Алло, «Безнең гәҗит»ме?

Алло, «Безнең гәҗит»ме?

«РАМАЗАН» МӘЧЕТЕНДӘ

Казан шәһәрендә шактый мәчетләр Рамазан шәриф аенда ифтарлар оештырды. Шундый изге эштән районыбыздагы «Рамазан» мәчете дә калышмый. Гыйбадәт йортында чыгымлы төзекләндерү эшләре җәелдерделәр. Аны уңышлы гына төгәлләп тә куйдылар. Солтан хәзрәт җитәкчелегендә бу мәчет һәр елны Рамазан ифтарлары уздыра. Халыкны дин юлына өнди, шәхси үрнәкләрендә күрсәтә, мохтаҗларга хәйрия азыклары да тарата. Изге Рамазан шәриф аенда Солтан хәзрәт тарафыннан әзерләнгән бүләкне алгач, без, ветераннарны, онытмавы өчен чиксез шатландык. Безне шулай ихтирам иткәнегез өчен шәхсән үзегезгә һәм барлык хезмәткәрләрегезгә рәхмәтемне белдерәм. Эшегездә уңышлар, корычтай сәламәтлек, гаилә бәхете телим. Гади кешеләрне шулай шатландырган өчен, игелекләрегез үзегезгә әйләнеп кайтсын. Аллаһы Тәгалә сездән риза булсын!

Сәгъдулла ШӘЙХУЛЛА-ӘНӘЛЕ,

Казан шәһәре

КЕМ КУЛЫНДА СИН, РУСИЯ?

«Безнең гәҗит»нең 19нчы май санында «Алло, «Безнең гәҗит»ме?» сәхифәсендә Әхәт Сабиров Горбачев турында бик төпле фикерләрен әйткән. Мин аның белән тулысынча килешәм. Горбачев реформатор түгел ул, системаны җимерүче. Ә менә шул ук санда Рәфкать Ибраһимов аны күкләргә чөеп мактый. Илгә демократия алып килде, күп илләрне коллыктан коткарды, ди. Рәфкать агай, нинди демократия турында сөйлисез сез? Русиянең наркоманнар, сектантлар, жуликлар иленә әйләнеп барганын күрмисез мәллә? Без бит хәзер коллар хәлендә яшибез. Банкирлар, олигархлар, фармацевтлар, главалар, министрлар коллыгында. Ә нинди илләрне коллыктан коткарды соң ул? Болгария, Польша, Чехословакия, Румыния, Германиянеме, әллә Балтыйк буе республикаларын, Украина, Грузиянеме? Менә хәзер алар нәкъ коллар хәлендә дә инде – АКШ коллары. Горбачев реформалары йөзләгән миллион халыкны эшсез, йортсыз-җирсез калдырды, туганнарны аерды. Гомер буе тату, тыныч яшәгән халык канга батып сугышып ята. Аннары сез, Рәфкать әфәнде, үзегезгә үзегез каршы киләсез бит. Илдә барган вазгыятьнең ахыры ни булып бетәсен белгән юк, безне гел этеп-төртеп торалар, митингларга чыксаң – штраф түләтәләр, әйтәсе килгәнне язып булмый – экстремист буласың, шундый системада яшибез, дип язасыз. Сезнеңчә бу Горбачев алып килгән демократия буламы инде? Жәл, бик жәл. 85 яшьлек аксакаллар шулай язып ятканда, безнең ише 70 яшьлек «чебешләр»гә нишләргә кала инде?..

Әхтәм МӨХӘММӘТҖАНОВ,

Казан шәһәре

ТАРКАТАСЫ ТҮГЕЛ ИДЕ…

Мәскәү җитәкчеләре бик нык ялгышты: СССРны таркатасы түгел иде. Түрәләргә юл ачылды: бурлык, алкоголизм, бандитлар килеп чыкты. Хәзер Горбачев 750 мең сум пенсия алып, тән сакчылары белән рәхәтләнеп яшәп ята. Ә аның аркасында дөньяның астын-өскә китерделәр. Колхозлар бетте, авыллар таралды. СССР чорында әйбер хаклары күтәрелмәде. Дөрес, ул вакытта әйберләр начальство кулында булды. Автобус хаклары 60 тиен иде. Казанга барып, 8 сумга әйләнеп кайта идек. Менә шул вакытны сагынабыз. Депутатлар да бер дә халык яклы түгел. Пенсия яшен арттырып куйдылар, сугыш чоры балаларына акча түләмәделәр. Ә депутат Сибагатуллин: «Халык өчен бик күп эшләр эшләдек», – дип мактанып тора. Аларның үзләренең ничә квадрат метр җирләре, бакчасы, өчәр дачалары бар. Бернинди бурыч түләмиләр. Ә авыл җирендәгеләр 15 мең сум пенсиягә яшәп яталар. Элек фатирлар бушка бирелә иде. Ә хәзер түбән катламның балалары үлгәнче ипотека, бурыч түләп ята. Менә шуннан чыга инде гаделсезлек…

Мөҗаһидан МОРТАЗИН,

Мөслим районы, Исәнсеф авылы

МИРАС НИЧЕК БҮЛЕНӘ?

Ирем үлеп китте. Банк картасында акчасы, аның исемендә машиналар, гараж калды. Аларны үз исемемә ничек күчерә алам, аңа күпме вакыт бирелә икән? Әллә балаларга да бүленәме? Балалар үзебез белән тормый.

Исемем һәм адресым редакция өчен генә

Безгә шалтыраткан укучыбыз васыятьнамә булу-булмавы турында бер сүз дә әйтмәде, шуңа күрә ул юктыр, дип аңладык. Васыятьнамә төзелмәгән очракта, вафат булган кешедән калган мирас закон нигезендә бүленә. Мирас дигәндә күчемсез милек тә (әйтик, шул ук гараж), күчемсез булмаганы да (мәсәлән, банктагы яки картадагы акчалар) күздә тотыла.

Русия Федерациясе Гражданнар Кодексының 1142нче маддәсендә әйтелгәнчә, беренче чиратта мираска дәгъва кылучылар (наследники первой очереди) – вафат булган кешенең балалары, ире яки хатыны, әти-әнисе. Иң беренче чиратта мирас шулар арасында бүленә дигән сүз. Балалар ничә яшьтә булуларына карамастан, закон буенча, әтиләренең мирасында өлешләре бар.

Закон буенча мирасны кабул итеп алуга 6 ай вакыт бирелә. Кеше вафат булганның икенче көненнән башлап, 6 ай узганчы теләсә кайсы көнне нотариуска гариза язарга мөмкин. Гаризаны икенче көнне үк язсагыз да, нотариус барыбер алты ай узганын һәм шул вакыт эчендә калган мирасчыларның да мөрәҗәгать иткәнен көтәчәк. Аерым очраклар, закондагы искәрмәләр турында үзегезнең нотариустан белешегез.

Хәтта ирегезнең банк картасы пин-кодын белсәгез дә, аның үлеменнән соң ул картадан файдалану киңәш ителми, «мирас эше» ачылганны көтәргә кирәк, дип аңлата банклар. Дөрес, аларга кешенең үлеме турында мәгълүмат керми, үзегезгә хәбәр итәргә туры киләчәк. Кертем яки карта иясенең үлгәне мәгълүм булгач, «мирас эше» ачыла һәм банк акчага блок куеп тора – аны 6 ай узгач кына алып булачак. Аерым очракларда (мәсәлән, кешенең үләр алдыннан дәвалану яки аны җирләү чыгымнарын каплау өчен) 6 ай тулганчы ук 100 мең сумга кадәр акча алырга мөмкин. Төгәлрәк мәгълүматны банкта яки нотариустан белешеп бетерә аласыз.

***

Узган атнада укучыларыбыздан менә шундый шалтыратулар кабул итеп алдык. Соравыгызга җавап тапмасагыз – борчылмагыз, димәк, аңа җавап эзләнә. Сезнең белән һәр атнаның чәршәмбесендә 10нан 13:00 сәгатькә кадәр турыдан туры элемтәдә аралашабыз. Сорауларыгызны, зарларыгызны һәм фикер-тәкъдимнәрегезне башка вакытта да җиткерергә мөмкин. Ләкин катлаулы мәсьәләләр бары тик шул элемтә вакытында гына кабул ителә. Редакциябезнең телефоны – (843)239-03-53. Шулай ук кесә телефоныннан да шалтыратырга була: 8927-039-03-53.

Игътибар, эпидемия чорында редакциягә килми торуыгыз сорала. Мөмкин булса, телефон аша сөйләшергә, ихтыяҗ туганда алдан вакытын килешеп очрашырга.

Мөрәҗәгатьләрне Фәнзилә МОСТАФИНА кабул итеп алды

Комментарии