Җырчылар ни пешерә?

Җәй көне хатын-кызның аш бүлмәсендә үткәргән вакыты ике тапкырга артадыр ул. Җиләк җимеше бетә генә – яшелчәсе өлгереп килә, аларны черетеп яткырып булмый бит, дип, нәрсә дә булса әзерлисең.

Безнең җырчылар да, соңгы вакытта социаль челтәрләргә тәмле ризыкларын, компотларының рецептларын еш кертә башлады. Мәсәлән, Лилия Муллагалиеваның язганнарын карагач, ташкабакны әрәм-шәрәм итми туклыклы коймак пешереп булганлыгын беләсең. Гүзәл Уразова, җәйге эссе көндә духовка миче янында пешеп тормый гына чәйгә бик тәмле десерт әзерләргә өйрәтте. Бу рецептларны укучыларыбызга да җиткерәбез.

Изображение удалено.Лилия МУЛЛАГАЛИЕВАдан ташкабак коймагы һәм тәмле компот рецепты.

Ташкабак һәм цукини чоры җитте. Бер тәмле рецепт сезгә. Ике уртача зурлыктагы ташкабакны эре кыргычтан кырабыз, тоз сибәбез дә, читкә алып куеп торабыз. Хәйран гына суы чыгарга тиеш. Ярты сәгатьләп торганнан соң, аерылып чыккан суын түгәбез һәм 3 йомырка, 1 камыр разрыхлителе (яки серкә белән бастырылган сода), вак кыргычтан чыгарылган берничә тырнак сарымсак, тоз, шикәр комы, туралган укроп-петрушка, он салып болгатабыз. Онны өсти-өсти туглыйбыз. Коймак камыры кебек масса килеп чыгарга тиеш. Кызган майлы табага салып, ике ягын да кыздырып алабыз.

***

Аллага тапшырып, компот сезонын ачып җибәрдем. Абрикос+ черешня – шәп булырга тиеш! 7-8 абрикос һәм бер-ике уч чияне, стакан ярым шикәр комын кайнар банкаларга саласыз, өстенә кайнап торган су коясыз һәм тимер капкачлар белән ябасыз. Исән-сау эчәргә язсын!

Ландыш НИГЪМӘТҖАНОВАдан кәбестәле пилмән һәм яшел суганлы кабартмалар:

Сан-Францискода яшәүче татарлар пилмәнне безнең кебек пешерми икән. Бу тәмле пилмәнне Рәкыя ападан өйрәндем.

Камыр өчен:

1 чокыр су,

2 йомырка

3 аш кашыгы үсемлек мае

Ярты чәй кашыгы тоз

Он

Бөтенесен болгатабыз да, камыр басабыз. Камыры калын да, нечкә дә булмасын. Шәраб эчә торган бокал белән камырдан түгәрәкләр кисәбез.

Пилмәннең эчлеге.

1/3 пекин кәбестәсе

Чәй кашыгы тоз

Ярты чәй кашыгы борыч

Чәй кашыгы кырылган имбир

Ике сарымсак тырнагы (күбрәк тә салып була)

Суган

Имбир тамыры

Пекин кәбестәсен башта бик вак итеп турыйбыз, суы чыгып бетсен өчен, тоз салып, биш минут тирәсе тотабыз. Иттарткычтан чыгарылган сыер итенә кулыбыз белән суын сытып чыгарып, шушы кәбестәне, кыргычтан кырылган суганны, шулай ук кырылган имбир тамырын (бераз), тоз, борыч салып бутыйбыз.

Ярымай формасындагы пилмәннәр ясыйбыз. Бу пилмәннең бер ягы кызган булырга тиеш. Кызыл булганчы, майлы табада бер ягын кыздырабыз. Әйләндергәч, өстенә кап-кайнар су салабыз һәм өстен капкач белән каплыйбыз. 7 минут пешкәннән соң капкачны ачып куябыз да бер минут буе суы бетәрлек итеп пешсен. Пилмән әзер. Аны каймак һәм соя соусы белән ашыйлар.

***

Камыр әйберсен яраткан кеше буларак, сезгә бик тәмле кабартма камыры тәкъдим итәм:

Камыр өчен кирәк:

1 стакан җылы сөт

1 стакан су

1 аш кашыгы чүпрә

1 аш кашыгы шикәр комы

Ярты стакан он

Шуларны бергә болгатып куябыз, ул 15-20 минут утыра.

Шуннан соң, өстенә: 1 йомырка, йомшак сыер мае – 50 грамм, 1 чәй кашыгы тоз салып, он белән камыр басабыз. Үзләнгәч, ярты стакан сыек май салабыз, һәм кулга ябышмаслык итеп, озак кына басабыз.

Җылы урынга куябыз, тиз арада кабарып чыга. (Бер сәгать эчендә).

Кабартманың эчлеген йомырка белән яшел суганнан һәм бәрәңгедән ясадым. Кем ничек, нәрсә ярата инде…

Гүзәл УРАЗОВАдан десерт: «Тун астындагы банан»

Гадәттә балалар бакчадан кайталар да берәр тәм-том сорыйлар. Кибеттән юк-бар алганчы, үз кулларыгыз белән бер тәмле десерт ясарга өйрәтәм сезгә. Иң зур өстенлеге – җәй көне, эссе вакытта духовка кабызырга кирәкми. Ансат, тиз һәм кул астында булган ризыклар белән генә ясала.

Ингредиентлар:

Эремчек: 200 гр.

Каймак (сметана): 2 аш кашыгы

Сыер сөтеннән ясалган май

Банан: 4-5 данә

Шикәр комы: 2-3 аш кашыгы

Какао: 2 аш кашыгы

Чикләвекләр.

Эремчеккә шикәр комы һәм җылыда йомшаган бер кашык майны салып, яхшылап изәргә һәм бутарга кирәк. Эремчек әзер. Аны читкә алып куеп торабыз. Алга таба шоколад глазуре әзерлибез. Газ плитәсе өстенә утыртырлык тимер савыт алып, ике кашык каймак, шуның кадәр үк сыер мае һәм какао салабыз. Истә калдыру өчен бик җайлы – барысын да икешәр кашык саласы. Моны газ плитәсенә утыртабыз, әз генә эреткәч, биш минут тирәсе талгын утта тотарга кирәк. Ул агып торган шоколад рәвешенә керергә тиеш.

Ул арада 3-4 бананны чистартып, тәлинкә өстенә тезәбез дә, өстенә «тун кигерә башлыйбыз»: өстенә эремчекне, эремчек өстенә глазурьны салып, өстенә чикләвек тезәбез һәм 30 минутка суыткычка алып куябыз. Десертыбыз әзер!

Айгөл ЗАКИРОВА әзерләде

Комментарии