Дискотека кирәкме – ярты куй!

Дискотека кирәкме – ярты куй!

Авылда халыкны, бигрәк тә яшьләрне берләштереп, дуслаштырып торучы үзәкләрнең берсе булып элек-электән үк йорты саналган. Ял итү, күңел ачу, яшьләрнең танышу, кавышу урыннары да шунда булган.
Мәдәният йортлары бу вазифаларын бүгенге көндә дә саклап килә. Районнардагы күп авылларда клублар гөрләп эшли, бәйрәмнәр, концертлар оештырыла. Бу эшчәнлек, әлбәттә, җитәкчедән тора. Үз эшенең остасы булган, халык өчен тырышкан мәдәният йортлары җитәкчеләренә сокланып карарлык. Шуларның берсе – күп еллар буе районының Югары Әлморза авылының мәдәният йорты җитәкчесе булган Илдус Илалетдин улы Габделбәров. Ул елларда клубы гөрләп эшләде, һәр бәйрәм саен йә концерт, йә спектакль куелды. Илдус Илалетдин улы үзе яшьләрне курайда, гармунда уйнарга өйрәтте. Кич җитүгә клуб халык белән тула иде. Туйганчы бию, уеннар уйнау дисеңме…
Ләкин ул елларны хәзер сагынып искә алырга гына калды шул. Бүген исә дусларымны күреп, күңел ачып керим дип клубка чыксаң, бикле ишектәге зур йозакка юлыгасың, бу гаҗәп тә түгел. «Бүген дә ачылмас инде бу», – дип, бераз көтеп торганнан соң, яшьләр башка күңел ачу урыннары эзләп йә күрше авылга китү, йә урам буенча шаярып, «күңел ачып» йөрү ягын карый. Ә бит авылда нинди зур мәдәният йорты!!! Заманында тирә-юньнән яшьләр өзелми иде. Бүген үзебезнекеләргә дә ял итеп, биеп кайту урыны юк.
Илдус Илалетдин улыннан соң авыл клубы бөтенләй таралды дисәң, бер дә ялгыш булмас. Хәзерге җитәкче үзе клубка айга бер генә чыга. Ул көнне дә музыка юк. Биер идек, музыка куй инде, дип ялынгач, «Бер ярты булса, куям», – дип кенә көлә.
Башка көннәрдә кем беренче килә, шул ачып керә ала, чөнки ачкыч шунда ишек төбенә генә эленгән. Музыка булмагач, кәрт сугып утырасы гына кала.
Бинаның торышы турында әйтеп тә торасы юк. Яз җитсә, түбәдән су ага, җиһазлар җимерелгән. Музыкаль үзәк булса да, уйнатырга дисклар юк. Бары Мирсәет Сөнгатуллин һәм Ландыш Баһавиныкы гына… Актлар залындагы пәрдәләр инде клуб ачылган елны эленгән булганга, ертылып, каралып беткән. Елына бер тапкыр каладан концерт куярга килгән кунаклар алдында оят. Инде ничә ел бер бәйрәм, концерт үткәрелгәне юк. Күптән түгел узган 23 февраль, 8 март бәйрәмнәрендә авылдашлар белән очрашырбыз, күңел ачып керербез дип чыккан авыл халкы да ябык ишек төбен таптап кайтып китте. Ә клуб мөдире берни булмагандай өендә ята, эш көне бара бит, димәк, хезмәт хакы да бар. Бу хәлләр күпме дәвам итәр икән? Иң кызыгы, өстәгеләр моны күрми, ә бәлки, күрергә теләмидер. Ә бит бүгенге көндә бөтен илебез буенча авылларны саклап калу, үстерү эшләре алып барылу турында еш ишетергә туры килә. Яшьләрне авылларга җәлеп итәргә тырышалар. Ә мондый җитәкчеләр булганда, авылның киләчәге билгеле инде.
Киләчәктә үзгәрешләр көтеп, Әлморза авылы яшьләре.

Бу хат инде күптән алынган иде. Башта шул авылның җирле үзидарә рәисе, мәдәният йорты мөдире белән телефон аша гына сөйләшеп, шундый эчтәлекле хат алуыбыз, үзебезнең кунакка киләчәгебез турында кисәтмәкче идем. Хәл уңай якка үзгәреш алмасмы, төзәтергә тотынмаслармы, янәсе. Шуңа да эшемне аларның телефон номерын барлаудан башладым. Хатның төгәл булмавы, фамилияләр тулысынча аталмау аркасында, кызык хәлгә дә калдым әле.

ЯЛГЫШ СҮГӘ ЯЗДЫМ

Югары Әлморза авылы мәдәният йорты җитәкчесенең телефон номерын эзли торгач, Наилә Әгъзам кызы Хәсәновага шалтыратырга кушып, аның кесә телефоны номерын бирделәр. Әллә мин дөрес аңлатмаганмын, әллә «информатор» тыңлап җиткермәгән… Ярый, хуш, җыйдым номерны. Хатта язылганнарны Наилә апага сөйли башлагач, ул тәмам пошаманга төште.

– Нишләп клубны ачмыйк ди инде, булмаганны! Кич белән 8дән 11гә кадәр дискотекалар уздырабыз, бәясе – нибары 5 сум! Әле менә аппаратураны көйлисе бар, бераз эштән чыгып тора. Бәйрәмнәр дә даими уздырыла, бөтен күрше авыл яшьләре безгә йөри, чөнки бездә күңелле. Бишенче ел клубта эшлим, зарланган кеше юк иде, яшьләр белән уртак тел таба алдым дип уйлый идем, алар белән эшләү үземә дә бик ошый, бик уңай бит ул хәзерге яшьләр… Кызым да клуб мөдире булырга җыенып, Алабугада югары белем алып йөри. Әллә соң шуңа көнләшеп, минем өстән шикаять иттеләр микән?! Әле менә операциядән соң булса да йөрим бит…

Ул шулкадәр ихластан гарьләнде ки, әйткән бер сүзенә карусыз ышандым һәм хатта язылган сүзләр өчен үземне чын-чынлап гаепле итеп тойдым. Сөйләшә торгач, Наилә апаның күрше авылда, Юхмачы авылында мәдәният йорты мөдире булып эшләве билгеле булды – иркен итеп сулыш алып, аның өчен тынычлап калдым. Ялгышымны икебез дә аңлагач, Наилә апа үзе үк Югары Әлморзада җитешсезлекләр булуын дәлилләде.

– Әйе, ул авылның яшьләре дә безгә килә, Маратны ачмый дип әйтәләр шул, – диде.

Җирле үзидарә рәисе Рөстәм Игламовка шалтыраткач, ниһаять, Югары Әлморза авылы клубы мөдире Марат Хәмидуллин булуы ачыкланды. Шулай ук бу рәис клубның авыл җирлеге балансында булмавын, район мәдәният бүлегенә каравын да әйтте.

Эзли торгач, Маратның да, аның әнисе Гөлфәридә апаның да телефон номерларын таптым. Район мәдәният бүлегенә дә ай дәвамында көн саен диярлек берничә шалтырату ясадым. Кайда телефонны алучы юк, кайда сөйләшеп тормыйлар, кайсы «недоступен»… Кыскасы, узган атнада җыендым да Әлкигә чыгып киттем.

ӘЙТЕЛМИ ДӘ КАЛГАН

Югары Әлморза авылы клубы турында язган яшьләр бераз арттырып җибәрмәгәнме дип шикләнгән идем… Әйтеп тә бетермәгән урыннары булган икән. Мәдәният йорты дигән урында диварлары чатнап ярылган, тәрәзә урынына пакетлар кадакланган, хәерче агач ишекләре кечкенә йозакка бикләнгән, тышкы яктан акшарланган, ташландык больницаны хәтерләтүче бинага тап булдым. Нишләптер аның диварында кояшта төсе уңып беткән «Җиңү көне белән!» дигән плакат әлегә кадәр эленеп тора. Әйе, тормыш монда Җиңү бәйрәмендә туктап калган төсле. Быелгысында да түгел, ә 1945 елгысында.

Изображение удалено.

Хатта язылганча, клубның ишек төбендә ачкыч кына эленеп тормый иде. Бәлки, аның авыл яшьләре генә белә торган урыны бардыр?! Клубның эчке ягын бик күрәсем килгән иде югыйсә…

Маратны эзли торгач, аның Кәчи авылына эшкә киткәнлеге мәгълүм булды. Шул авылда китапханәче булып эшләүче Гөлфәридә апада исә ачкыч юк икән. Тик бу аргумент нигәдер бер дә ышандырырлык булып яңгырамады.

– Килеп йөрисегез дә юк иде инде. Теге юлы сез үзидарә рәисенә шалтыраткач, ул Марат янына килгән иде, редакциягезгә шалтыратып та карадык, нишләптер чыгып кына булмады.

Гөлфәридә апа – Маратның әнисе. Ул 30 елдан бирле китапханәче булып эшләвен әйтте. Клубка кереп, эчке яктан карарга теләвемне әйткәч, гаҗәпкә калды.

– Нәрсә карыйсың инде син анда? Фойены карап чыксаң гына. Аппаратура юк, ватык. Бер тапкыр Марат үз акчасына ремонтлаткан иде, шуннан соң тагын ватылды да шул килеш ята.

– Дисклар бармы соң?

– Каян килсен?! Атна ахырында дискотекалар уздырырга егетләр үзләре алып килә. Аппаратураны да яшьләр үз өеннән китерә. Шуңа күрә дискотека түләүсез дә.

– Ә бәйрәмнәр, концертлар оештырасы булса?

– Менә Сабантуйга да кемнән нәрсә җыйдылар. Кемнән DVD, кемнән дисклар шунда… Шулай итеп кенә уздырып чыктылар. Район бирмәгәч, ул каян алсын? Марат 4 мең 100 сум хезмәт хакы ала ул. Анысы да май аеннан гына булды әле аның. Аңа кадәр тагын да аз иде. Шул акчага ул гаиләсенә ашарга алсынмы, клуб аппаратурасын ремонтлатсынмы?! Гомумән, без барыбыз да ярты окладта эшлибез. Техничка да, мин дә, ул да…

– Концерт программасы белән җырчылар да киләдер әле, авылыгыз бигрәк зур икән.

– Концертлар килә, ләкин аларны да дәшеп кенә китерәбез, тырышлык нәтиҗәсе инде.

– Ул бинада ремонт булганы бармы берәр кайчан?

– Булганы юк дияр идем, моннан биш ел элек микән, авыл җирлеге биргән буяулар белән аз-маз тәрәзә-ишекне сылап чыккан идек.

– Элеккеге клуб мөдирегез кайда соң?

– Үлде ул. Аның урынына башка эшләрдәй кеше булмаганга гына Маратны куйдылар дип уйлыйм инде мин.

Улының салгалавын (вакыт-вакыт кына) хәтта әнисе дә инкарь итмәде. Димәк, дискотека куюны сорагач, яшьләрдән бер ярты таптырып «шаяруы» турындагы сүзләр дә нигезле булып чыга.

ЧИШЕЛҮГӘ АЗ ГЫНА КАЛГАН

Район мәдәният бүлеге бинасын күргәч тә, үз күзләремә ышанмый басып тордым әле. Югары Әлморза авылындагы клубтан әллә ни ерак китмәгән бу бина да күптән ремонт күрмәгән икән. Хәер, ник гаҗәпләнергә? Әлки районында күпчелек авыллар да инде «искергән»: таркалган, каралып кыйшайган, күп йортларның тәрәзәләре кадакланган. Мәдәният йорты гына тантана итеп өр-яңа бинада утырмас бит инде?!

Әлеге ике катлы бинаның беренче катында урнашкан базарда бераз адашып йөргәннән соң, шунда сату итүче ниндидер урыслар икенче катка күтәрелеп карарга киңәш итте. Андагы лабиринттан көч-хәл белән үземә кирәкле бүлмәне дә эзләп таптым.

Әлки районы мәдәният бүлеге җитәкчесе Резеда Әхәт кызы Гайфуллинага күргән-белгәннәремне сөйләгәч, ул болай диде:

– Әйткәннәрегез белән килешми чарам юк. Шушы бинага да, Югары Әлморзаның мәдәният йортына да капиталь ремонт планлаштырган идек. Әлегә бераз кыенлыклар гына килеп чыкты. Биналар бик начар хәлдә, бик иске. Марат турында бер сез генә әйтмисез, андый проблема да бар. Элек клубта эшләгән, махсус белеме булган Лилия Сәгыйрова дигән хатын декреттан чыккач, аны шунда эшкә урнаштырырга дип көтәбез. Андый зур авыл клубсыз утырырга тиеш түгел. Мин үзем дә әле мәдәният бүлеге җитәкчесе булып күптән түгел генә эшли башладым, кулым җитмәгән урыннар бар, ләкин бу мәсьәлә якын арада хәл ителәчәк, – диде ул.

Биналары начар хәлдә булса да, күпме йөреп, бу кадәр ачык, ягымлы җитәкчене күргәнем юк иде. Һәркем аның кебек булган проблеманы танысын иде ул һәм төзәтергә дә алынсын иде.

Без инде Казанга кайтып бара идек, Марат элемтәгә чыкты. Ләкин аның әнисе һәм берничә авылдашы хаттагы фактларны раслап өлгергән иде инде. Авылдашлары дигәннән… Яшьләр белән интернет аша аралашып алырга туры килде, чөнки көпә-көндез урамда бер-ике бала-чагадан башкасын күрмәдем. Мин сораштырган кешеләр хатта язылганнарны тулысы белән раслады һәм клуб җитәкчесен яшьләр хәленә керә белмәүдә, уртак тел таба алмауда гаепләделәр.

Берәү булса, шундый зур авылдагы клубта аппаратура булдырып, яшьләргә тирә-яклар көнләшерлек дискотека ясар, клубны гөлләр итәр иде. Ярый, дискотекасы түләүле дә булсын ди, ләкин ул яхшы булса, яшьләр аның 10-15 сум булуына карап торыр дип уйламыйм. Тирә-яклар да заманча, яхшы дискотека уздыруыгыз турында ишетеп сезгә килә башлар иде.

Булса ярый, булмаса да… Болай эшләргә калса, клубның җитәкчесе булып, бюджет акчасын ашап ятканчы, аның булмавы яхшырак.

Эльвира ФАТЫЙХОВА.
Казан-Әлки-Югары Әлморза-Казан.Дискотека кирәкме – ярты куй! , 3.8 out of 5 based on 11 ratings

Комментарии