Өй теленә генә калырбызмыни?

Рүзәл Юсуповның «Телебезне саклап кала алырбызмы икән?» («БГ» 16 гыйнвар, 2019. №2) исемле язмасын укыгач, татар теленең киләчәген уйлап, көрсенеп куйдым. Авыр, бик авыр хәзер безнең телгә. Өстә утырган абзыйларның элеккегеләре дә, хәзергеләре дә телне югалтмас өчен өйдә татарча сөйләшүне тәкъдим итә. Янәсе балалар белән өйдә гел татарча гына сөйләшсәң, тел сакланачак. Имеш татар телен мәктәптә өйрәтүнең әллә ни хаҗәте калмаячак.

Әйе, сакланды ди сиңа, өйдә сөйләшеп кенә. Әле менә теле яңа гына ачыла башлаган балалары булган яшь гаиләдә булырга туры килде. Баланы ничек тә ашатасылары килеп, аның алдына планшет ачып куеп, мультфильм кушалар. Мультфильмга алданып ашый инде бала, әмма баланың баш миенә урысча сүзләр сеңүен аңлап бетерми яшь ата белән ана. Үзләре гел татарча сөйләшсәләр дә, баланың урысча сүзләр әйтә башлавына аптырыйлар. Әле ниндидер түгәрәккә дә йөртәләр ике яшьлек баланы. Соң ул түгәрәктә дә гел урысчаны гына ишетә бит инде ул бала!

Мультфильмнар күрсәтә-күрсәтә бала ашату хатасы үземнең кыз белән кияүдә дә булды. Кыз белән кияү үзара гел татарча сөйләшсәләр дә, кызларына гел татарча эндәшсәләр дә, оныкның теле урыслашыбрак ачылды. Тәүлек әйләнәсе күрсәтелүче мультфильмлы телеканалларның алдан ук уйланган сәясәт икәненә мин шунда гына төшендем. Билгеле, без хатын белән икәүләп кызыбыз гаиләсенә еш йөрибез, оныкның урысча сүзләрен гел татарча әйттереп кабатлатам. Мине ул шуның өчендер инде «татарча бабай» дип йөртә. Менә биш яше тулгач кына телләрне аера башлады, ахры, минем белән татарча сөйләшергә тырыша. Белмәгән сүзләренең тәрҗемәсен сорый. Куанам татарча сөйләменә.

Ике яшен куып килүче малай оныгымның исә, киресенчә, мультфильмнарга әллә ни ушы китми. Татарча җыр клиплары тыңларга ярата ул. Теле дә татарча ачыла. «Әти эшкә китте», «Бабай кил, утыр» кебегрәк җөмләләрне тутырып әйткәненә күңел булып, тотып сөям үзен. Үзенә тиешле дәрәҗәдә урысчаны да аңлый. Тик шунысы бар, тагын бер елдан балалар бакчасына йөри башлаячак бит инде ул, ә андагы аралашу гел урысча булачак. Сөйләмендә шул якка авыша башлавы да бар. Әнә күршедә яшәүче яшь гаиләнең кызлары балалар бакчасына барганчы татарча гына сөйләшә иде, хәзер урысчага күчеп бара. Ата-анасы үзләре дә аптырашта. Мин бу җөмләләрне татар телен саклау өчен балалар бакчаларында татар төркемнәре булу, мәктәптә татар теле дәресләре укытылу мөһим түгел, өйдә ата-ана татарча сөйләшсә, шул җитә диючеләргә җавап буларак язам. Юк, өйдә татарча сөйләшеп кенә татар телен саклап калып булмаячак. Тел саклану бит ул әле көнкүреш телендә сөйләшү генә түгел, ә бәлки туган телеңдә укый-яза белү дә. Киләчәктә татарча китапларны кем укыр, матур-матур хикәя-романнарны кем язар татар телендә? Менә бит хикмәт нәрсәдә. Берничә калын дәфтәрләрдә татарча язылган көндәлекләремне, газета-журналларда басылган ике меңнән артык язмаларымны оныкларым укый алмаслар инде дип тә борчылам. Шуларны уйлап, соңгы елларда көндәлек алып барудан да туктадым. Киләчәк шул компьютерда, телефонда урысча яки инглизчә текстларны укырга гына калыр шикелле, китаплар, көндәлекләр укып тормаслар. Оныклар тормышына кытай теле дә килеп керер кебек тоела.

Татарны яралтканда Аллаһы Тәгалә милли хисне җитәрлек бирмәгән күрәсең безнең милләткә. Байлыкка, дәрәҗәгә табыну хисе көчлерәк булып чыккан. Шуңа да татар гасырлар буе башка милләткә күчкән, аларның санын арттырган, канын яхшырткан. Илебез тарихына кергән бөек полководецларның, язучыларның, дәүләт эшлеклеләренең тәнендә татар каны да аккан. Телевизордан күрсәтелгән кешеләрнең төс-битенә карап, үзем дә, менә бу кешедә татар каны акканга охшый, дип карап утырам кайчакта. Шулай инде, безнең татарлар исәбенә башка милләтләр саны үсә бара, үзебез генә кимегәннән кими барабыз. Менә хәзер телебез дә бетү ягына авышырга чамалый. Бүген үк инде телебезне саклап кала алырбызмы, дип чаң кагабыз. Берәр төрле могҗиза булса гына инде. Әлегә татар теле сакланып калсын өчен тиешле шартлар тудырырга тормыйлар. Үзебезнең татарлар да, безнең бу тел белән кая барып була, дигән фәлсәфәне көннән-көн ешрак әйтәләр. Балаларны татарча укытырга бирмибез дип, үзебезнең милләттәшләр шаулаша. Мондый шартларда телне саклап калу, ай-һай бик авыр. Тел бетү ул милләт бетү дигән сүз дә. Ничек тә бу чиккә барып җитмәсәк иде.

Җәүдәт ХАРИСОВ,

Чаллы шәһәре

Комментарии