Гыйбрәт булырлык хәлләр бар ул...

Гыйбрәт булырлык хәлләр бар ул...

Мин аны Сембер шәһәрендә кунакка баргач очраттым. Аның мине инде күптән күрәсе, тормышын сөйлисе булган.

– Менә очраштык, – диде шатланып.

Язмамны Диләрәнең үз сүзләре белән бирәм. Исемнәр алмашкан, кемнәр, дип, эзләмәгез.

– Мин «Безнең гәҗит»не яратып укыйм. Менә үз тормышым турында да язасым килде әле. Кемдер акылың булган, кемдер тиле икәнсең, дияр. Һәркемнең үз башы. Безнең балачак, яшьлек дөньяның иң матур чагына туры килгәндер ул. Юк, без алай бик бай да, юклык белән дә яшәмәдек. Әти өч кызы белән әнине ташлап, үзе эшләгән авылда йортка кереп яшәгән. Малае туган. Ул чакта бит әле ДНК дигән нәрсәне белеш юк, яшәгәнме – яшәгән, малай туганмы – туган. Әти соңыннан малайның үзенеке түгелен дә белгән, тик әни гафу итмәгән, өч кызын алып, карт әти-әнисе янына кайткан. Алар да каршы килмәгән, кимсенгәннәр, күрәсең. Ике апа бер-бер артлы кияүгә чыгып, берсе бала белән аерылып кайткан. Олы апа Казанда урнашып калган иде инде. Авылыбызда мәктәп 9 сыйныф кына иде, күрше авылга йөреп укыдык. Без – Әминә, Наилә, мин, Зифа гел бергә йөрдек. Сыйныфташлар Рузил белән Лилия район үзәгенә киттеләр. Рузилнең әтисе авылда мәктәп директоры, әнисе мәктәп китапханәсендә эшли иде. Рузил аларның бердәнбер уллары, бөтен өметләре иде. «Гомер көзе җиткәндә Аллаһ Тәгаләнең бүләге», – дия иде Таһирә апа. Лилия белән Рузил кече яшьтән үк гел бергә булдылар. Мәктәпнең горурлыгы иде алар. Лилиянең әти-әнисе дә бергә яшәмиләр. Икесе дә байлар бугай, әнисенең кечкенә улы бар. Сүзем алар турында түгел бит әле.

Урта мәктәпне тәмамлап, аттестат алгач, мин дә Казандагы Алия апам янына киттем. Әни шулай хәл итте. Өйдә бабай, әби, кызы Ләйсән белән Ләйсирә апа яши.

Тегүчелеккә укырга кердем. Әби матур тегә иде, бераз өйрәндем, ярыйсы гына килеп чыга иде. Макталдым, яраттылар үземне. Кич чыгып йөрергә апа рөхсәт итмәде. Бер тапкыр концертка барган идек, Рузил белән Лилияне очраттым. И кочаклашып кына торалар инде, миңа да туңдырма алып килеп бирде Рузил. Сыйныфташ бит! Лилия шулчак: «Диләрә, синең егетең юк ахыры һаман», – ди. «Юк, шул, – дим, – мин бит синең кебек чибәр түгел, егетләргә ошамыйм», – дидем. Шул чак Лилия: «Менә Рузилне сиңа бүләк итим әле, тәмам туйдырды эленеп йөреп», – ди. Күрәсең, шул чакта бер фәрештә, амин, дип очып үткәндер. Рузил Лилияне кочаклап алып китте.

Агымсудай еллар үтте дә китте. Мин укып бетереп Казанда эшли башладым. Артымнан егетләр йөрсә дә, никтер берсе белән дә очрашасым килмәде. Күрәсең, әни, апалар сүзе, аларның ирдән зарланулары күңелдә уелып калгандыр. Апа янында рәхәт, тыныч, кемнеңдер җаена барасы да юк.

Берничә балалы кешеләр дә, нужа күреп, үзләре рәхәт күрмичә, ялгыз калалар. Апа белән диңгезгә дә барып кайттык. Апа дус кызы янына кунакка китте, икебезнең дә отпускыбыз иде. Мин авылга кайттым, бакчаларның гөрләп торган чагы. Эш вакыты дип тормаган, Ләйсирә апаны кызы белән җизни алып киткән. Алар килешкәннәр. Әни генә әтине кичермәде, шул күрше авылда яшәп ята инде.

Кич клубка чыккан идем, Рузилне күрдем, ялгыз. Лилия кайтмаган. Үги әтисе белән әнисе Мәскәүгә китеп урнашканнар. Үги әтисенең андагы фатирын Лилиягә яздырганнар, үзләре зур йорт алганнар икән. Лилия анда киткән, әлегә өйләнешү турында сөйләшергә теләмәгән. Казанда укыганда бер диңгезче белән танышкан, капитан икән. Рузил белән бер әйләнеп тә кайтканнар. Киемнәре дә матур бит аларның, бик чибәр дә икән. Рузил белән таныштырганда аны авылдашым, бергә укыйбыз, дигән. Лилия табибә бит инде хәзер.

Рузил моңсу гына шуларны сөйләде. Мин Рузилнең сүзләрен исем китеп тыңладым. Эх, мине шулай яратса! Мин бит беренче сыйныфтан бирле аның өчен өзеләм, тик акылым гына: «Ул синең өчен түгел, Диләрә, кем соң син?» – ди... Аны бөтен кыз ярата иде, тик ул яхшы дус, әйбәт малай-егет иде. Ә Лилия аның бөтен хыялы, өмете бит. Ул кичне без бергә кайттык. Мин алар капка төбендә, аның янында утырып тордым. Безнең тавышны ишетеп әнисе дә чыкты. Ул көлеп: «Диләрә, әллә улымны озаттыңмы?» – ди. Көлештек.

Лилиянең кулын сорарга вагон кадәр ак машина белән кайттылар. Башта үзен үстергән әби-бабасыннан сорарга кушкан икән. Әтисе дә, әнисе дә яңа парлары белән кайтып, әби-бабасын да никахка алып киткәннәр. Лилия, ичмасам, Рузилгә әйтеп, гафу да үтенмәгән.

Рузил бик авыр кичерде Лилиянең хыянәтең. Әнисе миңа: «Диләрә, зинһар, улым янында ешрак бул», – диде. Кердем. Яткан. Елаган инде. «Дуслардан гарьләнәм», – ди. «Әйбәт булган әле, китүе, – дим. – Әгәр сез өйләнешкәннән соң шулай ташлап китсә, тагын да начар булыр иде бит. Димәк, күңеле шундый. Тормый әле ул, кайтыр әле, гафу үтенер», – дим. «Миңа нигә кирәк ул?» – ди. Кинәт кенә миңа: «Диләрә, чык миңа кияүгә, син бит акыллы кыз», – ди. «Нигә чыкмаска, чыгам, – дим. – Тик әти-әниеңә әйтеп, әнидән сорагыз», – дим.

Бер атна эчендә Рузилнең никахлы, законлы хатыны булдым да куйдым бит. Рузилне әтисе – район үзәгенә, мине кайнанам үз урынына мәктәп китапханәсенә урнаштырды. Читтән торып укырга кертте. «Син китаплар янында, тырыш, укы, аннары укытучы булырсың», – диделәр. Мине сорарга килгәч, әни тиле кеше кебек көлгән. Соң кем ышансын инде... Әле үзем дә ышанып бетмим, уянам да карап ятам, төш күрәмме?

Яшәп киттек шулай, Рузилнең янында – мин, йөрәгендә – Лилия. Булмагае! Яратуымны үлчәргә үлчәү генә юк, булса, ул ярылыр, күтәрә алмас иде.

Әни әйтә: «Кызым, балага узарга ашыкма әле, әллә торасың, әллә юк», – ди.

И, ашыкмыйммы соң инде, бүген үк Айрат Арслановны күтәреп кайтыр идем. Әйе, фамилиябез Арсланов бит. Үз фамилиям ямьсез иде – Ялалетдинова, кимсенә идем. Хәзер Арсланова, дип, әллә кем булып йөрим. Кеше юк чакта корсагыма кечкенә мендәр куеп, көзгедән карыйм, и килешә... Шөкер, беренче көннән үк узганмын, Рузил үзе дә уйлап бетермәгәндер әле. Кайнанам сизенде, и шатланды. «Айрат», – дип, эчемне сыйпап куйдым. «Йа, Раббым, бу кадәр бәхеттән башыма гына китмәсә иде», – дип телим. Рузилгә дә әйттем әти булачагын. «Ярар, – диде. – Ашыкмасаң да ярый иде», – дигәч, аптырап калдым. Теләми бугай. Ярар, мин телим. Мин бу өйдә яшәп, балалар үстерергә дип килдем бит. Соңгы араларда Рузил күңелсез йөри башлады. Аңладым. Кызулык белән өйләнгәненә үкенә. Ә кайнатам белән кайнанам Айратны көтә, малай гына булса ярар иде, дип телим.

Ул теләгем дә кабул булды, шөкер. Тик декрет ялына чыгасы көннәремдә, уйламаганда мәктәпкә Лилия килеп керде. Бизәнгән, киенгән, принцесса инде менә. «Нинди җилләр ташлады, уз», – дим. «Кешегә генә ышанмаган идем, кайткан идем, үзем килеп күрергә булдым. Бала көтәсеңмени?» – диде. «Күргәнеңчә», – дидем. «Ашыкмаска идең, Диләрә, мин ялгыштым бугай...»

– Ник, син бит бик бәхетле идең, Рузилгә никадәр авыр буласын белеп, ташлап киттең.

– Юк, мин бәхетсез түгел. Тик Артур айлар буе диңгездә, мин ялгызым. Син һәркөнне Рузил кочагында уянасың...

– Сиңа да бала табарга идең, иптәш булыр иде.

– Кирәге бар иде. Менә мине тапканнар да икесе ике якка китеп оя кордылар, әле ярый әби белән бабай үстерде. Мин аңладым инде хәзер, кешегә байлык, акча түгел, җылы оя кирәк икән. Син акыллы булдың, Диләрә, Рузилнең башын үзеңә борып та куйдың. Тик бик ышанма... Ул һаман мине ярата.

Ул тагын нәрсәдер әйтергә җыенган иде дә китеп барды. Кичен Рузил бик соң кайтты, көтә-көтә йоклап киткәнмен. Мине уятмады, залда йоклаган. Аңладым. Тик нервларымны бозмадым, Айратыма ярамас...

Вакыты җитеп, улым туганны белгәч, кайнатам белән кайнанам нишләргә белмәделәр. Әйтерсең сәмруг кошы тоттылар. Ул чагында таныклыкны тудыру йортыннан чыкканчы яздыралар иде. Кайнатам Арсланов Айрат Рузил улы дигән таныклык китереп биргәч, түбәм күккә тиде. Хак Тәгаләмә ялвардым: «Пар канатта үстерергә насыйп ит», – дидем. Ирем ике тапкыр гына килде. Лилия авылда, диделәр. Булмагае. Әле миңа ир кирәкми дә. Чәчәкләр белән килеп алдылар үзебезне. Мунча ягылган, әби-бабай, әни көтеп тора. Малаен күтәреп кереп бишеккә салды ирем. Әти-әнисенең шатлыгы аңа да күчте бугай: «Рәхмәт сиңа улыбыз өчен», – дип кочаклап яратты. Аннары, төнгегә кизү куйганнар, дип китеп барды. Аннары командировкалар башланды. Кайтты, китте. Тавышланмадым. Каршы алдым. Өс-башын юдым, үтүкләдем. Үпкәләп китәргә уема да китермәдем. Шулай кайта-китә яшәп, тагын бер малай табып куйдым. Рузил бу юлы рәтләп белмәде дә. Командировкасы озаграк – Лилиянең Артуры кайтып кергәнче булды. Танышлар, дуслар аптыраттылар инде: «Ник аларны карап ятасың, иреңнең хыянәтен белмисеңме әллә?» – диләр. Ник мин аларны карап ятыйм, алар мине карый. Балаларым караулы, тамагым тук. Ирсез хатын булып, йорт алып барганны күргәнем бар бит минем. Мине күреп, инде әни дә үкенә. «Син миннән акыллырак булдың, кызым, – ди. – Шундый уңган әтиеңне үз кулларым белән Саниягә бирдем», – ди.

 Ике малай тупырдашып үсә, Айзаты да абыйсыннан калышмый. Кайнатам бик ярата. «Нәселемнең җимешен биргән асыл ботагы син, кызым, – ди. – Тагын алып кайт, бер кыз да кирәк бит», – ди. «Булыр анысы да, Аллаһның рәхмәте киң, әти», – дим. «Китәргә уйлама тагын, – диләр. – Кайтыр әле, ул җилбәзәк янында күпме тора алыр», – диләр. Кайткалап китә инде үзе. Чыраемны да бозмыйм, каршы алам. Мунча ягылган, юындырам рәхәтләндереп, чабынырга ярата. Әти себеркеләрне бәйләп куя. Кайтып керүенә ике яктан ике малай килеп ябыша. Аларны ярата, иркәли үзе.

Әйбәт кенә укып бетереп, диплом алдым, укытучы булып эшли алам. Тик эшем яхшы, кирәк булганда кайнанам булыша, балаларны алып калып сессияләргә җибәрде. Аллага шөкер, ирем ташлап китте, кичермим, дип, әни янына кайтып, ирсез хатын булып, кирәк булганда кеше ирләренә ялынып тормыйм әле.

Инде Рузил белән Лилия бергә үк яшиләр, дип сөйлиләр. Тик балалары юк. Инде булмас та. Минем исәп бар әле. Ике баланы берьюлы сөннәткә биргәч, әти Рузилне чакырткан. Больницага алып барырга, алып кайтырга, балаларны куркытмыйча гына хирург янына алып керергә кирәк бит. Бу юлы бер атна торып китте ирем.

– Әнисе, – диде әле бу юлы, – син миңа рәнҗисеңдер инде. Мин ялгыштым бугай, – ди.

– Юк, – дим, – тамчы да юк. Яратам, бик каты яратам бит мин сине, Рузил. Кара әле улларыбызга, Раббым үзе биргән бүләк бит бу, исән-саулар, синең төсле чибәрләр, акыллылар. Әгәр мин сиңа үпкәләп китсәм, алар шулай бәхетле булырлар идеме? Боегып үсүләрен теләмим мин аларның. Мин хәзер әти белән әнинең үз балалары кебек. Күңелемне шулай ышандырдым. Әти дә әни янына кайтачак икән. Миннән гыйбрәт алган әни дә. Сезнең тормышка катышмыйм, яшисең килсә, яшә, кайтасың килсә, кайт, балаларның үскәнен күрмичә каласың. Бу юлы кыз алып кайтасым килә, – дидем иремә.

Шулай яшәдек инде, Аллага шөкер. Малайларның икесен дә укырга бергә керттек. Әтиләре үзе озатты. Шул елны Рузиләбезне дә алып кайттык. Теләгем кабул булды. Рузилне авыл Советы рәисе итеп куйдылар. Лилия белән арасын өзеп кайтты. Анысы Мәскәвенә киткән,тагын кайтмаса инде... Кайтса, кайтыр, Аллаһ язмаган эш булмас. Мин бәхетле бүген. Ике улымны мәктәпкә озатам да кызым белән өй җыештырабыз. Әбиле-кызлы мәш киләләр аннары.

Менә шулай гыйбрәт булырлык хәлләр була ул. «Авырткан җирдән кул китми, яраткан кешедән күңел кайтмый», – дия иде минем әби. Бөтенесен кешегә сөйләп булмый торган хәлләр дә була. Рузилнең Лилия белән йөргәнен белә торып, аларның бергә яшәгәнен белгән килеш иремне ай да кояш булып каршы алуны, озатуны сыер гына белде. Ул беркемгә дә сөйләмәде. Кайнанам, әллә елыйсыңмы, дигәч, юк, сыер койрыгы белән селтәнде, дия идем. Хәзер әйтә әнкәй: «Минем киленемә һәйкәл куярлык, – ди. – Лилиянең хыянәтеннән соң Рузилне ялгыш адымнан саклап калыр өчен кияүгә чыкты, аның хыянәтен белә торып, тормышыбызны бозмады. Нәсел дәвамчыларын тудырды, алар авыру булмасын дип, үз-үзен саклап яшәде. Тормышыбызның бөтенлеге өчен тырышты. Бик сирәкләрнең хәленнән килә торган эш бу, чын ана, чын акыллы хатын», – диде. Кайбер хатыннар бит әле иренең хыянәтен дә кешедән ишетеп йә куып чыгара, йә үзе китә. Ярый, иргә – хатын, хатынга ир табылыр, балалар ятим кала, аларның да кайсы ялгыш юлдан китә. Әтисе – әнисен, әнисе әтисен яманлап, дошманлаштырып үстерәләр. Хак Тәгалә гафу итүчеләрне сөям дигән бит. Ашыкмагыз, хатыннар, ашыкмагыз... Миннән үрнәк алыгыз, диясем килә.

Рузил дә тынычланган кебек, миңа тагын да тынычрак. Ике малайдан да артыграк Рузиләне яратты әтиебез. Кайтып керүгә әтисенә бөтен һөнәрләрен күрсәтергә торган кызын ничек яратмасын инде?! Хәзер дус кызларым миннән: «Диләрә, син ничек яшәдең шулай?» – диләр. Аларның да тормышы бик барып чыкмаганнары бар шул. Мин үземчә, дөрес яшәдем, дип уйлыйм. Парлы ялгыз, диләр. Юк, парлы кеше ялгыз булмыйдыр ул. Өмет дигән әйбер дә бар бит әле, аны сүндермәскә генә кирәк. Менә минем кебек, усаллык белән түгел, акыл белән эш итәргә. Элек берәү хатынын кыйнарга җыена икән дә, хатыны әйтә икән: «Әй җаныкаем, әллә зур кешеләр дә кыйнашамы? Без бит инде балалар түгел», – ди икән. Шуннан ир көлеп җибәргән, ачуы басылган...

Менә, Динә апа, минем язмыш, яз әле шуны «Безнең гәҗит»кә, гыйбрәт алырлык хәлләр бар ул дөньяда, – дип, сүзен тәмамлады Диләрә.

Динә КАМАЛЕТДИНОВА,

Буа районы, Иске Суыксу авылы

Комментарии