Кышыгыз тәмле үтсен, дисәгез…

Җәйнең соңгы ае август – урак өсте. Бакчада утыртылган җиләк-җимешләрдән кайнатма һәм компотлар ясарга өлгергәнсездер инде. Кыярлар да тозлангандыр. Ә менә баклажан һәм борычларны, помидорны ничек тәмле итеп кышка әзерләргә мөмкин соң? Бүгенге рецептлар сезгә ярдәмгә килер.

ЯШЕЛЧӘЛӘР БЕЛӘН ТУТЫРЫЛГАН БОРЫЧ

Бу ризык борычтан әзерләнгән иң тәмле кабымлыклардан санала. Телегезне йотарлык булачак.

Кирәк:

Борыч (яшел яки кызыл) – 2 кг.

Помидор – 2 кг

Суган – 0,5 кг

Кишер – 0,5 кг

Сарымсак – бер баш

Укроп – бер бәйләм

Шикәр комы – 100 гр

Үсемлек мае – 4 аш кашыгы

Тоз – 2 аш кашыгы

Паприка тәмләткече – 1 чәй кашыгы

6 процентлы серкә – тәменчә

Борычларны юып киптерергә, төбен кисеп, орлыкларын чыгарырга. Суган белән кишерне чистартырга. Эре итеп туралган суганны 2 аш кашыгы үсемлек маенда йомшарганчы, ягъни 4-5 минут кыздырып алырга. Кырылган кишерне дә, ике кашык майда 5 минут тирәсе кыздырыгыз. Кыздырылган суган белән кишерне табакта катнаштырып болгатыгыз, тозлагыз һәм суынырга калдырыгыз. Суынгач, борычларның эченә тутырыгыз. Помидорларны кисәкләргә турагыз һәм иттарткыч аша чыгарыгыз. Аңа вак итеп туралган укроп һәм кырылган сарымсакларны өстәгез. Килеп чыккан катнашмага тоз, шикәр комы һәм паприка тәмләткече салыгыз. Борычларны чиста бер литрлы банкаларга тутырып, өстенә помидорлардан хәзерләнгән катнашманы салырга кирәк. Өсләрен капкач белән каплап, 30 минут стерильләштерергә куегыз. Ул тәмамланганда 1 литрлы банкага 2 аш кашыгы исәбеннән серкә салып, капкачларны борып, җылы урынга суынырга куегыз. Мондый борычны һәркем яратып ашар!

ЛИМОН КИСЛОТАСЫНДА ПОМИДОРЛАР

Лимон кислотасы – серкәне алыштыра ала, ә нәкъ менә аның ярдәмендә кышка әзерләнгән помидорлар күпкә файдалырак булып санала.

Кирәк булачак:

Помидорлар – 3 кг

Кызыл яки яшел борыч – 3-4 данә

Сарымсак – 1 баш

Укроп

Канәфер (гвоздика)

Дафнә (лавр) яфрагы

Түгәрәк борыч

Лимон кислотасы

Шикәр комы

Тоз

Помидорларны юып, корытырга. Борычны орлыкларыннан арындырырга, түгәрәкләп кисәргә. Чиста банкалар эченә укроп ботагын, берничә тырнак сарымсак, ике-өч дафнә яфрагы, ярты аш кашыгы тирәсе түгәрәк борыч, канәферләр салырга. Өстенә борычның түгәрәк телемнәре белән аралаштырып помидорларны тутырырга. Банкаларга кайнар су тутырып, 20 минутка өсләрен капкач белән каплап торырга. Вакыт чыкканнан соң, банкалардагы суны кәстрүлгә бушатып, 1 литрга 2 аш кашыгы тоз һәм 4 аш кашыгы шикәр комы салып, кайнатырга. 1 литр маринадка чәй кашыгының яртысы кадәр лимон кислотасы салырга. Маринадны кабат банкаларга тутырырга. Капкач белән каплап, банкаларны җылы урынга 12 сәгатькә алып куярга. Помидорларыбыз әзер. Хәзер аны базда сакларга да мөмкин.

КЫШКЫЛЫККА БАКЛАЖАН БЕЛӘН БОРЫЧ САЛАТЫ

Кирәк булачак:

Баклажан – 2 килограмм

Томат пастасы – 800 грамм

Сарымсак – 150 грамм

Үсемлек мае – 1 стакан

Шикәр комы – 2 стакан

9 процентлы серкә – 2 аш кашыгы

Тоз – 2 аш кашыгы

Борыч – 12 данә

Укроп яки петрушка – тәменчә

800 грамм томат пастасыннан 3 литр сыеклык килеп чыгарлык итеп, су белән бутыйбыз. Бу сокка үсемлек маен, шикәр комын, тоз һәм серкәне кушабыз. Баклажаннарны кабыгын әрчемичә генә ярым түгәрәкләргә кисәбез, борычны озынчага ә сарымсакны исә вак итеп турыйбыз. Яшелчәләрнең барысын да алдан әзерләгән томат пасталы сыекчага салып, бик акрын утта 30 минут тирәсе пешерәбез. Әзер салатны банкаларга тутырып, гадәти ысул белән каплыйбыз.

Комментарии