- 01.07.2016
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2016, №26 (29 июнь)
- Рубрика: Тормыш сулышы
Казаныбызда урыс патшаларының һәйкәлләрен куярга җыенулары турындагы мәкаләне укыгач, бик нык ачуым чыгып, хурланып та, аптырап та калдым әле. Гадәттә, һәйкәлләрне халкына карата изгелекләр эшләгән шәхесләргә куялар иде. Әллә инде хәзер чит җирләрне басып алып, халкын хокуксыз калдырып, төрлечә, бетмәс-төкәнмәс җәзалар күрсәтеп җәфалаганнары өчен дә, урыс патшалары ул халыкның хөрмәтенә лаеклы кешеләренә әйләнделәр микән? Басып алынганнар гына түгел, Русиянең үз халкы да, бернинди рәхәт күрмичә, хәерчелектә яшәде бит патшалар заманында.
Шул ук әби-патша Казанга килгәч, татарларга мәчет салырга рөхсәт иткән икән, ул бит аның миһербанлылык күрсәтүе түгел, мәҗбүр ителүе булган . Ни өчен дигәндә, татар һәм башкорт халкы, Пугачёв явында актив катнашып, патшага каршылык күрсәтүчеләр булган.
Татарларга гына түгел, урысларга карата да бик күп әшәкелекләр эшләгән миһербансыз (үз малаен үзе кыйнап үтерүче) Пётр патшага, Казанның меңьеллыгына багышлап, Петербург урамында һәйкәл куймакчы булганнар иде. Безнең ТИҮ һәм Зәки Зәйнуллин кебек милләтпәрвәрләрнең тырышлыгы белән, патша һәйкәлен түгел, гомере буе гаделлек нигезендә татар халкын яклап эш иткән зур галим Лев Гумелёвның бюсты куелды һәм дөрес эшләнде. Русиянең үз халкына да бер җиңеллек тә эшли алмаган патшаларның һәйкәлләре кайларда гына бардыр, булса да, санаулы гына дип беләм.
Безнең халкыбыз арасында зур хөрмәткә лаек булган шәхесләребез күп, тик ни гаҗәп, Казанда милләттәшләребезгә куелган һәйкәлләр берничә генә. Бик озак һәм авырлыклар белән, халыктан җыелган акчалар хисабына булса да, данлыклы композиторыбыз Салих Сәйдәшевкә Казаныбызда һәйкәл куйдыру бәхетенә ирешсәк тә, хөрмәтле композиторыбыз Сара Садыйковага багышлап ясалганын куяр өчен урын мәсьәләсе башкарып чыга алмаслык проблемага әйләнде. Казанны басып алганда һәлак булган колонизаторга әллә кайчан куелган булса да, Казанны яклап һәлак булганнарга һәйкәл куйдыру мөмкинчелеге булдырылмады.
Казан шәһәре җитәкчелегендә утыручылар татар халкына багышланган сорауларның берсен дә хәл итәргә кирәк дип санамыйлар. Саный башласаң, андый сораулар бик күп. Әллә моны махсус рәвештә, халык күтәрелеп чыгып, республикадагы тынычлыкны бетерү өчен шулай эшлиләрме икән дигән уйлар килә башлый.
Рәфкать ИБРАҺИМОВ,
Казан шәһәре

Комментарии