Димчеләр…

(Хикәя)

Җәмиләнең ирдән аерылып, зур шәһәргә килеп урнашуына бер генә ел иде. Югары музыкаль белемле, иҗади күңелле яшь хатын буларак, хыялый омтылышларын тормышка ашыру, шәхес буларак үзен дөньяга таныту – аның өчен беренче планда. Кияүгә чыгу, махсус танышулар уенда да юк. Аңа уңыш елмайды. Килү белән диярлек, сәнгать дөньясына кереп, зур-зур исемле, дан казанган кешеләр белән аралаша башлады, иҗатта да яңа адымнар ясады. Иң зур отышы атаклы композитор Эмма ханым белән якынаюы булды. Ул аның талантын күрә белүе өстенә, берүземә яшәргә күңелсез дип, Җәмиләне үз фатирына яшәргә үк чакырды. Эмманың күп бүлмәле фатирында җыйнак кына, тыныч хатынның булуы сизелми дә иде. Үзенә зур ышаныч белән караган бөек ханымның ачуын чыгармаска тырышып, аның бар фикере белән килеште, хуплады Җәмилә. Өй эшләрендә дә булышты. Эмма аңа, чыннан да, иң акыллы, иң зур шәхес булып тоелды. Ул да Җәмиләне гел мактады, бөтен танылган шагыйрьләрдән дә өстен күрде.

Хатын янына бик күп иҗат кешеләре килә: кемнәр шигырь китерә, кемнәрдер җыр сорап мөрәҗәгать итә, кемнәр болай гына – атаклы кеше белән аралашып, сөйләшеп утыру өчен ишек шакый. Эмма Җәмиләне дә алар белән таныштыра. Хуҗабикәнең иң еш һәм көтеп алынган кунагы – бик чибәр, мәһабәт буйлы, яңа танылып килүче җырчы Роберт иде.

Эмма ханым, аның өчен, тырышып-тырышып яңа җырлар иҗат итә, аңа ошамаганнары гына башка җырчыларга эләгә. Композитор ханым бөтен дөньясын онытып Роберт мәшәкатьләренә чума, аңа фонограммалар яза, язмалар эшли, эфирларга чыгару кебек эшләр аның бик күп вакытын ала, кыскасы, ул аның өчен әнисе кебек борчылып йөри. Гәрчә, алар бер яшьтә булсалар да. Эмма аңа гашыйк иде.

Роберт артык тырышмый, бик шаян, көр күңелле, кызлар белән шаярырга ярата, Җәмилә ягына да бик еш шаян караш ташлый, комплиментлар да әйткәли. Эмма ханым алдында егетнең болай кылануы Җәмиләне еш кына сагайта, ни өчен дигәндә, Аллам сакласын, шундый бөек ханымның ышанычын югалту аның өчен зур югалту булыр иде.

Көннәрдән бер көнне Эмма ханымга массаж ясаучы килде. Рояль артында озак утырып ханымның умыртка сөяге тала иде, Җәмилә дә аның авырткан җирләрен язгалап карый, әмма профессиональ ярдәм башка шул. Роза бик җитез, тәвәккәл тотына, үзе дә ут кебек, телгә дә оста, кыскасы үз эшенең остасы.

Өстәл артында Җәмилә өчен көтелмәгән темага сүз башланды:

– Моны «срочно» кияүгә бирергә кирәк, – диде Эмма ханым, Җәмиләгә ишарәләп. – Синең танышларың күп бит, Роза.

Массажчы хатын, шунда ук аңлап, күптән көткән тема сыман, җанланып-җанланып сүзне күтәреп алды.

– Әйе, шундый чибәр туташ берүзе яшәргә тиеш түгел, мин аңа тиз табармын. И, эзләп тә торасы юк, минем иң якын күршем Нәсихулланы син дә беләсең ич, Эмма!

– Ә-ә, Носихчик исәнмени әле ул? Әйе, бик әйбәт! Ул бит өйләнмәгән! – Эмма ханымның йөзе балкып китте.

– Аның бер генә кимчелеге бар – ул бераз симезрәк. Анысы инде аз хәрәкәтләнгәнгә. Өйләнсә, тиз шиңәр, – диеп, башын артка ташлап көлде Роза. Ирне ир иткән дә, чир иткән дә хатын кыз бит, – диеп өстәде ул Җәмиләгә кискен караш ташлап.

Җәмилә дәшмәде. Хәтта аның кайда эшләвен, кемлеген дә сорарга кыймады, чөнки ул белә: бу ханымнар аңа изге теләктә, теләсә кем белән таныштырмаслар ич. Аннары, шундый дәрәҗәле Эмма ханым юк-бар затлар белән аралашмас.

– Кремльдә эшли, характеры әйбәт, ни әйтсәң шуңа риза, – диеште ханымнар бераздан.

Кремльдә эшләгәч, ул миңа, читтән килгән бер ярдәмчесез ялгыз яшь ханымга терәк булыр. Чиновник булса ни, чиновникларның да төрлесе була, нечкә, йомшак күңелле, сәнгатьне яратучылары, – диеп уйлап куйды Җәмилә. Югары белемле кеше буларак (Кремльдә шундыйлар гына ич инде), тупас та түгелдер, интеллигент кеше рәнҗетмәс. Туган ягымда, әнидә яшәп калган улымны да алып килермен, – диеп, бөтенләй хыялга чумды.

Алар бик тиз килештеләр. Ике димче дә, көлешә-көлешә, Җәмиләнең бәхете өчен матур юллар эзләде: очрашуны ничек оештырырга, артык сузмаска дип уйлаштылар. Җәмиләгә бу ике ханым шул минутларда иң якын кешеләр булып тоелдылар.

Роза: «Мин егет белән сөйләшкәч тә кичекмәстән хәбәр итәрмен», – диеп, көлә-көлә саубуллашып чыгып китте.

Көннәр үтә торды, булачак очрашу Җәмиләнең уеннан чыкмады.

Эмма ханымның артык исе китмәде, ничектер: «Розага шалтыратырга кирәк әле, Носихчикны ашыктырсын», – диеп әйтеп куйды. Җәмилә нинди күлмәк киясен, үзен ничек тотасын, аны ничек каршы аласын, ни белән сыйлыйсын уйлап борчылды. Мең сораулар… Күптән инде кибетләргә йөргән юк, кигән киемнәрнең дә фасоны искереп бара, – диеп уйлады ул. Шулай да Җәмилә югары зәвыклы хатын иде. Киемнәре заманча, үзе дә кызлар кебек. Матур тавышлы, җырласа да бар халыкның игътибарын җәлеп итә.

Ниһаятъ, көткән көн килеп җитте. Эмма ханым иртәнге чәй янында:

– Егетең бүген килә, кич белән әзер тор, – диде, ваемсыз гына. Җәмиләнең йөрәге жу килде, әллә нинди көчле дулкынланудан бит очлары кызарып китте.

– Эмма ханым, бәлки миңа берәр тәмле, милли ризык әзерләргәдер, – диде Җәмилә, үзен кулга алырга тырышып.

– Ул тәмле ашарга ярата, пешер алайса.

Җәмилә баш ватты: нәрсә әзерләргә соң?

– Бәлки, кияү пилмәне? Эмма ханым?

– Менә-менә, син бит авылда үскән, синең ул бик яхшы килеп чыгачак, – диде Эмма.

Җәмилә кибеткә чыгып, иң яхшы ит сайлап алып керде, бик тырышып фаршын әзерләде. Хәтта камырын да бик төгәл рецепт белән генә басып, бик вак өлешләргә бүлде. Ул булдыра алганча ваграк ясарга тырышты. Пилмәннәрне алдан ук ясап куйды. Әле үзенең дә әзерләнәсе бар иде. Ул көзге алдында бөтерелә-бөтерелә күлмәкләрен киеп карады. Ничек бөтерелмәскә ди, Кремльдә эшли бит, хатын-кызларны күп күргән! Җәмилә шәфталу төсендәге, алтын җепләр йөгертелгән герман блузкасы белән, классик итеп тегелгән озын итәген киде. Бу итәкне ул консерваторияне тәмамлаганда чыгарылыш кичәсенә тектергән иде. Чәче дә начар түгел, көдрәләре ярым ачык иңбашларына дулкын-дулкын булып төшеп торалар иде. Биек үкчәле түфли киде, Мисырдан алып кайткан хуш исле майлар сөртте, болай да күпереп торган иреннәрен тагын да ачыклатып, иннек тиерде. Булды, әзер сыман. Егет кенә соңара. Шундый җаваплы эштә булгач, бәлки, арып кайтып, бераз ял итеп тә алгандыр… Душ та керсә, кибетләргә дә кагылса… Андый кеше буш кул белән йөрмәс. Барысы да яхшы, килеп җитәр.

Шулвакыт ишектә кыңгырау тавышы ишетелде. Җәмиләнең йөрәге урыныннан кубардай булып тибәргә тотынды.

– Эмма ханым! Килде бугай, ачыгыз!

– Син нәрсә! Үзең ач! – Эмма ханым аңа артык тыныч шикелле тоелды.

– Мин дулкынланам, оялам, каушыйм, ача алмыйм!

– Ул сиңа килде бит, үзең ач, – диде Эмма, ниндидер салкынлык белән.

Җәмилә ишеккә таба атлады. Ул аякларын сизми иде. Алар камыр кебек, тыңламыйлар да. Ишек төбенә ул бик озак килгән сыман тоелды. Килеп җиткәч тә тукталып калды. Куллар тыңламый, алар ничектер авырайган. Ишекнең ачылганын Җәмилә сизми дә калды. Тик ишек төбендә ул көткән кунак түгел иде. Җәмилә җиңел сулап куйды.

– Гафу итегез, сез ишекне бутагансыз ахры, – диде ул, ишекне ябарга тырышып, әмма ир кеше китәргә уйламады.

– Юк, мин монда килдем, биредә мине көтәләр, – диеп мыгырданды ул, шарф итеп ураган искереп, уңып беткән шәл эченнән. – Гафу итегез, минем эштән кайтып барыш, – диде дә, кырык ямаулы, әллә ничә потлы сачинкәләренең карын кагарга тотынды.

Аның башында уңып беткән колаклы бүрек, килбәтсез, артык симез гәүдәсенә киелгән хан заманыннан калган сырма, салкыннан чепелдәп беткән күзләреннән яшь тамып бүрек читләренә, шәл чукларына бозланып каткан, кечкенә борыны бертуктаусыз юешләнеп тора, бит очлары пәрәмәч кебек кызыл…

Җәмиләнең бу ирнең ишектә ялгышуында шиге юк иде. Ул да булмады Эмманың кунакчыл тавышы яңгырады:

– Носихчик, без сине көтәбез инде, кер әйдә!

Җәмилә баскан урынында катып калды. Ул кузгала да алмады. Эмма, берни дә булмагандай, кыстый-кыстый, кунакны өйгә кертте, урынында катып калган Җәмиләне этеп, ишекне бикләп тә куйды.

Кунак сәләмәләрен тыныч кына салып, идәндәге линолиумга күз салып:

– Ярый, яхшы гына яталар, купмаганнар, – диеп мыгырданды.

– Носихчик, менә йокы бүлмәсендә дә алыштырырга иде, тагын килеп булышырсың дип өметләнәм, – диеп, кунакны аш бүлмәсенә әйдәде.

– Җәмилә, егет эштән кайтып бара, ашыйсы килгәндер, пилмәннәреңне әзерлә, – диеп команда бирде Эмма ханым.

– Кайда эшли соң ул? – диеп сорамый түзә алмады Җәмилә.

Егет үзе җавап бирде:

– Кремльдә! Урам себерүче! – диде ул горурланып.

Җәмилә үзен тыныч тотарга тырышты. Әллә чыгып йөгерергә микән, дигән уй да туган иде башында, әмма яхшысынмады. Ул кешенең бер гаебе дә юк бит, ярый, пилмән белән сыйланыр да китәр, – диеп, үзен тынычландырды.

Җәмилә акрын гына иң зур аш тәлинкәсен алып, пилмән тутырып, кунак алдына куйды. Эмма ханым да үзенә салып алды. Җәмилә, иртәдән бирле авызына берни капмаса да, тамагыннан ризык үтмәде. Кунакның бар игътибары тәлинкәдә иде. Ул шунда ук шабыр-шобыр йотлыгып ашый башлады, маңгаендагы тирләре дә тәлинкәсенә төшкәнен күрмәде, каршысындагы курчак кебек яшь хатынга да игътибар итмәде, ялт итеп шунда ук тәлинкәне ялтыратып та куйды. Җәмилә аңа тагын өстәп салды.

Ниһаять, ул акрынрак ашый башлады. Ашавын тәмамлауга, Эмма ханым залга йөгереп чыгып, талгын көй дә куеп җибәрде.

– Җәмилә, кунак белән бие әйдә! – диеп кычкырды ул.

Бу инде Җәмилә өчен түземлекнең чиге иде.

– Үзең бие, бик биисең килсә, – диеп, тиз генә киемнәрен элдерде дә чыгып йөгерде.

Тышта шундый матур кар ява, эре-эре кар бөртекләре болай да күз яшьләреннән юешләнгән энҗе битләреннән тәгәрәп, сөрмәләрен юа-юа җиргә тәгәрәделәр.

Бу Җәмиләнең олуг дөньяга аяк баскач, беренче ачы күз яшьләре иде. Бу күптән ышанган кешенең дә чын йөзен беренче тапкыр күрүе иде аның.

Наилә ЯХИНА.

Комментарии