- 01.07.2016
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2016, №26 (29 июнь)
- Рубрика: Тормыш сулышы
(яки минем юл кайгыртып үткән юлым)
Төзеләчәк юлга бирелгән акчаның миллионын да
УРЛАТМАСКА!
Технология үтәлешен, срокларын
Контрольдә тотарга!
(Шигарь)
31 декабрь, 2015 ел.
Иске елны озату, яңасын каршылау мәҗлесендә Актаныш районы, Татар Ямалысы авылының мәдәният йортында авыл җирлеге башлыгы Роберт Нуриев яңа 2016нчы елда Бүләк – Ямалы юлын асфальтлау өчен 78 млн сум акча бирелүе турында игълан итте.
4 гыйнвар, 2016. Актаныш.
Район башлыгы Фаил Камаев:
– Министрлар Кабинетының карары бар. Бүләк – Ямалы юлына 75 млн сум (?Ә.С.) акча бирелгән.
Мин:
– Фәрештәнең «Амин» дигәненә туры килсен. Шатлыклы хәбәр.
Ул:
– Министрлар Кабинетына барып йөрмә инде.
Мин:
– Ярар.
78 миллион сумның 75кә калуы гаҗәпләндерде. Әле кыш, эш башланмаган, ә 3 миллионы кайда?
14 гыйнвар, 2016. Актаныш.
Казанга Министрлар Кабинетына, Илдар Халиков исеменә шушындыйрак эчтәлекле телеграмма җибәрдем: «Актаныш районының Бүләк – Ямалы юлын асфальтларга постановление чыккан, диләр. Кем постановлениесе? Аның номеры һәм датасы? Юлны нинди оешма төзиячәк? Күпме акча бирелгән? Төзелешне башлау һәм тәмамлау сроклары ничек?»
21 гыйнвар, 2016.
Әлегә җавап юк.
22 гыйнвар, 2016.
«Татавтодор»ның Минзәлә филиалы, Актаныш бүлекчәсендә булдым. Юлның технологиясе белән танышмакчы идем. Кертмәделәр. Каравылчы үзләренең начальниклары Мансуров Рәхимҗан Хәбибҗан улы белән телефоннан сөйләште. Юлның аркылы киселеше кирәк иде, дидем. Мансуров, андый мәгълүмат бирмибез, ди.
Район әһәмиятендәге юл да яшерен объектларга керә микәнни?!
24 гыйнвар, 2016. Ямалы.
Авылдагы «Чиялек» хуҗалыгы башлыгы Хәмзә Гыйльметдинов:
– Шул, вак таш җәйсәләр ярар инде. Асфальтка акча җитмәстер.
25 гыйнвар, 2016.
Прокуратурага бардым. Прокурор ярдәмчесе Илмир Габидуллин белән сөйләштем. «Мәгълүмат бирегез, дип боера алмыйбыз, чөнки алар Минзәлә һәм Казанга буйсына. Сорауларыңны язып, Актаныш участогы начальнигы Мансуровка мөрәҗәгать тапшыр. Ике нөсхәдә яз, берсен үзеңдә калдыр. 30 көн эчендә җавап бирмәсәләр, без тотыначакбыз», – ди. Рәхмәт әйтеп чыктым.
26 гыйнвар, 2016.
«Татавтодор» оешмасының Минзәлә филиалы, Актаныш участогы начальнигы Мансуров Рәхимҗан Хәбибҗан улына
Әхтәм Шәехҗан улы Сатиевтан дип мөрәҗәгать язып тапшырдым.
Бүләк – Ямалы юлын асфальтлау өчен, 2013нче елдан бирле бик күп тырыштым. Хәтта юллар министры Ленар Сафинда да булдым. Ниһаять, бу эшкә акча бирелгән икән. Ниндидер постановление дә чыккан, дигән хәбәр булды. Сезгә сорауларым бар:
- Постановление кем тарафыннан чыгарылган, номеры, датасы нинди? Мөмкин булса, ксерокүчермәсен бирсәгез иде.
- Юлны эшләүче оешма сез булачакмы?
- Бүләк – Ямалы юлын асфальтлау өчен күпме акча бирелгән?
- Юл салуның башлану һәм тәмамлану сроклары нинди?
- Бүләк – Ямалы юлын асфальтлауның технологиясе нинди, юлның киселешен (срез) беләсе иде.
- Проект – смета документациясе белән танышырга мөмкинме?
- Бүләк һәм элекке Якты авылы арасына вак таш ташылган (щебёнка), кайдан ташылды? Маркасы нинди? Бу эштә ничә берәмлек техника катнашты, ничә көн ташыдылар?
- Вак ташны ташу, өю күпме суммага төште?
Җавапларыгыз өчен алдан ук рәхмәт белдерәм.
(Мөрәҗәгать ике нөсхәдә язылды)
1 февраль, 2016.
21-27нче гыйнварларда, Актаныш муниципаль районы башлыгы Фаил Камаев имзасы белән, юл хакында мәгълүмат килгән. Премьер-министр Илдар Халиковка җибәрелгән телеграммага җавап: «Постановлениенең №1003, дата: 29.12.2015, смета бәясе 78034699 сум, подрядчы «Татавтодор», төзү срогы – 2016».
Күңел ышанмый.
19 февраль, 2016.
«Татавтодор»ның филиалында Мансуров Рәхимҗан белән сөйләштем. Позитив фикер калдыра. «Асфальт юлның киңлеге 8 метр булачак. Сорауларга, Минзәлә рөхсәтеннән башка, җавап бирә алмыйм», – ди. Минзәлә кураторы Фәрдиев Камил Наил улының телефонын бирде.
Камил Фәрдиев, шулай ук, җавап бирелмәячәк, диде. Мин, Прокурорга мөрәҗәгать итәчәкмен, дидем.
Актаныш прокуроры исеменә язылган гаризаны тапшыру датасын язарга онытканмын.
16 март, 2016.
Ямалыга кайтып килдем. Актаныш райбашкарма комитетыннан хат. Җавап бирер өчен, Актаныш адресын, астына сызып күрсәттем. Барыбер авылга җибәргәннәр. Нык ачу килә. Бер атнага якын яткан. Ә мин көтәм. Җавабы да – отписка. Фәттахов дип язылган, аның имзасы юк. Гомумән, имзасыз хат. Сорауларга җавап шулай ук юк. Бүләк – Ямалы юлы яшерен объект булдымыни?!
Юл акчасын урлар өчен, җаваплардан әнә шул рәвешле качалар.
Әхтәм САТИЕВ,
Актаныш районы
Бүләк – Ямалы асфальт юлы көндәлеге,

Комментарии