Тәлинкәне кем ватар?

Тәлинкәне кем ватар?

Сәхнәгә чыккан һәркемне: «Һай, җырчы күп бездә. Бу да җырлый башлаган икән», – дип тәнкыйтьләп каршы алсак та, берникадәр вакыттан соң борын төбеннән генә шуларның җырларын кабатлап йөрибез тагын. Гөмбә – яңгырдан, безнең халык җырдан туймас, шуңа күрә татар эстрадасында тагын биш йөз җырчы барлыкка килсә дә, һәркемнең үз җанатары, кушылып җырлаучысы табылачак. Ә менә ничек уйлыйсыз, кайсы җырчыны күбрәк яраталар, кем иң популяры, иң яхшысы?

Бу сорауга җавапны 2нче апрельдә «Пирамида»да узачак TMTV телеканалының Татар музыкаль телевизион премиясен тапшыру тантанасында белербез. Премиягә лауреат буларак 100 җырчыны билгеләгәннәр, тик аларның 45е генә билгеле бер номинациядә иң-иңе дип табылачак. Шунысын әйтик, җиңү-җиңмәүләрен әлегә бу җырчылар үзләре дә төгәл генә белми. Әйтик, Илсөя Бәдретдиновага мондый мөмкинлекне берьюлы дүрт номинациядә биргәннәр.

– Бик грандиоз тамаша булырга охшаган: «Иң яхшы җырчы», «Иң яхшы җыр», «Иң оригиналь тема», тагын берсе бар иде әле, анысын оныттым инде, – диде ул, соңгы номинацияне исенә төшерергә тырышып. – Дүртесенең берсендә генә булса да җиңәрмен дигән зур өмет белән яшәп ятам әле менә.

– Шулай да, кайсысында җиңәрмен дип фаразлыйсыз соң? – дип сорыйм, сер капчыгын аз булса да чишәсем килеп.

– Ант итәм, гомумән, берәр номинациядә җиңеп чыгармын дип ышанып әйтә алмыйм. Моны оештыручылар хәл итә. «Иң оригиналь тема» дигәненә бәлки туры киләмдер әле. Ә менә «Иң яхшы җырчы» номинациясенә барамдыр дип уйламыйм. Адекват хатын-кыз буларак, миннән яхшырак җырчылар да бардыр дип саныйм. Монысын мин хәл итмим.

Беренче мәртәбә үткәреләчәк чара буларак, тантананы халык күңеленә кереп калырлык итеп әзерләмәкчеләр. Концерт моңа кадәр күз күрмәгән, колак ишетмәгән вакыйгаларга бай булачак, дип ышандыра оештыручылар. Шуларның беренчесе 15.00 сәгатьтә үк башланачак. Бу вакытта «Пирамида» каршысына кызыл келәм җәелеп, номинантлар шуның аша узачак. ТМТV каналы мөхәррире Лилия Кадыйрова сүзләренчә, бу хикмәт артистлар белән тамашачыны якынайту максатыннан уйлап табылган.

– Безнең телеканалның девизы – «Таныш йөзләр, якты төсләр». Шуңа күрә йолдызларны бик ачык һәм якты төсләрдә күрсәтәсебез килә. Тамашачыны кумирларына якынайтырга телибез. Кайвакыт телеканалның баскычында өере белән кызлар җыелып торган була. Аларның хәтта йөзләрен таный башладык инде. Алар әнә шулай итеп яраткан җырчыларының чыкканын көтеп тора. Без кызыл келәм җәеп, җанатарларга яраткан артистларын якыннан күрә алу мөмкинлеген бирәбез, – ди ул.

Тагын бер «мөгез»не чараны алып баручылар чыгарачак. Кемдер концерт вакытында сәхнә уртасында тәлинкә бәреп ватачак икән. Репетиция вакытында ничә тәлинкәнең башына җиткәннәре турында оештыручылар шәрехләмә бирергә теләмәде, сер булып калсын, диделәр. Ким дигәндә, бер мәртәбә булса да сынап караганнардыр, дип ышанасы килә. Мондый гайре табигый гамәлне кылыр алдыннан яхшылап күнекмәләр ясарга кирәктер. Экономия дип, моңа кадәр сынамаган булсалар, концерт барышында гына ваткан тәлинкәнең пыяласы чәчрәп, алгы рәттә утырган тамашачыга оча күрмәсен тагын. Җанлы концерт канлы концертка әйләнмәсен, дип әйтүем.

– Әле тагын артистлар сәхнәдә селфи ясаячаклар! – дип белдерде оештыручылар.

Селфи – кешенең үз-үзен фотога төшерүе инде ул. Бу очракта, алып баручылар карточкага залда утырган тамашачы фонында төшәчәкләр, дип аңладым. Монысы кемне шаккаттырыр да, кемгә өстәмә куаныч бирер – анысын төгәл генә әйтә алмыйм.

ТМТV премиясен беренче мәртәбә тапшыруның үз өстенлекләре дә бар. Халык арасында җырчыларны бүләкли торган иң популяр фестиваль нинди? «Татар җыры». Тик кемнәрдер, әйтик, 5-6 мең сум пенсия алган әбиләр «Татар җыры»н телевизордан гына карый ала. Бу фестивальгә килеп, уңайлырак җирдән урын сайласа, айлык пенсиясе җитмәскә мөмкин. 2нче апрельдә узачак концертның билет бәяләре, «Татар җыры»на караганда, ике мәртәбә арзанрак булачак, дип ышандыралар: 1 мең сумнан башлап 5 мең сумга кадәр. Шуңа күрә җырчыларның бәхетен уртаклашырга, гомумән, бераз ял итәргә теләгән һәркем өчен ишекләр ачык.

Тамашачыларны бөтен Русиягә билгеле булган якташлары: җырчы Алсу, хатын-кызлар яратып карый торган «Давай поженимся» тапшыруының алып баручысы Роза Сабитова, ТНТ телеканалының «Танцы на ТНТ» проекты җиңүчесе Илшат Шабаев сәламләячәк, ләкин аларны «Пирамида» сәхнәсендә күрергә өметләнмәгез. Тамашаның сценарие зәңгәр экраннарның икенче ягындагы тормышны күрсәтүгә юнәлдерелгән. Шуңа күрә бу йолдызлар да халыкка әйтер сүзләрен экран аша гына җибәрәчәк икән. «Безнең гәҗит» журналистының «Алар нинди телдә чыгыш ясаячак?» дигән соравына оештыручылар: «Кызганычка, бу шәхесләр татарча сөйләшә алмый», – дип җавап бирде.

Чарада җиңү яулаячак артистларны «Барс медиа»дагылар үзләре билгели. Ширкәтнең үз радиосы («Татар радиосы»), үз телеканалы (ТМТV) бар, ул концертлар оештыру белән шөгыльләнә, шуңа күрә биредәгеләр тамашачының кайсы җырчыга өстенлек бирүен дә яхшы беләдер. Сүз уңаеннан гына шунысын да әйтик – иң күп гастрольләргә йөрүче җырчы да премиягә лаек булачак. Иң мөһиме сан түгел, сыйфат дип өйрәтәләр бит. «Иң шыгрым тулган зал» номинациясе дә булырмы икән бу чарада?

Моңа кадәр «Татар җыры» фестивален уздырып, «Алтын барс» тараталар иде, бу чарада җиңүчеләргә өчпочмак формасындагы сын өләшәчәкләр. Өчпочмак дигәч тә, эчендә ит белән бәрәңге була икән дип уйламагыз тагын. Бәллүр, көмеш һәм алтыннан ясалган бүләк ул. Дөрес, алтын белән йөгертелгән өлеше бик кечкенә күренә, кризис аркасындадыр инде. Әмма бүләк ителгән атның тешенә карамыйлар, иң мөһиме – сынны кулга төшерү ләбаса.

– Әлеге сын тауны хәтерләтә. Аның түбәсе – алтын, – дип аңлатты Лилия Кадыйрова. – Бу – җырчының танылуын, популярлыкның иң югары ноктасына ирешүен аңлата. Ләкин сынны кулына алган артист үзе өчен үзе җавап бирергә тиеш. Ул – әлеге сынның кайсы өлешендә, аның иҗаты нинди хәлдә? Бәлки ул кеше тауга менеп кенә барадыр, ә бәлки чынлап та популярлыгының «пигы»ндадыр.

– Ә менә бу алтын тау түбәсе чынлап та популярлыкны аңлатамы соң? Артистның матди хәлен чагылдырып тормыймы? Популярлык белән байлык янәшә йөри бит.

– Без бу сынны матди символ, байлык билгесе итеп күрмибез.

– Сыннан кала, җиңүчеләргә тагын берәр нәрсә бирәсезме соң, мәсәлән, акча яки сертификат?

– Сертификат бирелми. Бик баеп китсәк, киләсе елдан бирә дә башларбыз, бәлки. Ну, әлегә баемадык, бирмибез.

ТМТV каналы уздырган бу беренче коймакның уңуын, төерсез булуын телибез. Дистәләгән җырчының чыгышын үз эченә алган, дүрт сәгать тирәсе дәвам итәчәк чараны әзерләү зур көч сорый. Оештыручыларның батырлыгына сокланмый мөмкин түгел. Әгәр сезнең дә бу үзенчәлекле чараның шаһиты буласыгыз, барысын да үз күзләрегез белән күрәсегез килсә, алдан ук билет алу хәстәрен күрегез, чөнки аларның да күләме чикләнгән.

P.S. Tәлинкәне кем ватачагын тәки әйтмәде, сер итеп калдырды оештыручылар. Концерттан урап кайткач, безгә дә шалтыратып әйтерсез, ярыймы.

Айгөл ЗАКИРОВА

Комментарии