- 01.03.2012
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2012, №8 (29 февраль)
- Рубрика: Тормыш сулышы
Укучыларыбыз алдатмас, зарлы хатлар безгә бик күп килә. Гадәттә, алар гел бер үк районнардан. Шулардан чыгып, район башлыкларының «булдыклыгын» анализлау берни тормый. Җир кешесе кайда да бертөсле, ә менә җитәкчеләрнең төрлесе була шул. Инде менә ничә еллар игътибар итәм: Саба районыннан зарланып язучы юк. Әллә соң анда зарланырлык, бәйләнерлек бер почмак та калмаганмы? Ул яклардагы абунәчеләребез саны да башка районнардан бер дә ким түгел, ник бер дә зарланмыйлар икән?
Узган атнада җомга көнне Байлар Сабасында буласы концертка чакырдылар. Шул уңайдан район үзәге белән дә танышырмын, әзрәк халык белән дә аралашып кайтырмын дип, концертны сәбәп итеп, «разведкага» чыгып киттем.
Баксаң, андагы халыкның хатлар язарга түгел, кайбер көннәрдә утырып ашарга да вакыты калмый икән. Район башлыгы нинди карарлар гына кабул итеп бетермәгән! Зарланырга вакытлары калмасын дигәндер, күрәсең. Халык шул карарларны үтәп бетерү өчен мәш килә, ары чаба – бире килә! Бу концерт та аның карарларының берсе нигезендә үткәрелә икән. «Райондагы хезмәт ияләренең, аеруча яшьләрнең ялын файдалы итеп оештыру, хезмәт кешесенең рухи ихтыяҗын баету, талантларны үстерү» һәм тагын әллә нинди максатларны күздә тотып язылган һәм имза салынган бу карарны җитәкче кешеләрнең берсеннән сорап та алдым әле. Андый-мондый, башка атналарда да килергә уйласам дип, янына программасын да беркетеп бирделәр. Шулай итеп, 2012 елның гыйнварыннан апреленә кадәр, Байлар Сабасында атна саен үзешчән концерт карарга мөмкин. Аны, чират буенча, авыл җирлекләре, учреждение, оешма һәм предприятие хезмәткәрләре куя. Әлеге концерт-кичәләрнең исеме гаять озын һәм үзенчәлекле: «Хезмәтемдә юлдаш җыр һәм бию, тормышымда юлдаш моңлы көй».
Авыл кешесенең болай да эше бетми, ә монда, җитмәсә, концертлар да оештырырга кирәк. Бетмәс-төкәнмәс репетицияләре – бер бәла дисезме?.. Ләкин бер бәла янында мең савап шул. Саба халкының бик бердәм булуы башка районнардан соң аеруча күзгә ташлана. Бәлки, шул якта яшәүчеләр үзләре бу фактны инкарь иткән булып маташыр, тик ышаныгыз: читтән барыбер яхшырак күренә. Үзен сынап карарга теләгән, ләкин сәхнәгә менәргә оялып йөргән талант ияләренә дә менә дигән мөмкинлек тудырганнар. Ихтыяри-мәҗбүри чарада катнашмый хәлең юк. Бик оешкан төстә башкарып, призга да ия булып куйсаңмы?! Әйе, ахырдан иң яхшы концерт куйган берничә оешма жюри тарафыннан сайлап алыначак һәм район башлыгы тарафыннан бүләкләнәчәк тә икән. Ул призны җитәкчеләр үз кесәсенә салмас, катнашучыларга бүлеп бирер дип ышанасы килә.
Концертлары бер галәмәт, аннан башка да карарлар күп икән бу районда. Бассейнда йөзеп ярышу, ераклыкка чабу, төрле нормативлар тапшыру, чаңгыда узышу… Әйтергә кирәк: спортка игътибар хәйран калырлык дәрәҗәдә! Шул бәйгеләрдә оешма җитәкчеләренең катнашуы мәҗбүри (!) булуын да халык мактап телгә алды.
Байлар Сабасы буйлап Саба районара почта бүлекчәсе җитәкчесе Фәнил Ильясов экскурсия үткәрде.
Халыкның урамда, кибетләрдә гел татарча гына сөйләшүенә игътибар иттем.
– Безнең якларда урыслар юк шул, Явыз Иван да безнең Сабаны әйләнеп үткән бит, – дип район исеменең килеп чыгышын, кайбер тарихи вакыйгаларны да сөйләп алды Фәнил абый.
Почта бүлекчәсе җитәкчесе белән йөрүем бер дә юктан түгел. Мин «разведкага» килгән көнне өч оешма: район почта элемтәсе, район электр челтәре һәм «Татавтодор» ААҖ Саба филиалы концерт куйдылар. Программадагы концерт номерларының күбесе нәкъ менә почта хезмәткәрләренеке иде. Җитәкче кешенең үз хезмәткәрләре янында чабып йөрүен күреп, бу хәлләргә битараф калмадым.
– Әйдәгез әле, мин сезне иң тырыш хат ташучыларның берсе белән таныштырам, – диде Фәнил абый, грим бүлмәсенә чакырып.
Фәридә апа Рәхимуллина менә инде 10 ел тирәсе, 5 чакрым ераклыктагы Урта Саба авылына йөреп, хат ташучы булып эшли икән. Бу концертта ул ире белән бергә чыгыш ясады. Котдус абый Юлбат агрофирмасында эшләвен, кечкенәдән гармунда уйнарга өйрәнүен, Фәридә апа белән еш кына шундый чараларда катнашуын сөйләде. Аларның гаилә коруына да 25 ел тулган.
Катнашучылар арасында, почтаны ташлап, зур сәхнәләрне яуларлык талант ияләре дә бар иде. Фәнил абый барысы белән таныштырып калырга, һәркайсын булдыра алганча мактарга тырышты. Үзен үзе мактамаса да, башкалар өчен янып йөрүен, шундый киң күңелле, гади кеше булуын күреп, чын-чынлап сокландым аңа.
2006 елда Теләче (13 бүлекчә) һәм Саба (17 бүлекчә) районнарындагы почталарның идарәсе берләшкән һәм хәзер аларның үзәге нәкъ менә Сабада икән. Ә аның җитәкчесе – Фәнил Ильясов. Ул мине «күчмә почта» белән дә таныштырды. Үз бүлекчәсе булмаган кечкенә авылларга хат, газета-журнал, пенсияләр ничек барып җитә дип уйлыйсыз? Күчмә почта, ягъни махсус машиналар ярдәмендә, ә алар бу районда 5әү.
– Кечкенә авылларда да хат ташучы бар. Аның капкасына эленгән махсус тактада почта машинасының кайсы көннәрдә һәм сәгать ничәдә, күпме вакытка килүе күрсәтелгән. Шул вакытка кешеләр килә, түләүләрен башкара, кирәкле товарларны ала, – дип аңлатты миңа Фәнил абый.
Концерт бетте. Байлар Сабасы мәдәният йорты буйлап атлаганда да, соклануымны яшермичә, аның җитәкчесе Айрат Зиннуровка:
– Бу бина әле яңа бугай, ялт итеп тора, – дигәнемне сизми дә калдым.
– 1987 елгы инде. Менә быел ремонт ясап булмасмы дип торабыз. 30-40 миллион сумлык ремонт кирәк, – диде ул. Әйтерсең, 10-15 тиен турында сүз бара.
– Күбрәк булмасмы соң? Ул акчага яңаны да салып куеп буладыр, экономияли белсәң…
– Юк. Залдагы урындыкларны тулысынча алыштырырга кирәк. Ремонтлыйсы урыннары күп, сез күрмәгән җирләре байтак.
Ялт иткән, ямь-яшел хәтфә, йомшак урындыклар күз алдыма килгән саен әле дә дерт итәм. Ул акчаны башка, файдалырак максатларда кулланып булыр иде юкса.
Концерт тәмамлангач, халык белән аралашкан чакта, тагын бер кызыклы очрак турында ишеттем. Ул күпме дәрәҗәдә дөрестер, анысын әйтә алмыйм. Имеш, Саба газ идарәсендә кешеләрне эшкә алганда, иң беренче чиратта, аның спортта яки сәхнәдә ирешкән уңышларына карыйлар икән. Ә профессиональлек аннан соң… Район башлыгы карарларына әзерлекле булу кирәк шул.
Бай яши мондагы халык. Саба районы башлыгы Президентыбызның энесе Рәис Миңнеханов булганга, бу район шулай череп баеган дип сөйләүчеләр бар. Һәрхәлдә, мин моңа ышана алмыйм. Аның өчен генә түгелдер! Әле, киресенчә, Президентның энесе булганга, аңа таләпләр дә башкаларга караганда зуррактыр дип уйлыйм. Сәяси кешенең һәр адымы энә өстендә, күзәтү астында бит аның.
Сүз дә юк: сабалылар район башлыгы белән дә, башка яклардан да откан. Күз алдында кайнап тора ул. Шәһәрдә генә һәркем үзе өчен борчыла, эшкә барып-кайта да, күп дигәндә, үз борчу-мәшәкатьләре артыннан йөри. Шәһәрдә генә түгел, күп район-авылларда да шулай. Ниндидер оешма өчен концерт-театрларда катнашып, репетицияләрдә сәгатьләр уздырмыйлар. Май баскан җитәкчеләрне мәҗбүри чаңгыга бастырып, бассейнда ярыштырып кара син! Ә биредә бар да башкача. Монда җитәкчеләр дә биек сикерә алмый, һәрчак халык белән бер чаңгыда.
Эльвира ФАТЫЙХОВА.
Казан-Байлар Сабасы-Казан.

Комментарии