Авылны ямьләндерүче

Һәр кешегә үзенең туган ягы, туган туфрагы, туган авылы бик якын. Балачакның якты урамнарын, бергә уйнап-үскән дус-ишләрен, авылыбызның илаһи матур табигатен, җир җылысын, аның ана назы сыман якты назын, саф җилләренең иркәлеген сагынмаган, якын итмәгән кеше юктыр, мөгаен.

Мин үзем Татарстанның Апас районы, Багыш авылында туып-үсеп, хәзерге көндә Казан шәһәрендә яшим. Һәр атна саен диярлек әти-әниләребезнең исән-иминлекләренә шатланып, туган авылыбызга кайтып киләбез.

Аллага шөкер, авылыбызда кешеләр тыныч, имин тормыш корып, бик матур яшәп яталар. Авылыбызны ямьләндереп, дәртләндереп яшәтүче Сания апа Вафина турында язмакчы булам. Ул авылыбызның мәдәният йортында эшли. Сания апа безнең авылга күптән түгел генә килен булып төште. Ә инде бу эштә ике генә ел эшләү дәверендә бик күп күңелле кичәләр, концертлар куярга өлгерде. Ә быел исә Сания апа урам концертларын оештырды. 25нче гыйнвар көнне Иске Акбай урамы халкы белән «Акбайда шимбә киче» дигән бик зур, күңелле концерт куйдылар. Ә 8нче Март бәйрәмендә Киров урамнары халкы концерт күрсәтте. Ул концертның исеме «Сабантуй» дип аталды. Ул кичәдә урамыбызның олысы, кечесе, шәһәргә китеп урнашкан авылдашларыбыз катнашты. Шәһәрдән кайткан авылдашларыбызны сәхнәдә күреп, зур горурлану хисе кичереп утырдык.

Сания апа – һәр кешенең күңеленә ачкыч ярата белүче белгеч. Ул үзенең эшен бик яратып, җиренә җиткереп башкара. Авыл халкының ялын, буш вакытын күңелле, нәтиҗәле, оста итеп оештыра белгәне өчен, аңа олы рәхмәт сүзләре ирештерәсе килә.

Сания апа, сез бик күпләр өчен үрнәк, якын киңәшче, киң күңелле, олы җанлы, мәрхәмәтле, меңләгән кешегә илаһи нур тамчысы биреп, җанландырып яшәтәсез. Киләчәктә дә сезгә тыныч тормыш, игелекле көннәр, исәнлек-саулык, гаилә бәхете, туган авылым халкын рухландырып яшәргә сезгә тагы да Ходай насыйп итсен, иҗат чишмәгез бервакытта да саекмасын. Барлык авылдашлар исеменнән Әхмәтҗановлар гаиләсе.

ӘХМӘТҖАНОВА Р.З.

Казан шәһәре.

Комментарии