Алло, «Безнең гәҗит»ме?

Алло, «Безнең гәҗит»ме?

КОЙРЫГЫН ТАБЫП БУЛМЫЙ…

Минем ирем I төркем инвалид. Инсульт һәм онкология кичерде, хәзер аденомасы бик каты борчый. Төннәр буе бәдрәф юлында йөри, шунлыктан аңа памперслар бирәләр иде. Ноябрь аеннан башлап, шушы памперсларны алганыбыз юк. Кем гаепле икән монда – социаль яклау үзәгеме, һич койрыгын табып булмый?! Ә бит аның группа өчен алган акчасы памперсларына җитми дә!

Икенче соравым мондый: мин сәяси репрессия корбаны һәм инвалид. Ирем дә, мин дә хезмәт ветераны. Шушыларны исәпкә алып, телефон түләүләре өчен һәрвакыт ташлама биреп баралар иде. Шушы ташламаны бетерделәр. Социаль яклау үзәгенә баргач, сезгә группа бирелгән, ташламадан файдаланасыз, өстәмә льгота тиеш түгел, диделәр. Ни өчен безгә ташлама тиеш түгел?

Асия ШӘРӘФИЕВА,

Арча районы, Арча станциясе

Беренче соравыгызга Арча социаль яклау үзәге белгече Рузия ТАЛИПОВА:

– Инвалидлардан памперсларга гариза алгач, аны Казанга җибәрәбез. Федераль акчалар күчерелгәннән соң, гаризалар поставщикларга җибәрелә. Бу очракта памперслар поставщик гаебе белән бирелмәгән. Күрәсең, Шәрәфиевне компьютерга «памперсны алдылар» дип керткәннәр, ә китереп җиткермәгәннәрдер. Республика буенча бер бездә генә түгел, башка районнарда да шушындый зарлар ишетелде, – диде ул.

Икенче соравыгызга Арча районы матди ярдәм бүлеге җитәкчесе Лилия ҖӘЛӘЛИЕВА ачыклык кертте:

– Асия ханымга каралган төп ташлама – инвалидлык өчен бирелә торган түләү. Инвалидлык ташламаларыннан файдалана икән, ул иң зур ташламалардан файдалана дигән сүз. Илдә моннан да зуррак ташлама юк. Шуңа күрә инвалидлык өчен түләнә торган акчаларны алган кеше башка төр ташламалардан файдалана алмый. Ә телефон түләүләренә килгәндә, ничәнче төркем инвалид булуына да карамастан, физик мөмкинлекләре чикләнгән кешеләрнең берсенә дә телефон түләүләре өчен ташлама юк.

АКЧАБЫЗ ҖИТӘРЛЕК!

Шәһәр урамнарында, вокзалларда, башка җәмәгать урыннарында авыру балаларны дәваларга акча сорап йөрүчеләрне еш күрәбез. Шушы ук хәл телевизор экраннары аша да кабатлана. Мондый мөрәҗәгатьләрне ишеткәч, төрле уй-фикерләр килә. Нигә соң әти-әниләре балаларны җәмәгатьчелектән акча теләнеп дәвалый әле – Конституциядә «һәр кеше бушлай дәваланырга тиеш» диелгән бит! Сәламәтлекне сакларга, дәваланырга акча юк дигәнгә инде беркем дә ышанмый, чөнки күз алдыбызда акчалар Украинадагы һәм Сүриядәге сугышларга, андагы кешеләрне ашатырга тотыла. Тәртип шундый булырга тиеш – дәүләт үз кешеләрен үзе дәваласын, халкын кул сузып, хәер соратып йөртмәсен! Илебездә аның өчен югары квалификацияле табиблар да, акча да җитәрлек. Читтән чакыртылган бер футболчы яки тренерның еллык хезмәт хакына йөзләгән баланы дәвалап булырлык!

Расих ҖӘЛӘЛ,

Казан шәһәре

КАРЧЫКЛАР ҮЛӘ АКЧА КҮРМИЧӘ

Сезнең газетада язып та чыкканнар иде инде – безнең колхозны тараттылар… (Айгөл Закирова, «Министр гаеплеме?», «Безнең гәҗит», №24, 18 июнь, 2014) Элекке колхоз рәисе Фәрит Әхмәтов колхозның ике складын сатып, акчасын колхозда эшләгәннәргә бүлеп бирергә тиеш иде. Бер складны сатты, ә икенчесен ике ел «оформить» итә инде – итеп кенә бетерә алмый. Акча алырга тиешле кешеләр исемлеген карагач та, шаккатасың анда – гомер буе тракторчы, сыер савучы булып эшләгәннәрнең берсенә – 700, икенчесенә 1200 сум эләккән. Ә идарә тирәсендә эшләгәннәр 100әр мең, берсе хәтта 280 мең алачак икән! Бу дөресме соң инде? Исемлектә карчык-корчыклар да бар иде, алар акча күрә алмады, берсе үлде инде, калганнары нишләп бетер…

Мирзанур ӘХМӘТГӘРӘЕВ,

Тукай районы, Боерган авылы

Без Фәрит ӘХМӘТОВ белән элемтәгә чыктык:

– Складны регпалата аша үткәрдем инде мин, ләкин бер проблема килеп чыкты. Акча алырга тиешле исемлектәге 100 яшьлек бер әби үлеп китте. Документлар, техпаспортлар – бөтенесе эшләнгән, теге апаның оныгы «ышаныч язуы» алып килгәнне генә көтәбез. Әле алып килми бит… Складны сатып алырга кеше дә таптык инде, кире уйлап куймаса… Ә акчаларның төрле кешегә төрлечә бирелүе, чынлап та, дөрес хәл. Андый бүленешләрне бүлгәндә, закон бозулар булмады дип беләм, элеккеге хезмәт хакларына, эш стажына карап бирелә бит ул.

ДЕПУТАТЛАР ИГЪТИБАРЫНА!

Татарстан Дәүләт Советы депутаты Харис Миргалимов әйтүенчә, Орел өлкәсендә коммуналь түләү бәяләре бездәгегә караганда яртылаш түбән икән. Татарстан ел саен 700-800 миллиард сум акчаны Мәскәү казнасына күчерә, ә республикабызның үзенең еллык бюджеты 170 миллиард кына. Татарстан Дәүләт Советы депутатларына җөмһүриятебез халкы тормышын яхшырту турында уйланырга вакыттыр бит инде?

Сәгъдулла ШӘЙХУЛЛА-ӘНӘЛЕ,

Казан шәһәре

ФАЙДА БУЛЫР ИДЕ…

Минем сеңлем 50 яшьтә, телсезлеге аркасында, III төркем инвалид. Хәзерге вакытта төп йортта кызы белән яшәп ята. Шушы йортта калган туганнарыбыз да – барлыгы 12 кеше пропискада, ләкин алар барысы да Казанда яши һәм эшли. Сеңлемә, инвалид буларак, бернинди субсидия дә, юл акчасы да тими. Пропискада кеше күп дип, шул акчаларны бирмиләр. Нишләп шулай икәнен аңламыйм, бер-ике мең сум да файда булыр иде…

Аннан соң, ярдәм йөзеннән, телсезләргә телевизорлар, телефоннар бирәләр дип ишеткән идем. Аны кайдан алырга икән?

Гөлсара ӘХМӘТОВА,

Әтнә районы, Күшәр авылы

Әтнә районы социаль яклау үзәгендә аңлатуларынча, бәйрәмнәр вакытында кайбер хәллерәк районнарда инвалидларга чыннан да телевизор һәм телефоннар бирелә, ләкин алар район бюджетыннан каралган акчаларга алына. Әтнә районы бюджетында исә мондый чыгымнар өчен акча каралмаган.

Ә беренче соравыгызга Әтнә районы матди ярдәм үзәге белгече Гөлнара НАСЫЙБУЛЛИНА ачыклык кертте:

– Инвалид кеше субсидиягә гариза бирергә теләсә, үзе яшәгән фатирда пропискадагы кешеләрнең керемнәре турында документ алып килергә тиеш. Без аларга моның турында берничә мәртәбә әйттек, аңламыйлармы – алып килмиләр ич шуны. «Неполный пакет документов» белән киләләр. Аларга субсидия каралган, ләкин аның күләме аз, чөнки йортларында пропискада кеше күп. Пропискадагыларның барысы да фатирлы, Казанда яшиләр, ләкин нишләптер пропискадан төшәргә теләмиләр. Менә шулай итеп мәш иткән көннәре. Субсидия күбрәк булсын дисәләр, туганнар белән хәл итеп бетерергә кирәк моны… Һәм безгә килгәндә, соралган бөтен документлары да булсын иде, – диде ул.

СӘДАКА, ИМЕШ…

Шуны уйлап утырам әле, минемчә, динне тәртипкә китерергә кирәк. Имамнарыбызның шактые, гарәп телендә булганлыктан, Коръәнне аңламый. Аны дога китабына әйләндергәннәр. Үлгән кешене дөрес итеп искә алырга кирәк, ә аны дөрес итеп искә алмыйлар. Менә мин күптән түгел генә мәет ашында булдым. Ислам университетын һәм бер мәдрәсәне тәмамлаган кеше Йәсин укыды. Шуннан соң сорау бирдем: «Укуын укыдың да, эчтәлеген аңлыйсыңмы?» – дим. «Ну, болай чамалыйм инде», – ди.

Коръән бит ул дога китабы гына түгел, кешене ничек яшәргә икәнен өйрәтә торган инструкция дә. Кеше ничек яшәргә тиеш, шул язылган анда. Аны аңламыйлар – дога китабына әйләндереп бетергәннәр. Әле күп итеп сәдака алалар Коръән чыкканга! Бер танышымның ире үлде дә, мәчеттән бик матур гына бер егетне чакыртып, Коръән ашы уздырды. Шул егет укыды, укыды, укыды да 3 мең сум акча алды. Сәдака итеп бирелгән, янәсе. Син аны алырга тиешме соң, ятим калган кеше ул менә! Кире бирергә тиеш иде ул бу акчаларны!

Венера НУРГАЛИЕВА,

Казан шәһәре

ТАШЛАМА КАЯ КИТКӘН?

Хезмәт ветераны буларак, телефоннан кулланган өчен берникадәр ташламадан файдалана идек. Бу айда шуның чиреген генә бирделәр. Хәзер ничек түләргә тиеш булабыз без? Элек яртысын хөкүмәт каплап бара иде, алга таба да гел шулай чиреген генә биреп барырлармы икән?

Талия ХӨСӘЕНОВА,

Буа районы, Лащы станциясе

Сорауга районыгызның социаль яклау идарәсе җитәкчесе Ләйлә КАМАЛОВА җавап бирә:

– Чынлап та, хезмәт ветераннары өчен бу ташлама кимеде. Ни өчен дигәндә, 2016нчы елның 1нче гыйнварыннан «Об адресной социальной поддержке населения РТ» дигән 63нче канунга төзәтмәләр кертелде. Безнең хезмәт ветераннары элек 50 процентлы ташламаны элемтә өчен алалар иде, ә быелдан башлап бу льгота телефон линиясе хезмәтләрен күрсәткән өчен генә бирелә башлый. Буа районында мондый хезмәтләрне бары тик «Таттелеком» гына күрсәтә. Хезмәтнең бәясе – 180 сум. Димәк, хезмәт ветераннары өчен хөкүмәт хәзер ай саен шушы акчаның 50 процентын, ягъни 90 сумын гына бүлеп бирәчәк. Ә калганын кеше үзе түләргә тиеш булып чыга.

ПЕНСИЯГӘ ЧЫГАРЫРЛАРМЫ?

Мин ун елдан артык күрше авылның участок больницасында дезинфектор булып эшләдем. 50 яшьтән пенсиягә чыга аламмы икән?

Илсөяр ХАЛИКОВА.

Актаныш районы, Чишмәбаш авылы

Соравыгызга районыгызның социаль яклау бүлеге белгече Гөлчәчәк ШӘЙХЕТДИНОВА җавап бирә:

– Ничәнче елларда эшләгәндер бит әле ул – болай телефоннан гына карап әйтеп булмый, бөтен документларын тикшерергә кирәк. Бу кеше, хезмәт кенәгәсен һәм иминиятләштерү таныклыгын алып, безгә 7нче бүлмәгә килсен. Барысын да үзем карап, тикшереп әйтеп бирермен. Әлеге документлар булмый торып, нинди ставкада, нинди шартларда, ничек эшләвен белмичә, соравыгызга җавап бирү авыр, – диде ул.

Бу атнада укучыларыбыздан менә шундый сораулар кабул итеп алдык. Исегезгә төшерәбез, һәр чәршәмбе 10-13 сәгать аралыгында редакциябезгә шалтыратып, үзегезне борчыган мәсьәләләр белән уртаклаша, фикерләрегезне җиткерә һәм сораулар юллый аласыз. Телефоныбыз: (843) 272-42-17.

Айгөл ЗАКИРОВА

Комментарии