Астыртын сәясәт булган инде ул вербовка

Сугыш арты елларының авырлыгын сөйләп тә, язып та бетерә торган түгел. Шул замандагы «хуҗалар» нәкъ бүгенге заманча, кеше хәлен аңламадылар. Сталин заманында да куштанлык, кешелексезлек хөкем сөрде.

Күршебездә сугыштан кайткан Әхмәтзакир абый белән Нурниса апалар яшәде. Җиткән кызлары Фәния, яшьтәшем Фәһим, бәләкәй Фәнисләре бар иде. Вербовкага язылдылар – Сахалинга «баерга» киттеләр. Өметләндерделәр. Күпме гомер яшәгәннәрдер безнең күршеләр. Фаҗига сагалап торган аларны. Кечкенә малайлары гел безгә кереп, «тәдәечмәмәй» сорар иде. Кәҗә сөте эчеп үскән иде ул. Юлда ук чирләп үлгән сабый. Тормыш рәтләнми. Бушлай сыр капкында гына диләр бит. Нурнисаттай күргән газапларын елый-елый сөйли иде. Бөгелмәгә кайтканнар, кирпеч заводына. Бераз эшләп яшәгәннәр. Әхмәтзакир абый авырып вафат булган. Фәниянең дә, Фәһимнең дә бәхетләре булмый. Мондый гаиләләр яхшы тормышны читтә дә, туган җирдә дә кора алмый. Өлкән яшьтәге хәбәрче фикердәшләрем минем белән килешерләр: нинди генә авырлыклар булса да, туган җир, нигез гаиләләрне саклап калды. Бу – хакыйкать.

Минемчә, гаилә тоткасы, яшәү көче – туганлыкта, тырышлыкта. Туган җирдә.

Күчеп китүче гаиләләрнең исән калганнары да җирсеп, чит җирләрдә вафат булды. Факия түти өч баласы белән, Миңсылуттәй уллары белән, башка авылдашларым да читтә җирләнделәр. Шуны әйтәсем килә – авыллар бетеп бара, дип, төшенкелеккә бирелергә түгел. Сакларга, ярдәм итәргә авылларга.

Шәһәр агломерацияләре идарә итәр өчен уңайлы, ләкин шәһәргә ашарга кирәк. Кем ашатыр?

Вербовка, хәтта ирекле вербовка дип атыйм мин авылларга карата мөнәсәбәтне. Хөкүмәт җитәкчеләре, депутатлар, җәяүләп йөреп, үз округ сайлаучылары булган авыл кешеләренең тормышын, көнкүрешен күрсеннәр иде. Буш вәгъдәләрдән, ялтырау, мактанышулардан туйды бит инде халык. Шул ук мәҗбүри-ихтыяри шәһәрләргә вербовкаларны бетерергә иде. Күпме халык кырыла, гаиләләр таркала бу күчеп китеп эшләүләрдән.

Укырлар, файдасы булыр дип өметләнмим, хөкүмәт байларының үз тормышлары җәннәт кебек бит.

Рәсимә ФӘРРАХОВА-МӨРӘСОВА,

Ютазы районы, Кәрәкәшле авылы

Комментарии