«Алло, Безнең гәҗитме?»

«Алло, Безнең гәҗитме?»

АКЧАНЫ АЛЫП БУЛМЫЙ

Минем кызымның өч баласы бар. Зурысына – 16 яшь, кечеләре әле ул яшькә җитмәгән. Путин бирә торган балаларга тиешле 10 мең сум акчаны гына ала алмый. Пенсия фондына мөрәҗәгать итәргә дип барган иде, ишек төбендә сакчы тора икән, бөтенләй кертмәгәннәр дә. Нишләп карыйк икән соң, башка кешеләр бу акчаларны алып бетерде бит инде…

Клара ШӘРӘФИЕВА

Бөгелмә шәһәре

Сезнең мәсьәләдә Бөгелмә районының Пенсия фоны җитәкчесе Игнатьева Елена Дмитрий кызына шалтыраттык, вәзгыятьне аңлаттык. Кызыгызның адресын бирдек. «Без аны табып, барысын да аңлатырбыз, булышырбыз, әлеге мәсьәлә хәл ителәчәк», – диде җитәкче.

ТАШЛАНДЫК ЙОРТТАН КУРКАМ

Минем күршедә ташландык йорт бар. Түбәсе юк, җил каерып ыргыткан. Тик шуңа да карамастан, электры да, газы да өзелмәгән. Әгәр андый-мондый хәл булып, янгын чыгачак икән, үземнең өем дә янып бетәчәк, Алла сакласын. Әле җитмәсә капка төбен йорт биеклеге чүп үләне баскан – килеп чабучы да юк. Беркем бернинди чара күрми. Нишләргә мөмкин икән соң? Килеп тә карамыйлар ичмасам…

Әлфинур ПАШИНА

Чистай шәһәре

Чистай районы хакимият йортына шалтыраттык. Торак мәсьәләләре буенча башкарма комитет урынбасары Халидә Рәшит кызы Нуруллина әлеге очракта сезгә Торак инспекциясенә мөрәҗәгать итәргә киңәш бирде. «Укучыгыз инспекциягә гариза язсын. Әлеге мәсьәләне алар гына хәл итәргә мөмкин. Чөнки бу шәхси милек саналучы йорт», – диде ул.

МИН ТӨШ КҮРДЕМ…

Хәния Фәрхинең кызы «Төшемдә әниемне күрдем», – дигән. Мин дә әниемне һәм әтиемне күрдем бит әле төштә. Алар икесе дә мәрхүм инде. Күрше авылдан әнигә кунакка килгәнмен икән, дим. Түр башында өстәл тулы ризык. Алъяпкычын киеп әни басып тора. «Токмач басарга килдем, әни», – дим. Ул арада өебезгә эшләпә кигән зур гәүдәле бер ир килеп керде. Таныш кеше түгел иде. Бу кем булды икән, дип, куркып уяндым. Бу төшне ничек юрап була икән? Әллә мәрхүм туганнарым төшемә килгәч, миңа да китәргә вакыт җиткән дигән сүз микән?

Галимә МИФТАХОВА

Апас районы

Төш юраулар белән шөгыльләнмәсәк тә, киңәш итеп шуны әйтә алабыз – әрвахлар төшкә кергән вакытта алар рухына дога кылып, хәер бирергә кушалар. Хәер-дога сорап төшкә керәләр, диләр. Шуңа күрә начар уйларыгызны башыгыздан чыгарып, барысын да яхшыга юрагыз. Сәламәтлек һәм озын гомер телибез сезгә.

ПОЛИЦИЯГӘ ШАККАТТЫМ

«Безнең гәҗит»нең 17нче санында чыккан «Битлек кими чыксаң – кыйныйлар» дигән язманы шок хисе кичереп укыдым. Менә безнең хөкүмәтебез нинди полиция хезмәткәрләрен тота икән. Аларга кесә тутырып хезмәт хакы түлиләр, шуңа күрә алар безнең иминлегебезне сакларга тиешле кешеләр түгелме соң? Икенче төркем инвалидның борынын сындырып, әнисен санга сукмаулары да һич аңлашылмый. Әле җитмәсә, аңлатмасын укытып тормый гына кул куйдырганнар бит. Анда ниләр язылганын бер Алла гына беләдер. Мондый хәлләр еш булып тора. Шушындый мәсьәләләрне халыктан яшермичә, беркемнән курыкмыйча бастырып баруыгыз өчен зур рәхмәт.

Мөҗәһидан МОРТАЗИН

Мөслим районы, Исәнсеф авылы

***

Узган атнада укучыларыбыздан менә шундый шалтыратулар кабул итеп алдык. Соравыгызга җавап тапмасагыз – борчылмагыз, димәк, аңа җавап эзләнә. Сезнең белән һәр атнаның чәршәмбесендә 10нан 13:00 сәгатькә кадәр турыдан туры элемтәдә аралашабыз. Сорауларыгызны, зарларыгызны һәм фикер-тәкъдимнәрегезне башка вакытта да җиткерергә мөмкин. Ләкин катлаулы мәсьәләләр бары тик шул элемтә вакытында гына кабул ителә. Редакциябезнең телефоны – (843)239-03-53. Шулай ук кесә телефоныннан да шалтыратырга була: 8927-039-03-53.

Игътибар, эпидемия чорында редакция кешеләрне кабул итми, бары тик телефон аша гына мөрәҗәгать итәргә мөмкин.

Мөрәҗәгатьләрне Айгөл ЗАКИРОВА кабул итеп алды

Комментарии