Үзебезчә яшисебез килә

Үзебезчә яшисебез килә

Без, бер төркем милли җанлылар, үткән атнада 922-1236нчы елларда дәүләтчелегебезнең башкаласы булган Биләр тыюлыгына сәяхәткә бардык. Янәшәдәге аланда «Сәләт» лагеры икән. Монда балалар зур-зур чатырларда яши, ахрысы, зур мәйданда урнашканлыгы өстән күренеп тора.

Биләребезнең территориясе тәрбияле, планда бөтенесе дә күрсәтелгән. Изге чишмәдән ерак түгел ачык җирдә намаз уку өчен көйләнгән иркен генә мәйданчык та бар. Өйлә намазы шунда укылды, хатын-кызлар шактый күп бастылар.

Сәүдә әйбәт оештырылган, нәрсә генә юк: китаплардан башлап, чүпрәк-чапрак, «биздилүшкә»гә чаклы. Кызлары товарларын чатнатып безнеңчә тәкъдим итеп торалар, теләгәннәргә, изге чишмә суын алып кайтыр өчен, 5-10 литрлы шешәләргә хәтле бар.

Гаилә белән ял итүчеләргә дә барча шартлар тудырылган. Аш-су әзерләүдә файдалану өчен прокат эшли, мичләре бик җыйнак, өстәлләре дә түбә астында, иркен, уңайлы.

«Кызлар каласы» урынына мендек. Ул табигый текә ярлар, елга һәм ясалма чокырлар белән ныгытылган булган. Риваятьләр буенча, 40 кыз булып, 1236нчы елның көзендә монгол-татарлар явына каршы сугышта үлгәннәр, ә кала яндырылган, шуннан соң торгызылмаган. Шул урында кара төстә обелиск тора һәм 40 төп чыршы утыртылган. Баскычлардан менгәндә ял итеп алу өчен уңайлыклар тудырылган, мәйданчыкларда утыргычлар ясалган.

Без толерант халык, дип мактанып йөргәндә, кирәк бит, ә, бер шапшак сыер бөтен көтүне боза дигәндәй, музейда кассир татарча «ике билет кирәк» дигәнне дә белми икән. Адәм көлкесе, «ике» дигән санны гына өйрәнеп булмый микәнни соң?! Алар шул халыкка хезмәт күрсәтеп, хезмәт хакы алалар, шундый кәпрәйгәнлекләрен күрсәтмәсәләр, күңелләре булмый торгандыр шул кайберәүләрнең. Экскурсовод та урыс телендә генә сөйләде. Анысын без аңлыйбыз аңлавын, тик күңелгә якын түгел. Зөя утравындагы экскурсиядә булсак бер хәл.

Инде тагын кафеда стенага матур итеп беркетелгән чигелгән сөлгеләрне дә ике телдә яздырырга булгандыр. Безнең вак җитәкчеләребезнең гамьсезлеге нәтиҗәсе бу, аларның санга сукмауларыдыр.

Кайту уңаенда Әлкидәге С.М.Лисенков исемендәге туган як тарихы музеена кереп чыктык. Ну и ну! Сүз юк! Нинди генә экспонатлар юк! Ул хезмәткәрләрнең ачык йөзлелеге, күп белүләре, материал җыюлары әйтеп-язып бетерерлек түгел. Теләк булса, барысын да оештырып була бит. Үзләре хезмәт куйганнар, иренеп тормаганнар һәм читтән килеп эшләүчеләрне дә көтеп ятмаганнар. Хезмәт хакы алу өчен генә урнашып эшләүчеләргә үрнәк. Һәрбер эштә шулай, барыбер көнең үтәчәк, менә хезмәтеңә чын күңелдән бирелеп эшләсәң, кайда эшләвеңә карамастан, файдага булыр.

Йә Аллам!

Тагын матур хыялларга бирелеп кайтып барганда, Казанга кереп бераз юл үткәч, тау башындагы озын һәм биек йорт түбәсенә зур кызыл хәрефләр белән «Россия» дип язып куелганын күрәсең. Иделдә йөзеп бара торган теплоходлардан да күренә торгандыр ул.

Ни карыйсыз, түрәләр?! Без Татарстан Республикасында яшибез түгелме соң?

Шул ук вакытта «Кольцо» янындагы кунакханә өстендәге «Татарстан» дигән язуы алынды. Милли банкыбыз ябылды, «Татарстан» поезды бетерелде, «Татфлот» юкка чыкты, шулай ук «Татарстан почтасы», «Татфондбанк» бетте. Федераль үзәк безнең бәйсез эшли алуыбыздан көнләшә булса кирәк яки тагын да кысуны күз уңында тотадыр. Юкса республиканың, ягъни анда яшәгән барча халыкның эшләп тапкан табышын тартып алуга карамастан, ул түзә, калган азына да канәгать булып яши бирә. Татарстаныбызга үзенчә көнкүреш итәргә ирек бирсәләр, башкаларга үрнәк бай төбәк булып, һәм бу байлык Русиянең үзенә дә файдага гына булыр иде. Төп милләтебезнең геннарына тумыштан түземлелек салынгандыр, чөнки күп гасырлар дәвамында эш аты итеп тотылганбыз. Ә башка төбәкләрдәге кардәшләребезнең, ерак әби-бабаларының туган җирләрендә яшәүләренә карамастан, хәлләре тагын да мөшкелрәк.

XXI гасыр булуга карамастан, Русия Федерациясе Татарстанга ирек бирергә җыенмый бугай. Шуның өчен 90нчы елларда төзелгән шартнамә нигезендә ирешеп калган мөмкинлекләребезне, Конституцияләргә нигезләнеп, кайтарырга кирәктер. Бәйсез һәм баерак яшәргә телибез! Инде чирек гасыр шартнамәләр нигезендә гомер иткән чорда, татар халкының явыз түгеллегенә ышанырга вакыт. Беренче шартнамә Татарстанда яшәүче барлык халыкларның мәнфәгатен күздә тотып төзелгән иде – бөтен дөньяви шартларны үз эченә алып. Татар халкының дөньяда сыенырлык башка дәүләте юк, аның да үз телен саклап һәм гореф-гадәтләрен тиешенчә үтәп яшисе килә.

Яңалыклар карыйм әле дип, «көфер тартмасын» ачуың була, анда тагын кешелекне юкка чыгара торган кораллар белән мактанышалар, Сүрия белән Украинадагы сугышлар турында сөйлиләр яки атакайлар, су бөркеп, тәре үптереп йөриләр. Әйтерсең илдә башка төрле яшәеш юк. Икенчесенә күчерәсең, анда – кәеф-сафа йә берәр спорт ярышы. Өченчесен ачсаң, анда бөтенесе безнең илгә карата дошманлык күрсәтәләр дигән уйдырманы сеңдерергә тырышалар.

Элек ике генә канал булган вакытта да төрле милләт вәкилләре хакында тапшырулар күрсәтәләр, аларның чыгышларын бирәләр иде. Бетте шул ул элеккеге кешечә яшәү заманнары. Хөкүмәт балаларга Бердәм дәүләт имтиханын урыс телендә генә бирдертеп, шул ук вакытта чит ил гражданнарына диссертацияләрен үз телләрендә яклау мөмкинлеге тудырган карар чыгарган. Шулай булгач, тагын элеккеге сүзне кабатлыйбыз инде: безнең ише милләт халыкларына, бу чорга яраклашып, бер-беребезгә ярдәмләшеп, үз-үзебезне саклап калу үзебездән генә тора – шуны онытмасак иде, туганнар.

Илгизәр АКЪЕГЕТ,

Яшел Үзән районы, Осиново бистәсе

Комментарии