Тукай бүләге «уен»ында быел кем җиңәр?

Тукай бүләге «уен»ында быел кем җиңәр?

Апрель җилләре исә башлады, димәк, тиздән Габдулла Тукайның туган көне җитәчәк. Соңгы елларда җитди сәяси уенга әйләнгән Тукай бүләге бирү тантанасы да якынлаша дигән сүз бу. Быелгы кандидатлар исемлеге шактый озын булуы белән аерылып тора. Нигезләмә буенча өч премия билгеләнгән булса, быел аңа унбиш кандидат дәгъва кыла.

Елдагыча кандидатлар белән очрашу быел да үтте. Тукай музеенда узган чараны кандидатларга якын булган кешеләр генә белгән иде, күрәсең. Очрашу хакында зурлап хәбәр ителмәде, журналистларның да күпчелеге белми калган иде.

ИСЕМЛЕКТӘ КЕМНӘР БАР?

Инде әйтелгәнчә, быел кандидатлар исемлеге озын. Аеруча язучылар арасында көндәшлек зур, ник дигәндә, быелгы Тукай бүләген дәгъвалаучылар исемлегенә ун әдип кергән. Алар: Фәүзия Бәйрәмова («Күчем хан», «Кырык сырт» тарихи романнары); Флера Гыйззәтуллина («Яну дәверләрендә», «Башкаемда – дөнья исәпләре» китаплары); Шәмсия Җиһангирова («Илаһият», «Бәхетең үз кулыңда» китаплары); Газинур Морат («Кош хокукы»китабы); Вакыйф Нуруллин (ике томда «Сайланма әсәрләр»е); Җәүдәт Сөләйман («Сүтелә йомгак» китабы); Айдар Хәлим («Өч аяклы ат», «Кыйбла», «Казыктагы тальян» повестьлары, «Татар вакыты» романы); Альберт Хәсәнов («Җәнбәт җәвере», «Данәгөл», «ТанДим», «Бүре баласы Чатан» китаплары); Зиннур Хөснияр («Кичү» китабы өчен). Беренчел исемлектә булмаса да, соңрак кандидатлар арасында Камил Кәримовның да булуы әйтелде. Ул беренче елын гына дәгъва кылмый инде бу бүләккә.

Калган кандидатларга килсәк, алар арасында рәссам Равил Айдаров («XIX-XX гасырларда Казанның агач йортлары» тарихи-архитектура монографиясе); шәмаил остасы Нәҗип Нәккаш (шәмаилләр циклы, Казандагы «Ярдәм» һәм Түбән Кама районының Шәңгәлче мәчетләрен бизәгән); Кариев театры режиссеры Ренат Әюпов (Габдулла Тукай иҗатына һәм тормышына багышланган спектакльләр куйган) һәм җырчы Гөлзадә Сафиуллина (күп еллар дәвамында мәдәнияттәге хезмәтләре, халыкара «Сөембикә варислары» бәйгесе, «Үлемсез ил җыры», «Илаһи моң» фестивальләре һәм «Әй, киң төрки даласы» концерт программасы өчен) бар. Исемлектә сигез кешедән торган иҗади төркем дә күрсәтелгән – «Болгар цивилизациясе. Мең елга сузылган юл» дип аталган сәнгати экспозицияне әзерләүчеләр. Очрашуга килүчеләр арасында: «Нинди экспозиция соң ул? Ник аны халык белми?» – дигән фикерләр яңгырады.

15 кандидатның 10ысы очрашуга килеп, бүләккә тәкъдим ителгән эшләре турында сөйләде, залда яңгыраган сорауларга җавап бирде. Шагыйрьләр Газинур Морат, Җәүдәт Сөләйман, язучылар Камил Кәримов, Альберт Хәсәнов һәм экспозицияне әзерләгән төркемнән вәкилләр юк иде.

«ТУКАЙ КҮП БУЛА АЛМЫЙ»

Фәүзия Бәйрәмова билгеләп үткәнчә, халык белән очрашуга килгән шәхесләр үзләрен Тукай бүләген алырга лаек дип санамаса, кандидатлар арасында булмаслар, үз исемен күрсәтергә ризалык бирмәсләр иде. Шулай да премия ни өчен нәкъ менә үзләренә бирелергә тиеш, дип уйлыйлар икән соң? Барлык кандидатларга да шул сорауны бирдем. Чараны оештыручылар бу сорауны яратмады, тизрәк үткәреп җибәрергә теләде. Залдан: «Провокатор!» – дигән сүзләр ишетелде. Җайсыз сорау бирүченең авызын шулай итеп каплыйлар бит бездә. Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы кандидат итеп күрсәткән язучы Зиннур Хөснияр, урыннан торып: «Сеңлем, аның өчен безнең әдәби әсәрләрне укырга кирәк. Һәм бу сорауны без сезгә бирергә тиеш. Рәхмәт», – дип кыска гына җавап бирде. Аның бу җавабын дорфалыкка түгел, татарга хас тыйнаклыкка да сылтарга була, билгеле. Тик шундый зур премиягә дәгъва кыласың икән инде, рәхим ит, лаеклы булуыңны дәлиллә.

Премиягә чыннан да лаек булучылар исә куркып та, мондый очракта килешми торган тыйнаклык күрсәтеп тә тормады, соравыма җавап бирде. Язучылар берлеге тарафыннан тәкъдим ителгән Фәүзия Бәйрәмова: «Кырык сырт» һәм «Күчем хан» – тарихи романнар. Кандидатлар исемлеген карап чыктым, анда тарихи әсәрләр өчен тәкъдим ителгән башка бер язучы да юк. Бу романнар татар яшәгән төбәкләргә, урыннарга барып, Себер, Уралда яшәүче татарларны өйрәнеп, архивларда казынып язылды. Шуның белән дә аерылып торалар. Мин хәзергә тарихи романнар язучы бердәнбер хатын-кыз әдип буларак та күрендем», – дип сөйләде.

Арча районы тарафыннан тәкъдим ителгән җырчы Гөлзадә Сафиуллина да иҗаты турында сөйләде: «1992нче елда халкыбыздан бәетләр, мөнәҗәтләр җыеп, аларны галимнәр ярдәме белән тулыландырып, пластинкасын чыгардым, аны бөтен дөньяга бушлай тараттым. Ул тагын берничә тапкыр чыкты, аларын да бушлай өләштем. Гомумән, үз гомеремдә 70 процент бушлай эшләдем. Җыр аша уй-фикерләремне, милләтемә, Ватаныма булган мәхәббәтемне җиткердем. Иң беренчеләрдән булып ике тапкыр Америкага барып, берәр ай җырлап кайттым. Чукотка, Магадан, Камчатка, Сахалин, Владивостоктагы милләттәшләребезне иң беренчеләрдән булып барлап, Төмән сазлыкларында утырган татар авылларына, машина белән кереп булмаган урыннарга җәяүләп тә кереп, концертлар бирдем. Байконурга бер генә милләт артисты да аяк басмаган булган, мин беренче булдым. Анда Татарстан суверенлык алсын өчен, меңәрләгән имза җыйган кеше дә мин».

Мактану түгел ләбаса, ни өчен премиягә лаек булуларын әйтеп кенә күрсәтү!

Кандидатлар арасында үзләренең Тукай белән бәйләнешен күрсәтүчеләр, милләтенә китергән файдасы хакында сөйләүчеләр тагын булды. Ренат Әюпов – Тукай турында өч спектакльне сәхнәгә чыгарган режиссер. «Печән базары» инде ун ел репертуардан төшми, театрның бренд спектакле санала. 2009нчы елда Кыргызстанда үткән Халыкара театр фестивалендә «Иң яхшы режиссура» номинациясендә җиңеп тә чыккан ул.

Шәмсия Җиһангирова шигырьләренең халык тарафыннан яратып укылуын әйтте. Татарстан китап нәшрияты әсәрләрен соратып алып, биш мең тираж белән, «Илаһият» китабын бастырып чыгарган. Ә шигырь китаплары, күп дигәндә, ике-өч мең данә генә басыла.

Нәҗип Нәккаш үзенең 90нчы еллар башында гарәп каллиграфиясен җанландырган кешеләрнең берсе булуын искә төшерде. Шулай ук беренчеләрдән булып татарча каллиграфия белән дә шөгыльләнә башлый ул. Аның хәдисләр белән Тукай шигырьләрен бергә үреп биргән шәмаил һәм ләүхәләре күпләргә таныш.

«Кандидатлар арасыннан премияне кемгә бирер идегез?» – дигән сорау да җавапсыз калды. «Бөтенесенә дә бирер идек!» – дигән фикер яңгырады. Казан шәһәре Аксакаллар шурасы тарафыннан тәкъдим ителгән язучы Айдар Хәлим бөтенләй арттырып җибәрде: «Кулымнан килсә, мин һәр татар кешесенә бер түгел, ун Тукай бүләге бирер идем. Бу кадәр газаплар кичереп, бу кадәр корбаннар биреп, бу кадәр сабырлык күреп яшәгән халыкның һәр кешесе Тукай бүләгенә лаек», – дип чыгыш ясады ул. Тик Тукай бүләге дәүләтчелеген югалткан халык булган өчен дә, газап чиккән өчен дә түгел, мәдәният һәм сәнгать өлкәсендәге казанышлар өчен бирелә бит. Премия бер эшелон түгел, аның саны чикле. Һәр кешегә (җитмәсә, Айдар абый сүзләре белән әйтсәк, берне генә түгел, унны!) бирә башласак, Тукай бүләге нәрсәгә әйләнер соң? Болай да соңгы елларда дәрәҗәсе бик төште дип сөйләнәбез.

Менә телевидениедә күп еллар хезмәт куйган кино белгече Юрий Гвоздь авырткан урынга әйләнгән теманы күтәрде. «Болар барысы да иҗади кешеләр, барысы да лаеклылар. Тик исемлектә бер кандидат бар – «Болгар цивилизациясе»н әзерләгән төркем. Алар, сикереп чыгып, бу бүләкне алырга да мөмкин әле. (Залда: «Алар алачак та!» – дигән тавышлар ишетелде. – Авт.). Чөнки әлеге эшнең атамасында «Болгар», «Меңьеллык» дигән сүзләр бар. Моңа алданырга ярамый. Ул төркемдә сигез кеше. Әйтик, берәү китап чыгарса, аның хезмәтенә типография директоры да, корректор да кушыла. Бу да шуның кебек үк. Тукай күп була алмый, аны алырга демонстрация булып барып булмый. Тукайның дәрәҗәсен төшермәсәк иде», – дип сөйләде ул. Кемнең фаразлары чынга ашканын һәм «уен»ның быел нинди кагыйдәләр буенча узганын шагыйрьнең туган көнендә беләчәкбез инде.

Фәнзилә МОСТАФИНА

Комментарии