Яралы хатирә

Яралы хатирә

Хикәя

Идел бит ул. Идел бит ул,

Идел бит ул киң бит ул.

Караңгы төн, ява яңгыр,

Без аерылган төн бит ул.

Татар халык җыры. «Су буйлап»

I

Чыннан да, 1941нче елның 14нче июлендә Мөхәммәтшаһ улы Сәлахетдин сугышка чыгып киткәндә, кич буе яңгыр яуды. Өс-башлар чыланып бетте, ләкин китүчеләр дә, озатучылар да моны сизми, аларга барыбер кебек иде. Кешеләрнең барысы да эчтән сыкрана, елый. Аларга кушылып, бер җирдә генә гармун да, табигать тә елый иде. Нократ елгасы гына (ул вакытта елганы зурлап, Идел дип йөрттеләр): «Мин бу күз яшьләрен бик күп күрдем инде», – дип, әйткәндәй, меңнәрчә ел ничек аккан булса, шулай агуында булды. Сәлахетдин, озатырга килгән Хәдичәсенең кулларыннан тотып: «Хәдичә, өч бала белән бик авыр булыр инде. Бигрәк кечкенәләр бит. Балаларны, үзеңне сакларга тырыш, мин сиңа ышанып китәм», – диде. Хәдичәсенең әллә елаудан, әллә юешлектән, гәүдәсе сизелерлек калтырый иде. Сәлахетдин якын кешесен кочаклап алды. «Бик кайгырма әле син, бу сугыш дигәннәре бик озакка бармас, озакламый әйләнеп тә кайтырбыз, менә күрерсең әле. Ярый, абый белән саубуллашыйм инде», – дип, гражданнар сугышында катнашып, яралар белән кайткан Ситдыйк абыйсына борылды. «Абый, – диде, – сине сугышка алмаска да мөмкиннәр. Яшең дә бар, сугышта алган яраларың да күренеп тора, минекеләрне дә бик ташлап бетермәссең инде». «И-и, Сәлахетдин, – диде абыйсы. – Бу сүзләрне син әйтмәсәң дә була иде, без бер гаилә шикелле яшибез бит, синеке, минеке юк». Сәлахетдин абыйсын кочаклап алды: «Рәхмәт, абый, ачуланма инде».

Ул арада кычкыртып, калаклары белән лапыр-лыпыр килеп, Нократ яры буена пароход та килеп җитә иде. «Китүчеләргә тезелергә!» дигән команда яңгырады. Мыштым гына елаулар кычкырып елауга әйләнде. Пароход причалга килеп туктауга, агач трап төшерелде, пароходка исемлек буенча шул траптан керергә куштылар. Берсен-берсе уздырып сөйләшүләр, кычкырып саубуллашулар, тавыш-гауга аша күп сүзләрне ишетеп тә булмады. Кулларын, кулъяулыкларын болгап, барысы да пароходка кереп юк булды. Пароход та, шомлы-моңлы итеп кычкыртып, төнге караңгылыкка чумды.

Хәдичә, кемнеңдер кулы җилкәсенә тиюгә, сискәнеп китте, Ситдыйк абыйсы икән. «Әйдә, килен, кайтыйк инде, балалар көтәдер», – диде абый кеше.

Хәдичәнең бер сүз әйтерлек хәле дә, теләге дә юк иде. Ул, сүзсез генә, аның артыннан иярде.

Пароход Казанга ике көннән килеп җитте. Пристаньдә военкомат вәкиле каршы алып, төн булуга карамастан, җәяүләп, военкоматка алып китте. Иртәгесен сафка тезеп, исемлек тикшерделәр. Сәлахетдин шунда никтер Әмирханов Әхмәт дигән кешегә игътибар итте. Кара тут йөзле, үткен күзле 25 яшьләрдәге егет чая күренә иде. Шунда ук ул үзенең авылдашы һәм чордашы Әхмәтҗанов Хәкимнең монда барлыгын белеп, соңыннан очрашып, озаклап сөйләшеп утырдылар (Хәкимгә сугыштан исән-имин кайту бәхете елмая).

Икенче көнне Казанда авиадивизия туплануы билгеле булып, аларга, шул исәптән Сәлахетдингә дә, солдат киеме өләштеләр, кием очучылар составыныкы иде. Бер төркемне бүген самолетка утыртып, көньяк фронтка яңа аэродром ясарга җибәрәчәкләр икән. Бу хәбәрне Әхмәт каяндыр белеп кайткан. Сәлахетдин бу егет белән якыннан танышмыйча булдыра алмады. Әхмәт Кырым татары булып, Казан аэроклубында инструктор булып эшләгән, ә бу хәбәрне военкоматта хезмәт итүче бер танышы әйткән булып чыкты. «Беләсеңме, Әхмәт, – диде Сәлахетдин, – мин дә сугышка кадәр армиядә авиациядә хезмәт иткән солдат, син миңа адаш та икән, чөнки минем бабай да Әмирхан исемле бит. Шулай булгач, без бергәрәк булыйк, дусларча, дип әйтүем». «Нигә дусларча гына. Бабайлар да бер исемдә булгач, туганнарча булсын!» – дип җаваплады яңа танышы Әхмәт.

Шулай итеп, 1552нче елдагы басып алу сугышында ике татар ханлыгы бер-берсенә ярдәмгә килә алмаган иде, бүген ике татар вәкиле авыр вакытларда бер-берсенә ярдәм итешергә дип, куллар бирештеләр. Бу вакытта дулкынланудан, Сәлахетдиннең күзләре яшьле иде. Ул хәзер соңгы тапкыр кайчан елаганын да хәтерләми инде. Ә, әле бик күптән түгел икән, бабасын соңгы юлга озатканда икән. Бигрәк азапланып ятып үлде шул. Язгы салкын сулы җепшек карда чабата белән йөреп, сөекле хатынының әтисе Әгъләметдин аякларына салкын тидерде, соңыннан гангрена булды. Бик яхшы кеше иде, үзе әйтмешли: «мировой!» Ул үлеп, өчесен уздырганда сугыш чыкты, кайгы өстенә кайгы килде. «Олы кайгы үзе генә килми», – диюләре хак икән.

Туфрак күмәр тәнне, күмә алмас

Ялкынлы җыр тулы күңелне.

«Үлем» диеп әйтеп буламы соң

Җиңеп үлгән мондый үлемне

Муса Җәлил

II

Кара Диңгез флотының төп базасы – Севастополь сугыш башында диңгездән дә, һавадан да бик яхшы ныгытылган, коры җир ягыннан гына бернинди ныгытмалар да, хәрби берәмлекләр дә юк иде. Кыска гына вакытта каршы тору ныгытмалары барлыкка килде. Шәһәрне әйләндереп, ике кат оборона рубежы ясалды, өченчесен дә башладылар, ләкин тәмамлап бетерә алмадылар – Перекоп ягыннан немецлар бәреп керде. Бу – 9нчы сентябрь иде.

Сугыш Севастопольдә 22нче июньдә иртәнге 3 тулып 15 минутта ук башланды. Дошман самолетлары беренче бомба-миналарын ташлый башладылар. Мәктәп һәм ике торак йорт җимерелеп, беренче үлүчеләр дә булды. Корабльләрнең зенит автоматлары ут ачты. Морякларның төз атулары аркасында дошманның ике самолеты диңгезгә барып төште, ә калганнары мәкерле шартлаткычларын тәртипсез рәвештә ташлап, кирегә борылдылар.

12нче сентябрьдә дошман армиясенең механикалаштырылган дивизияләре Перекоп муенына бәреп керә алды. Дошманга каршы начар коралланган, яңа гына туплана башлаган 51нче аерым армия тора иде. Шулай булса да флот һәм Азов флотилиясе ярдәме белән дошманның күпкә көчлерәк дивизияләренең беренче атакаларына каршы тора алды ул.

Дошман яңа көчләр туплый башлады һәм 24нче сентябрьдә яңа тупланган танк колонналары дүртенче авиация корпусы белән берлектә яңадан һөҗүмгә күчеп, башта Перекопны, аннары Армянск шәһәрен алды. Совет гаскәрләре ярымутрауның дала ягына чигенергә мәҗбүр булды.

Бу вакытларда Сәлахетдиннәр дә көньякка таба камалыштан чыгып киләләр иде. Бу өч ай эчендә нәрсәләр генә күрергә язмады аларга. Ачлыгын да, үлемен дә, яралану-сызлануларны да… Башта аэродром дигән җиргә килеп төштеләр. Аэродром дип әйтерлек җире дә юк иде аның. 3 ягы да дип әйтерлек урман куенында, бер ягы ачык дала булып, җир өслеге тип-тигез иде. Биредә фанерадан самолет зурлыгында ясалган бер самолет макеты һәм кырыйдарак үскән агач башындагы күзәтү пунктыннан гайре нәрсә юк. Яңа самолетлар кайтканчы, ул алдавыч аэродром ролен үтисе икән. Әхмәт әйтмешли, «вызываем огонь на себя» була инде. Икенче көнне дә, өченче көнне дә урман кырыендарак окоплар казыттылар. Монда җир бик ташлы булып чыкты, ярый әле ломнары, кәйләләре бар иде. Соңыннан самолет макетлары ясаттылар, алар һавадан күренерлек җирдә торырга тиеш икән.

Шулай көннәр төннәр белән алышынып, тыныч кына уза тордылар. Өйрәнүләр, политдәресләр була. Дәресләрдә политрук дошманның аяусызлыгын, мәкерле планнарын сөйли. Алар Мәскәүне һәм Кырымны алырга бик күп көч куячаклар икән. Кырымны, шул исәптән Севастопольне дошманнан саклап калу өчен бу аэродром хәрбиләреннән дә зур уяулык һәм батырлык сорала икән. Политрук: «Дошманга тереләй бирелергә тырышмагыз, бу – зур хыянәт саналачак» – дип әйтергә дә онытмый иде.

Ләкин беркөнне һавада дошманның самолеты күренде. Ике койрыклы бу разведка самолеты өстән генә бер тапкыр әйләнеп чыкты да, китеп барды. Барлык хәрбиләр җиңел сулап, окопларыннан чыга башлады. Аэродром начальнигы лейтенант Игнатенко: «Отставить, әзерлек беренче номерлы, окоплардан чыкмаска!» – дигән әмер ирештерде. Чыннан да, бер 20 минут та узмагандыр, ике бомбардировщик килеп, бомбалар ташлап киттеләр. Аэродром өстенә бомба сызгырган тавыш, шартлау, дары, төтен исләре таралды. Барлык макетлар да шартлап, янып көлгә әйләнгән, җир өсте кубарылып атылган иде. Тагын берничә көн шундый самолет макетлары ясарга, аэродромны рәткә китерергә туры килде. Андый хәлләр еш кабатланып тора башлады. Яраланучылар да, үлүчеләр дә була иде, аларны аэродром янында ук җирләделәр.

Ә беркөнне октябрь башында дошманның төп көчләре килүен хәбәр иттеләр, ашыгыч эвакуация башланды. Бу аэродромның кирәге калмаган иде инде. Кирәкле әйберләрне тиз генә «полуторка»га ташып бетерделәр. Тирә-якта миналар, снарядлар шартлый башлады, машина китеп барды. Калган егермеләп кеше, ашыгып, урман эченә кереп югалды.

Урманны чыгып килгәндә инде кич булган иде. Лейтенант Игнатенко төнне урман куенында үткәрергә боерды. Иртәгесен үзебезнекеләргә кушылу нияте белән, көньякка баруларын дәвам итәргә булдылар. Әхмәтнең туган авылы да шул якта икән. «Барып җитә алсак, син минем олы кунагым булачаксың», – диде ул Сәлахетдингә. Тегесе җилкәсен генә сикертте. «Әле яшисе бар, алдан сөйләшмиләр аны», – дип әйтүе булгандыр инде.

Өч сәгатьләп тә бармадылар, арттан самолетлар гүләве ишетелде. Самолетлар күп һәм астан гына очалар иде. Кинәт пуля сызгырулары ишетелә башлады. Качар өчен монда таш та, түмгәк тә, чокыр да юк – тип-тигез Кырым даласы. Хәрбиләр кырыла башлады. Ул да булмады, Сәлахетдиннең дә сул ботына пуля тиеп, сиптереп кан бәреп чыкты. Дошман яраны бәйләп ятарга ирек бирми, өстән пулеметтан ут сиптерә. Әхмәт рәттән генә булган икән, Сәлахетдинне өстери башлады. «Арырак кына чокыр күренә, шунда яраңны бәйләрмен, аз гына түзәргә кирәк инде», – дип, үзенчә тынычландырмакчы да була әле. «Әхмәт, зинһар үзеңне сакла, харап буласың. Минем ике кулым, бер аягым эшли бит, шуышырга була әле», – дип әйтәсе генә килгән иде, шул мизгелдә якында гына мина шартлап, уң кулбашын пешереп алды – кыйпылчыгы тигән икән. Шул вакыт Әхмәт, алга сөрлегеп китеп, җиргә йөзтүбән барып төште. Сул калак сөяге астыннан кан бәреп чыккан иде аның. «Йөрәгенә тигән икән», – дип уйлады Сәлахетдин. Авырлык белән үрелеп, исән кулы белән туганы кебек күргән дустының зур булып ачылган күзләрен йомдырды. «Рәхмәт, дустым, син минем иң якын кешем идең, хуш инде, ачуланып китмә!»

Сәлахетдиннең каны күп акты. Хәленең бетеп килүен сизде ул. Кызын, ике улын, сөекле хатынын искә төшерде. Күптән гүр иясе булган әнисе Фатыйма күз алдына килде. Кызларча төз гәүдәле, чибәр иде аның әнисе. Һәрвакыттагыча, орчык белән йон эрли, имеш… Болай ятып, дошман кулына эләгәчәкмен, дип уйлады Сәлахетдин. Политругның, дошман кулына эләгү – хыянәт, дигәне исенә төште. Мотор гөрелтесе ишетеп, башын күтәреп караган иде, әле генә бергә атлаган иптәшләренең гәүдәләре белән тулы даланы, кара болыт булып килүче танк колонналарын, алар артыннан атлаган немец солдатларын шәйләде. Тагын орчыклы әнисе күз алдына килде. «Кара, киңәш бирә бит миңа әни. Мин бит әле орчык шикелле бөтерелеп, 2-3 метр булса да тәгәри алам», – дип уйлады ул. Танк килеп җитәрәк, авыртуларга түзәргә тырышып, күзләрен чытырдатып йомып, танк астына тәгәрәде. Танк аның өстенә менгәндә йөрәге тибүдән туктаган иде инде.

Сәлахетдиннең язып салган хатлары Хәдичәсенә барып җитә алмады. Сугыш юлларында югалган билгесез солдатлар кебек, хатлар да югалган, күрәсең. Хәрби цензураның да юк итү ихтималы булгандыр. Шуңа күрә ул китеп 1 ай да 1 атна узгач, кызы белән ике улының ике көн эчендә вафат булуларын белмичә калды. Яраткан абыйсы Ситдыйкның да тагын 4 айдан сугышка алынып, Мурманск тирәсендә ятып калачагын белмәде. Үзе Кара диңгез ярында – көньяк фронтта, абыйсы төньяк диңгезе ярында – төньяк фронт башларын салды. Югыйсә икесе дә тормыш өчен генә яратылган, куллары бар эшкә дә бара торган, Түбән Ушмы авылының оста гармунчыларына яшәргә дә яшәргә генә иде әле бит. Ул, мөгаен, үзе китеп, җиде ай узгач, тагын бер улы туачагын да белмәгәндер. Еллар узгач, бу малаеның, вакытсыз үлгән бер кызы һәм ике улы урынына, Сәлахетдиннең үзе кебек үк, тырыш, акыллы, максатчан бер кызы һәм ике улы, ягъни оныклары туачагын да белми китеп баргандыр. Юк, ул белгәндер! Үлгәннәрнең җаны кайтып йөри, диләр бит, белгәндер!

Фатих МӨХӘММӘТШИН,

Мамадыш шәһәре

Комментарии