗын күздә тотып эшләнә”, – диде почтамты башлыгы Райнур Фәхриев. Аның җитәкчелегендә эшләүче иң лаеклы 4 кешегә эштәге уңышлары өчен Мактау грамотасы һәм 3 мең сум премия тапшырылды. Менә шул премия дигәненә шатландымы, әллә Мактау грамотасы көтелмәгәнрәк бүләк булдымы, бер апа: “Үләм, үләм”, – дип кычкырып җибәргәнен сизми дә калды. Шулай ук район башлыгы урынбасары Равия Кәримуллина кулыннан да элемтә бүлегендәге нәтиҗәле хезмәт өчен 4 кешегә Мактау грамотасы бирелде. Җырчы, биюче балалар бәйрәм ямен арттырды гына.

Кукмара күпмилләтле район булса да, Казан артындагы чеп-чи районы санала. Шуңа күрә “Кукмор-1” дип аталучы бүлекчәнең ачылыш тантанасы русча булуын бик үк кабул итеп бетерә алмадым. Моны “Татарстан почтасы” җитәкчесе Ольга Кузнецованың русча гына сөйләшүе белән аңлаттылар аңлатуын, әмма барыбер килешмим. Ике телдә барсын алайса!

Кукмараның үзендә 17 мең кеше яши һәм нибары 3 почта бүлекчәсе хезмәт күрсәтә. Димәк, бу бүлекчә, кимендә, 5 мең кешенең даими йөри торган урынына әйләнәчәк. Өстәвенә, ул күрше өч авыл халкына да хезмәт күрсәтәсе икән.

Ольга Кузнецова элемтә бүлеген крокодил Гена белән Чебурашка төзегән бөтен дуслар йорты белән чагыштырды. “Менә төзедек-төзедек һәм, ниһаять, төгәлләдек тә. Республикадагы барлык бүлекчәләрдәге ремонтны без шушы стильдә ясыйбыз, аларның барысы да төзек булсын иде. Гомумән, кайсына гына керсәгез дә, үз туган төбәгегездәге бүлекчәдә кебек хис итәрсез”, – диде ул “Татарстан почтасы”на караган бүлекчәләрнең бар җирдә дә зәңгәр түбәле ак йортка әйләнәчәгенә ишарә ясап булса кирәк.

Эльвира ФАТЫЙХОВА.

Казан-Кукмара-Казан.

Ыштанлыга шанс, ыштансызга ыштанс

Экономик кризис, татарча әйтсәк, икътисадның торгынлык халәте. Кемнәрнеңдер махсус оештырган коткысыдыр бу. Бозым!!! Сәгать кебек төгәл эшләгән экономик механизмның мөһим бер кәлтифунын алыштырып куйдылармыни, кинәт кенә аксый башлады. Шунысы сәер: беркем бернәрсә аңламый. Хәтта сәясәтчеләр дә мәктәпкә килгән беренче сыйныф балалары кебек, күзләрен мелт-мелт йомып, кризиста утыра. Халыкны тынычландырырга теләп, ниндидер аңлаешсыз программалар тәкъдим итеп, беркатлы халыкны бөтенләй бутап бетерделәр. Иркен итеп яшәргә күнеккән татар-байлар да югалып калды. Банкетлар да кимеде, мактаулар да ишетелми. Бөтен нәрсәне дә акча хәл итә дип яшәүчеләр хәзер бигрәк тә азынды. Чөнки юксызлык күпләрне юлдан аздырды. “Алдым-бирдем” принцибын “мин – сиңа, син – миңа” дигәне белән бутыйлар, ахрысы. “Алдым-бирдем” дигәннән, ул шәригать таләбе. Сәүдә шул чакта гына дөрес була: һәр ике як та катнашып, үткән заманда әйтелү белән төгәлләнсә. Ягъни мәсәлән, алам яки алачакмын дип түгел, ә алдым яки бирдем дип. Замана базармәннәре нәкъ шул канунны белмәүләре аркасында бәлагә юлыкмады микән? Хәзерге килешүләр барысы да киләчәк заман шарты белән төзелгән бит. Киләчәкне Аллаһы Тәгаләдән башка кем белә ала? Шулай булгач, фәлән елга килешү төзедек дип лаф ору ахмаклык булып чыга түгелме? Ә шәригатьчә булса? Базарга барып, чалбар алдым дисең дә акча сузасың, сатучы акчаңны ала да бирдем дип, кулыңа чалбарны тоттыра. Беркем берни оттырмый. Товарның сыйфаты ошамаса, кайтарып биреп, акчаңны кире аласың.

Бүгенге вәзгыятне аңлый алмаган җитәкчеләребезнең киләсе 10-12 елга план төзеп куюы, шул ук беренче сыйныф баласының өйрәнүне өйләнү белән бутап, корырга план корып утыруы белән бер түгелме? Ходай Тәгаләдән узып, план корып утырып булмый инде. Ул ничек дисә, шулай була. Киреләнсәк, ыштан да, шанс та юк.

Бәлки, бу кризис байларны миһербанлылыкка өйрәтер? Бәлки, ул азгыннарны акылга утыртыр өчен җибәрелгән бер сынаудыр. Юкса кеше дигән җан иясе азгынлыкның чигенә чыкты, явызлыкта ерткычларны уздырды. Бәлки, Иблис бәйрәм итәдер? Шайтанга каршы тора алмасак, чыннан да, эшләр харап. Ярый әле Аллаһы Тәгалә Үзенең Коръәни Кәримен иңдергән. Шуның буенча яшәсәк, ким дигәндә, ыштанлыларга шанс, ыштансызларга ыштан бирер иде. Иншалла.

Фәнис ШӘРӘФЕТДИНОВ.

Яр .

Берьяклы гына караш

“Экспресс газета”ны еш кына артистлар тормышына тыкшынган, оят дигән нәрсәне югалтып, бозыклыкны пропагандалаган газета булгангамы, элек-электән үк бик өнәп бетермим. Ә инде соңгы айларда басылган берничә санын укыштырып чыккач, тагын да гайрәтем чикте. Бигрәк тә 21нче санында басылган “Преступление без наказания” исеме астындагы материал күңелдә сораулар тудырды. Әлеге язма быелның 18 маенда Кырым татарларын депортацияләүгә 65 ел тулу уңаеннан Владимир Казаковның академик, тарих фәннәре докторы Андрей Гончаров белән әңгәмәсе нигезендә язылган. Мәкалә ниндидер максатны күздә тотып әзерләнгән күрәсең, югыйсә әлеге процесска берьяклы гына бәя бирелмәс иде. Тарихны су урынына эчәргә тиешле академик, ни өчендер, Кырым татарларын бары тик сатлыкҗан итеп кенә тасвирлый. Аныңча, имеш, Кырым татарларының барысы да диярлек немец оккупантларын шатланып каршы алган, фашистларга теләктәшлек иткән, корал тотардай һәркем фашистлар Германиясе сафына баскан, партизаннарны эзәрлекләүдә актив катнашкан. Янәсе, Сталин хаклы рәвештә Кырым татарларын депортацияләү турындагы карарга кул куйган. Депортация өчен алар Сталинга рәхмәт укырга тиеш, дигән фикерне дә алга сөрә автор. Югыйсә, имеш, сугыш беткәч әйләнеп кайткан кырымлы фронтовиклар урыс теллеләргә карата кылган гамәлләре өчен алардан канлы үч алыр, тулысынча юк итәр иде. Академик, ни өчендер, Совет Армиясе сафында күпме Кырым татары сугышуын да, партизаннар хәрәкәтендә күпме кеше катнашуын да телгә алмый.

Язмада Кырым татарларына карата бер дә уңай фикер күрмәгәч, Бөек Ватан сугышы тарихында казынасы иттем. Кырым биләмәсе немецлар тарафыннан 1941 елның ноябрь уртасыннан 1944 елның 12 маена кадәр оккупацияләнгән икән. Дөрес, Германия хәрбиләре тарафыннан 9 меңгә якын Кырымлы вербовкага эләгеп, немец формасы кия. Әмма Совет Армиясенә дә 1941 елда гына да Кырымнан 90 мең ир мобилизацияләнә, шуларның 20 меңен Кырым татары тәшкил итә. Гомумән, Бөек Ватан сугышы хәрәкәтләрендә 25 меңнән артык Кырым татарының гомере өзелә. Партизаннар арасында да һәр алтынчы сугышчы Кырым татары милләтеннән була.

Гадел үлчәүгә куеп карасаң, Кырым татарларының сугыш хәрәкәтендәге хезмәте бер дә депортация ягына тартырлык түгел дә түгеллеген, әмма җитәкчелеге башкачарак уйлый шул. 1944 елның 18 маеннан 20 маена кадәрге кыска гына вакыт эчендә Кырымнан 228 543 кеше эшелоннарга төялеп, чит-ят җиргә озатыла, шуларның 191 088е Кырым татарлары була. Депортациягә Кырымда яшәүче әрмән, болгар, грек, төрек һәм башка төр вак халыклары да дучар ителә. Фронтка исә махсус боерык җибәрелә. Аның нигезендә Кырым татарларын армиядән демобилизовать итә башлыйлар. Билгеле инде, күкрәкләрендәге орден-медальләргә, хәрби дәрәҗәләренә карамастан, алар турыдан-туры сөргенгә сөрелә. 1949 елда, мәсәлән, андыйлар 8995 кеше исәпләнә, шуларның 524е – офицер, 1392се сержант дәрәҗәсендә була.

Андрей Гончаров сөргенгә җибәрелүчеләр азык-төлек белән яхшы тәэмин ителгән дип исәпли. Ул моны шул чордагы азык-төлек нормасын билгеләгән документларга таянып әйтә, янәсе, әнә илдә нинди авыр чор булган, ә депортацияләнгән Кырым татарларын һәр көнне кайнар аш, ипи-май, ит, балык белән сыйлаганнар. Нормалар, бәлкем, каралган да булгандыр, әмма тарихчыбыз илебездәге гамәл-тәртипләрне күрмәмешкә салыша. Әгәр дә ул азык-төлек бирелеп барган булса, вагоннарда барган халык юлда ук кырылмас иде. Статистика мәгълүматларына Караганда, депортацияләнгән Кырым халкының 46% чамасы берничә ел эчендә мәңгелек дөньяга күчкән.

Шушы ук “Экспресс газета”ның икенче бер санында Ростов өлкәсенең Еланская станицасында атаман Красновка һәйкәл куелуы турында хәбәр ителә. Язмада генерал Красновның Бөек Ватан сугышы чорында Вермахт составындагы казак гаскәрләренең баш идарәсе җитәкчесе булганлыгы күрсәтелә. Димәк, казакларның да күпмедер өлеше Гитлер ягында булган дигән сүз бу, ни өчен алар да депортацияләнмәгән?

Ә генерал Власов? Бүген урыс матбугаты аны сатлыкҗан булмаган, ә бәлки НКВД агенты буларак махсус задание үтәгән дигән версияне алга сөрә. Шулай дими хәл юк, чөнки власовчылар арасында урыс милләтенең күпчелек булуы беркемгә дә сер түгел. Ә болай генерал Власов акланса, аның сугышчылары да аклана дигән сүз, ягъни алар Совет гаскәрләренә каршы торган атлы булып кына кыланган, чынлап сугышмаганнар.

Тарих фәннәре кандидаты Гончаровка бер соравым кала калуын. Безнең Татарстан татарларын депортацияләү планы да эшләнгән булган бит, әгәр дә аны тормышка ашыра алган булсалар, ул безгә бүген нинди гаеп ташлар иде икән. Болай җирлек юк кебек инде: фашист гаскәрләре безнең республикага килеп җитә алмаган, бөтен ир-ат окопларда яткан, хатын-кыз, бала-чага иген иккән, ит җитештергән, корал ясаган. Хәер, сылтавын барыбер табарлар иде, чөнки без татарлар.

Җәүдәт ХАРИСОВ

Комментарии