Ирек Мортазин иректә

Республиканың Менделеев район суды Мортазинны Менделеев колония-җирлегеннән шартлы рәвештә вакытыннан алда азат итү турында карар чыгарды.

Оппозицион журналист Мортазин элекке Президент Минтимер Шәймиевкә яла ягу, республика җитәкчелеген тәнкыйтьләгән китабында хакимият дип аталган социаль төркемгә каршы нәфрәт уятуда гаепләү белән 21 айга ирегеннән мәхрүм итүгә хөкем ителгән иде.

“Дөресен генә әйткәндә, бүгенге бу карарга мин үзем дә өметләнмәгән идем”, – дип белдерде Мортазин үзе. Аның әйтүенчә, бу карар, беренче чиратта, адвокат Юрий Зак тырышлыгы нәтиҗәсе. (Бу адвокат күптән түгел башка бер журналистының – Айгөл Мәхмүтованың иреккә чыгарылуына ирешкән иде).

– Шулай ук Мәскәүдән килгән тикшерү комиссиясенең эшләве, бу эшнең киңкүләм мәгълүмат чараларында яктыртылуы, башка хокук яклаучыларның мөрәҗәгатьләре, КПРФ бүлегенең мине яклап протест митингы үткәрүе, интернеттагы теләктәшлек чаралары – барысы берьюлы тәэсир итеп, күп нәрсә бергә туры килеп, хөкемдар югалып калды. Азат итү турында карар чыгарырга мәҗбүр булды. Хөкемдар алдан ук минем иреккә чыгару мөрәҗәгатемне кире кагарга әзерләнеп килгән кебек тоелды, прокурор да, хакимият тә каршы иде, – ди Мортазин.

Журналист үзен тәртип бозучылар гына ябыла торган кырыс шартлы бүлмәгә – ШИЗОга ябуга ризасызлык белдереп, 11 көн элек ачлык игълан иткән иде. Үзе әйтүенчә, ул әлеге протест чарасын суд көне, 31 гыйнварга кадәр дәвам иткән.

– Кичә генә ШИЗОның салкын идәнендә йоклап киткән идем. Өстән лампа яктыртып тора, парашаның сасы исе бөтен бүлмәгә аңкый, тычканнар йөгерешә. Салкын. Монда тагын ничә төн, ничә көн ятарга туры килер икән дип уйлаган гына идем. Менә инде һич көтмәгәндә иреккә чыктым, – ди Ирек, сөйләшкәндә яхшы кәефтә булуын аңлатып.

Үзенә карата белдерелгән гаепләүләрне кабул итмәүче Ирек Мортазин тиздән Югары судының үзен аклаячагына өметләнә. Әлегә исә ул шартлы рәвештә генә иреккә чыгарылды һәм канун нигезендә аена ике мәртәбә тиешле урынга барып теркәлеп торырга тиеш.

Алдагы көннәрдә ул колониядә яза башлаган романын язып бетерергә тели. “Татар кызы белән алман офицеры арасындагы мәхәббәт турындагы бу китап чын вакыйгаларга нигезләнә”, – ди Мортазин. Бу романны ул 9 Май – Җиңү бәйрәменә өлгертергә җыена. Икенче Бөтендөнья сугышына кадәр танышып, бер-берсен яратып калган егет белән кыз фронтта очраша.

Китапны тәмамлаганнан соң, Татарстанның элекке Президентының элекке сүзчесе иҗтимагый-сәяси һәм хокукый эшчәнлеккә керешергә җыена.

Наиф АКМАЛ

http://www.azatliq.org/content/article/2293384.html

Ирек Мортазин ирекле булсын!

“БГ”да “Ирек Мортазин иректән ерагая” (15 сентябрь, 2010) дигән мәкаләне укыгач, фикерләребезне язарга булдык. Ирек Мортазин М.Шәймиев үлеме турында ялган мәгълүмат таратып, зур хата җибәрде. Әмма моннан Шәймиевкә нинди зыян килде соң? Ахырда аның исән икәнлеген белеп, дуслары, халкы сөенде, ә дошманнары көенде. Элеккеге Президентның бер җире кителмәде дә, авторитетына да тискәре йогынты ясалмады. “Эш белмәгән кешегә эш тапшырылса, кыямәт кубасын көтеп тор”, – дигән Пәйгамбәребез. Һичкемгә зыян салмаган бу эшне зурга җибәрергә кирәк түгел иде. Эш тәртибен белмәгән, хуҗасын хөрмәт итмәгән кешене эшеннән азат итү дә бик җиткән. “…Йомшаклык белән мөгамәлә итегез”, – ди Аллаһы Тәгалә Коръән-Кәримдә һәм түземле булырга куша. “Берәү түземле булса, Аллаһы Тәгалә икеләтә әҗер бирер”, – диелә бер хәдистә.

“Аллаһы Тәгалә – гафу итүче, кичерүне сөя”, – диелә икенче бер хәдистә. Без Аллаһы Тәгаләнең коллары буларак, аның күркәм сыйфатларын булдырырга әмер ителгән. Пәйгамбәребез дә: “…берәрсе сине сүгә, я шелтәли икән, үртәлмә андый эшкә, калдыр, языгы – аларга, әҗере сиңа булыр. Берсен дә сүгә күрмә”, – ди. Кулымда галиҗәнап власть бар дип, әз генә ялгышкан кешене рәшәткә артына тыгу шәригатебездә олы гөнаһ санала, инсанны рәнҗетү була. “Кыерсытылучы кәфер булса да, догасыннан –(рәнҗешеннән) сакланыгыз. Чөнки догада пәрдә юк”, – дигән Рәсүлебез. “Кыямәт көнне сигез кеше Аллаһыдан ерак булыр. Алар… – җайдаклы югарылыгыннан торып, тәкәбберлек итүчеләр, гаепсезләрне каралтып күрсәтергә тырышучылар. Аллаһы гыйззә вә җәл аларның үзләрен пычракка батырыр”, – диелә 370нче хәдистә. Һичкемгә сер түгел: түрәләр – түрәлеккә, байлар – байлыкка, галимнәр белемгә таянып, тәкәбберлек кыла. Хәтта дин әһелләре дә бу яман чир белән авырый. Әмма тәкәбберлек белән һичкем бәхеткә ирешми.

“Җир йөзендә зураеп, күкрәк киереп тәкәбберләнеп йөрмә! Чөнки никадәр зурайсаң да, җирне ертырга хәлеңнән килмәс. Таулар кадәр дә була алмассың. Аллаһы тыйган эшләрне эшләгән кеше явызлыгы белән Аллаһы хозурында яман кеше саналды”, – диелә 17нче сүрә, 37-38нче аятьләрдә.

Без М.Шәймиев турында начар фикердә түгел. Аңа начарлык та теләмибез. Әмма дин әһелләре буларак, Аллаһы әмерен үтәргә бурычлыбыз. “Вә араларыннан берсе залимнәрдән хаксыз җәберләнсә, бергәләшеп ярдәм итеп, ул мөэмин кардәшләрен коткарырлар”, – диелә 42нче сүрә, 39нчы аятьтә.

Бу эштә хөрмәтле М.Шәймиев башлап йөрүчеләрдән булыр дип ышанабыз. “Тәхкыйк Аллаһы Тәгалә һәр эштә гадел булырга һәм дин вә мөселманнар файдасына яхшы эшләр кылырга боерадыр, вә Аллаһы золым итүдән тыядыр. Сезне вәгазьли, шаять, вәгазьләнерсез”, – диелә кабат 16нчы сүрә, 90нчы аятьтә.

Язмабызны атаклы дин галиме Ризаэтдин бине Фәхретдин сүзләре белән тәмамлыйбыз.

“Дөнья гомере никадәр озын булса да, ахырында үлем бар. Үлем соңында бик мәһабәт бер көндә хисап вә җәза булачак, шул көндә бик күп йөзләр агарачак вә бик күп йөзләр каралачак. Хәят тамыры киселмәстән вә сулышлар өзелмәстән мөкаддәм шул көн өчен хәзерләнү, сәфәр ярагын күрү ляземдер. Аллаһы Тәгалә җөмләмезгә инсаф бирсен. Күңел күзләремезне төзек кылсын”.

Аның сүзләрен куәтләп, Аллаһының хозурына һәркайсыбызга ак йөз, иман белән үтәргә насыйп әйләсен, диясе килә.

Күпсанлы дин әһелләре исеменнән –

Хәйдәр ГАЛӘВИЕВ.

Әтнә районы.

Комментарии