Акчалы кеше саран була

Акчалы кеше саран була

Бер ел элек 26нчы август санында (№24, 2020 ел) «Безнең гәҗит»тә С. Хаҗиевның «Президентка, депутатларга, артистларга язарга кирәк» дигән мәкаләсе басылган иде. Шул мәкалә үзем белән булган бер хәлне искә төшерде.

1963нче елның ноябрь айлары. Армиядә хезмәт итү срогы өч ел. Ике ел хезмәт иткәннән соң, полк командованиесе миңа отпуск бүләк итте. Мондый бүләк һәрбер солдатка да бирелми. Мин – бөтен полкта бер татар егете, моңа бик куандым. Званием – өлкән сержант. Иректә күбрәк көн ял итәр өчен, тимер юл билетын самолет билетына алыштырдым. Львовтан – Мәскәүгә, аннары Казанга очарга. Очар вакытым җиткәнне көтеп утырам. Каршымдагы бер чибәр генә кеше мине күзәтә. Ул да түгел, яныма ук килеп утырды да сораштыра башлады. Элеккеге офицер дип таныштырды үзе белән. Баш төзәтергә миннән 20 тиен акча сорый. Сыраның бер кружкасы 22 тиен. «Тирә-юньдә офицерлар күп, акчаны алардан сорарга кирәк», – дим. «Алар бер тиен дә бирми, акчалы кеше саран була», – ди. Мин аңа 22 тиен акчамны бирдем. Чибәр кеше рәхмәт әйтеп, китеп барды.

С. Хаҗиев, мин дә синең кебек, «Безнең гәҗит»не күптән алып укыйм. Сиңа рәхмәт, курыкмыйча, түрәләрнең исем-фамилияләрен атап язгансың. Алар бит сораганны яратмый. Аларны, без булдырабыз, дип, мактап кына торырга кирәк. «Безнең гәҗит»не сез язган түрәләрнең берәрсе укыймы икән? Сугыш чоры балалары күз яшьләре белән үзләренең балачакларын, яшьлек елларын искә алып язалар.

Шул уңайдан үзем ишеткән бер гыйбрәтле хәлне языйм әле. 1990нчы еллар. СССРны таркатып, халыкны хәерчелеккә төшергән вакытлар. Милиция ишегалларында аракы эчкән, велосипедта йөргән кешеләрне чүпли. Казнада акча беткән. Эштән алҗып кайткан кешеләр хисабына илне аякка бастырырга кирәк. Автобуста эштән кайтып барам. Янымда алҗып бер милиционер утыра. Кайсыдыр тукталышта танышы керде дә, сөйләшеп киттеләр. «Төне буе кемнеңдер коттеджында түрәне сакладым», – ди бу. «Нәрсә сөйләшәләр түрәләр?» – дип сорый танышы. «Мәҗлесләре башлангач, берсе: «Власть безнеке, әйдәгез, яшәп калыйк әле!» – диде», – ди.

Кешегә власть бирсәң, ул халыктан аерылырга тырыша. Югыйсә без барыбыз да шушы җирдә үскән, барыбызны да шушы туфрак йотачак. Ярый әле Аллаһы Тәгалә кешегә 2-3 кеше гомере бирмәгән. Түрәләр яшәп тә карарлар иде.

Язмамны колхозда күптән булган бер хәл белән тәмамлыйсым килә. Язгы кыр эшләре башлангач, ир-атларны төрле җаваплы эшләргә билгелиләр. Үз фамилиясен дә хатасыз яза белмәгән бер абзыйны янгын куркынычсызлыгы җитәкчесе («пожарный» нәчәлниге) итеп куялар. Теге абзый икенче көнне үк чабатасын салып атып, ничә еллар кибеп яткан итеген табып кия, муенына галстук тагып, колхоз кәнсәләренә эшкә килә. Без менә шундый власть ярата торган халык инде.

Рафаил БӘЙРӘМОВ,

Әтнә районы, Казак Үртәме авылы

Комментарии