- 17.06.2012
- Автор: Искәндәр СИРАҖИ
- Выпуск: 2012, №23 (14 июнь)
- Рубрика: Татарча сериал
(Кереш сүз)
Хөрмәтле укучылар! Бу әсәрем китап булып чыккан иде инде. Ләкин, тиражы ике мең данә генә булу сәбәпле, күпләргә барып җитә алмады. Аны эзләп йөрүчеләр әле дә байтак. Шуңа күрә, әсәрне тулысынча газетабыз битләрендә биреп барырга булдык. Артык сораулар тумасын өчен бер серне чишәм – Алмазның прототибы мин үзем, ә Айсылу туташ минем хәләл җефетем була. Калганын, укыгач, үзегез чамаларсыз…
***
Юл буе сиренасын улатып барган төрмә машинасы туктап калды. Тоткыннар бер-берсенә карашты – килеп җиттеләр бугай! Тик берсе дә сүз катарга ашыкмады. Тынлык шундый дәрәҗәдә иде, Алмазның умыртка баганасы эсселе-суыклы булып, аркасына каз тәне чыкты. Ул, куркуын басу өчен, берәр ярык табып урамга карарга тырышты — ичмаса кайдалыгын белер иде. Күпме тырышса да, энә күзедәй генә бер тишек әсәре табылмады. Хәер, куркыныч җинаятьчеләр йөртелә торган төрмә машинасында тишек-тошык калдырмаслар шул — ядрә дә үтми бу броня аша! Моны ул болай да белә, бары тик тынычлану өчен, эш югында тун итәген уа тор, дигәндәй генә эзләнгән була. Башкалар тыныч, йөзләренә карап нинди хисләр кичерүләрен әйтеп тә булмый, битлек кигәннәр, диярсең. Аларның төрмә капкасын тәүге атлап керүләре генә түгел шул, нигә дулкынлансыннар?
Урам якта ниндидер тонык гүләү, тешләргә тиеп тимернең тимергә ышкылып шыгырдавы ишетелде — капканы ачалар. Шунда ук Алмазның башында язылачак романының беренче юллары туды: «Төрмә капкасы шыгырдап, ыңгырашып, тешкә тия торган авазлар чыгарып, теләр-теләмәс кенә ачылды. Әйтерсең, ташкапчыкның да бу языклы, терсәк тиңентен канга баткан җинаятьчеләрне кабул итәсе килми иде…»
Шәп чыгачак бу! Гәзит мәкаләләре сырлау тәмам туйдырган иде инде, менә, ичмаса кешеләр егылып укырдай әдәби әсәрлек тема табылды. Кем әле төрмәнең эченә үк кереп караган? Бу инде сәяси репрессия корбаннарының бер-берсенә «сез» дип дәшеп кенә сөйләшә торган элекке төрмә түгел — чып-чын җинаятьчеләр оясы! Алмазның кәефе күтәрелде. Күз күрмәгән, колак ишетмәгән, бары тик әдәби әсәрләр аша гына таныш булган төрмә аны инде куркытмый. Киресенчә, үз эченә дәшеп тора, ниндидер романтика вәгъдә итә.
«Мәхбүсләр төягән «воронок» эчкә узды. Төрмәнең авыр капкалары ыңгырашып ябылды. Тик инде бу ачылгандагы кебек авыр, теләр-теләмәс кенә ыңгырашу түгел, ә ниндидер шатлыклы аваз иде. Әйтерсең капкалар куркыныч җинаятьчеләрне үз куеннарына алып җәмгыятьне алардан аеруларына куанып җырлыйлар»…
Аһ шәп булачак бу! Мондый әсәрне Ркаил Зәйдулла да, Марсель Гали дә яза алмый — белмиләр алар төрмәне. Шулай да вәкарь белән өстән караган булалар бит әле. Имеш, син пешәр-пешмәс журналист кына, язучы түгел!
Ишектә ачкычлар шылтыравы баш-аягы белән иҗатка чумган Алмазны чынбарлыкка кайтырга мәҗбүр итте. Башта авыр тимер ишек, аннан соң рәшәткә ачылды.
— Первый пошел!
Беренче мәхбүс сикереп төште дә, кулларын артка куеп, башын иеп, аякларын тездән бөгә төшеп, машинадан читкә йөгерде. Тере коридор булып баскан автоматлы сакчыларның этләре команда биргәндәй шашып, чабучыны өзгәләрдәй үрсәләнеп өрә башлады. Боларга кеше бугазлау берни дә тормыйдыр.
— Второй пошел!
— Третий пошел!
— Четвертый…
Берәм-берәм машинадан сикереп төшәләр дә, барысы да чүгә төшеп, башларын иеп, кулларын артка куеп чабып китәләр. Алай азапланмасалар, үз-үзләрен кимсетмичә генә атлап барсалар ярамый микәнни соң?! Әллә кыйналудан куркалармы?
— Тринадцатый пошел! Тринадцатый пошел!!! Тринадцатый, твою мать!
Аңа дәшәләр бугай, үзе генә калган. Әнә, мәрхүмә әнкәсен дә искә ала башладылар, төшәргә кирәк. Алмаз машинадан сикереп төште дә, кулларын кесәсенә тыгып, ашыкмый гына юлдашлары янына атлады. Тик менә этләр генә җилфердәп баручы пәлтә чабуын эләктерердәй булып буылып-буылып өрәләр. Бала чактан эттән курыкса да, сер бирмәгән булып кыланды, кулларын баш артына куеп, башларын бот арасына ук яшереп, чүгәләп утыручы ишләре янына барып басты.
— Чүгәлә, твою мать!
Чиертсәң кан чыгарга торган кып-кызыл чырайлы, дуңгызныкы кебек кенә кечкенә күзле юан майор акыра икән.
— Тотарсың менә, биш тиенгә куян сатып йөриләр, ди анда…
Алмазның туктаусыз акырып торган дуңгыз күзле майорга да, буылып-буылып өргән этләргә дә, үз-үзләрен кимсеттереп, нәрсә кушсалар, шуны эшләргә әзер мәхбүсләргә дә ачуы чыга башлаган иде. Ул үз-үзен кимсетүгә юл куймас!
Көтмәгәндә генә сыртка килеп төшкән резин күсәк артык горурлык саклап торырга ирек бирмәде — мәхбүс тәгәрәп кенә китте. Әле егылгач та бераз типкәләп алдылар, бер эт ботыннан тешләде. Мондый тәрбиядән соң карышып тору урынсыз иде, көчкә буйсынырга, башын иеп башкалар кебек үк чүгәләп утырырга туры килде. Кимсенүдән күзенә яшьләр килсә дә, аларны йотты Алмаз. Ярар, ул монда озак тормас — тикшерү үтәр, гаепсезлеге расланыр да, чыгар. Менә шуннан соң күрсәтер ул аларга күрмәгәннәрен! Алар әле Алмазның кем икәнен белеп бетермиләр бугай…
Журналист таныклыгының төрмәдә арзан йөрүен аңлап җиткерә алмаган егет эчтән генә үч алу планнарын кора иде. Үзен кыйнаучыларны исендә калдыру өчен йөзләренә текәлеп-текәлеп карап ала. Монысыннан да тиз биздерделәр.
— Кая карыйсың, твою мать?! Башыңны күтәрмә!
Конвойчы саллырак дәлилләр өчен булса кирәк, сүзләрен резин күсәге белән сипләп куйды.
Мәхбүс сыны катып асфальтка йөзе белән капланды. Башка зеклар кымшанмады да. Алар шундый битараф иде, әйтерсең үз ишләреннән берсен кыйнамыйлар. Димәк, биредә бары үз-үзеңә генә ышанырга кала.
Конвой башлыгы белән юан майор мәхбүсләрне тапшыру-кабул итү эшләрен тәмамладылар булса кирәк, әмер яңгырады:
— Встать, руки за спину! Пошел!
Барысы да озак утырудан оеган аякларын язу мөмкинчелегенә сөенә-сөенә сикерешеп тордылар да, ишек алдындагы бердәнбер ачык ишеккә атладылар.
— В обезьянник, марш!
Эчтә аларны инде читлек ачып көтеп торалар. «Обезьянник» дигәннәре шушы була икән.
— Этого в холодильник.
Дуңгыз күзле майор кулындагы күсәге белән Алмазга күрсәтеп тора иде. Шунда ук шифоньер хәтле сержант читлеккә кереп баручы Алмазны пәлтә якасыннан тәкәллефсез генә эләктереп алды да, йөзе белән каршы як диварга борып бастырып куйды.
***
…Бер, ике, өч, дүрт. Кругом! Бер, ике, өч, дүрт… Алмаз үз-үзенә боерык бирә-бирә икегә өч метрлы камераны инде алтынчы сәгать үлчи. Утырып та карады, йөренеп тә карады, диварлардагы ментларга багышланган сүгенү сүзләрен дә укып чыкты. Кесәсендәге бер вак акча белән сыдырып үзе дә өстәде. Һаман килеп алучы юк. Әллә соң төрмә дигәне шушы камера буламы икән? Алай дисәң, монда бит ятар урын да юк. Бетон идәнгә беркетелгән артсыз урындык, ишек төбендәге почмакта җәмәгать бәдрәфләрендәге кебек идәнгә батырылган унитаз, аның өстендә үк бертуктаусыз суы тамып торучы кран. Алмаз аны инде әллә ничә тапкыр туктатырга тырышып карады, булмый. Җитмәсә, салкын да… Түшәм астына ук уелган кечкенә генә тәрәзәне өч кат рәшәткә белән ныгытканнар, бер генә кат булса да пыяла куярга башлары җитмәгән. Хәер, Дуңгыз майор «холодильникка» дигән иде бит. Димәк, бу әле бераз суытып алу гына. Мөгаен, тәмам катып-туңып беткәч, үзенең ялынуын көтәләрдер. Алмазның ниндидер бер китаптан укыганы бар: имеш, төрмәдә камера ишеген эчтән шакып, чыгаруларын үтенергә ярамый. Андый мәхбүснең ишләре алдында шунда ук дәрәҗәсе төшә. Димәк, түзәргә туры киләчәк.
Түзүе дә авырая башлады шул, суык тәмам җелегенә үтте. Әллә шакырга, бөтен төрмәләренә разбой салырга инде? Юк, түзүең хәерлерәк булыр. Югыйсә зеклар үз итмәсләр, төрмә кадәр төрмәгә кереп ике-өч атна утырыр да берни күрми кайтып китәр. Роман язар өчен ул гына җитми…
***
Чулпан тәвәккәлләргә булды. Ул ничек тә әнкәсен коткарырга, аның әҗәтләрен түләп бетерергә тиеш. Әниләре бит аларны укыту өчен, өч кызын аякка бастыру өчен тотынды бу эшкә. Башлап җибәрү өчен таныш бандитыннан зур гына акча алып торды. Баштарак эше уңай гына барса да, менә инде икенче тапкыр табыш юк, ә чыгымнар зур. Мәскәү артистлары залны тутыра алмасалар да, гаепне үзләреннән күрмиләр — реклама аз булган, шуңа күрә халык килмәгән, дип килешүдә каралган акчаны умырып алып китәләр. Беренче уңышсызлыкка очрау белән туктарга иде дә бит, юк, тыңламады әнисе, киләсе юлы әйбәтрәк булыр дип өметләнде. Тагын шул бандитлардан әҗәткә алып, артист чакыртты — зал яртылаш кына тулды, әҗәт тагын түләнмәде, үсте генә. Ә бандитлар акча таләп итә, процентлар түләтү, «счетчик»ка кую белән яный. Инде өйдәге бар алтын-көмешне, мал-мөлкәтне ломбардка илтеп тапшырдылар, барыбер әҗәтләрне каплый алмадылар — алтмыш мең сум калды. Гомере буе музыка укытучысы булып эшләгән, берүзе өч кыз үстергән әнкәсе моның кадәр акчаны кайдан алсын?
Алиментларны аз түләсә дә, өч баласын ташлап яшь хатын янына чыгып киткән атасының шактый хәлле кеше икәнен белә иде Чулпан. Барып ярдәм дә сорады, хәлне аңлатты. Юк, бирмәде, көлде генә. Имеш, инде алиментлар түли-түли дә мие черегән! Дус-иштән дә әҗәткә җыеп булмый, бар танышлары шул сәнгать тирәсендә кайнашучы хәерчеләр. Хәер, алар булса да бирми инде анысы… Бандитлар йә көн дә киләләр, йә телефоннан шылтыратып куркыталар. Инде әнкәсенә өч кызын да юл буена чыгарып бастырып фахишә итү белән янаганнар. Чулпан шунда ук чамалап алды — ул сеңелләрен бу хурлыктан коткарырга тиеш! Үзенең инде югалтырлыгы калмады, Театр институтында укый башлаган елны ук югары курс студентының юха теленә алданды… Хәзер эзе калмый. Юл чатына ук чыгып басу да авыр шул! Шуңа да «Афродита» төнге клубына килде ул, Жанетта исеме алып, стриптиз биергә иде исәбе. Җае чыкканда, зуррак акча тәкъдим итсәләр, йоклап та чыгар шунда… Аннан гына укасы коелмас, ә әнкәсен — әҗәттән, сеңелләрен хурлыктан йолып калыр.
Инде икенче атна читлек эчендә стриптиз бии кызый. Беренче көннәрдә чишенеп бетүе авыр, оялта иде, хәзер ияләнде. Кайбер исерек егетләр килеп трусик почмагына иллелек, йөзлек тә кыстырып киткәлиләр. Тик бу да аз шул, әҗәтне түләргә җитми. Аның да яртысын хуҗалар каерып калалар әле. Бу клубка башлыча яшьләр йөри. Аларның акчалары юк, булса да мәхәббәтне сатып алмыйлар – бушлае да тулып ята. Эх, берәр затлырак клубта биесәң икән ул, олырак яшьтәге байлар йөри торганында.
Чулпан үзе матур кыз, актриса буларак стриптизны да әйбәт бии. Затлырак клубка барса да, эшкә алырлар иде. Эзләнеп йөрергә вакыты гына юк. Бүген дә теге бандитлар иртә таңнан килеп керделәр, йоклап яткан кызларның өсләреннән юрганнарын ачып ташлап селәгәйләрен агызып карап тордылар. Әгәр әнкәсе киләсе атнага әҗәтен түләмәсә…
Бүген ул тәвәкәлләде: җәтмә әзер, аз гына уңышлы булсын! Аңа берәр баерак кеше баласы белән төн уздырырга, шуны көчләүдә гаепләп, төрмә белән куркытып, шантажлап акча табарга кирәк. Аннан соң ул бүтән стриптиз биемәс, әнкәсе дә музыка мәктәбенә кире кайтыр.
Чулпан үзе бии, үзе ишекне күзәтә — берәр таныш кеше килеп кермәгәе. Аннан соң ишек төбендә якты да, кем кергәнен күреп, кием-салымына карап ата-анасының байлыгын бәяләп була. Әнә, кап-карадан киенгән, күрер күзгә шактый ярыйсы гына кеше килеп керде. Яше дә егерме бишләрдә бар бугай. Димәк, эшли, кичке клубларга йөрерлек булгач, акчасы да бар. Корбан билгеләнде, инде ау саласы гына калды.
(Дәвамы киләсе санда.)БЕР УТЫРУ – БЕР ГОМЕР ,

Комментарии